Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия һәм Франция Донбасста киеренкелек артуына борчыла


Донбасста Украина хәрбиләре урнашкан җир
Донбасста Украина хәрбиләре урнашкан җир

Германия һәм Франция Украинаның көнчыгышында солых килешүе бозылуына борчылу белдерә.

Бу хакта 3 апрельдә ике илнең Тышкы эшләр министрлыкларының уртак белдерүендә әйтелә. Документта узган елның июленнән вәзгыятьнең әзме-күпме тотрыклануыннан соң киеренкелекнең көчәюе язылган.

"Без вәзгыятьне, аерым алганда, Русия гаскәрләренең хәрәкәтен якыннан күзәтәбез һәм барлык якларны да сабырлык күрсәтергә һәм тиз арада каршылыкны туктатуга тырышлык куярга чакырабыз", диелә текстта.

Март ахырында, Нью-Йорк Таймс чыганакларга таянып, якынча дүрт мең Русия гаскәренең Украина белән чик буендагы төрле урыннарында урнашуын хәбәр итте. Газета әйтүенчә, АКШ Кораллы Көчләренең Европа идарәсе күзәтү дәрәҗәсен "мөмкин низаг" тан иң югары дәрәҗәгә - "потенциаль котылгысыз низаг"ка күтәрде. Бу 23 мартта хәрби күнегүләр тәмамланганнан соң Русиянең үз гаскәрләрен чыгармавына реакциядән чыгып әйтелде. Социаль челтәрләрдә Мәскәүнең Брянски, Воронеж һәм Ростов өлкәләренә, шулай ук аннексияләнгән Кырымга өстәмә гаскәрләр җибәрүе турында хәбәрләр чыга башлады, дип яза "Немецкая волна". Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Русия хәрби көчләрне "үз җирлеге кысаларында" үз теләге белән йөртә һәм "бу беркемне дә борчырга тиеш түгел" диде.

Март ахырыннан ук, Украина гаскәрләре Донбасстагы сепаратистларның Мински килешүләрен бозып, вакыт-вакыт армия хәрбиләренә ут ачуын хәбәр итә. Үзбилгеләнгән дип йөртелүче "ДНР" һәм "ЛНР" вәкилләре, үз карамагында булган җирләрдә Украина армиясен ут ачуны көчәйтүдә гаепли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG