Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәгариф оешмасы башкала мәктәпләрендә туган телләрне укыту мөмкинлеген булдыру таләбенә җавап биргән 


Гомум фото
Гомум фото

Җавапта язылганча, аккредитацияләнгән укыту програмнары кысаларында Русия халыклары телләренә кергән туган телләрне укыту яки ул телдә белем бирү ФГОС нигезендә башкарыла.

Бу елның башында Мәскәүдә яшәүче Русия милләт вәкилләре, Мәскәү мәктәпләрендә туган телләрне укыту мөмкинлеген булдыруны сорап, Мәскәү мэры Сергей Собянинга һәм шәһәр Думасы рәисе Алексей Шапошниковка хат язган иде. Хатны имзалаган татар, башкорт, осетин, бурят, якут һәм башка милли иҗтимагый берләшмә вәкилләре арасында Осетиядән филология фәннәре докторы, профессор Тамерлан Камболов, хокук яклаучы Андрей Бабушкин, язучы Ринат Мөхәммәдиев, Русия фәннәр академиясенең көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов һәм башкалар бар иде.

Хат авторларының берсе - программист Наил Гыйльман шәһәр идарәсеннән җавап хаты килүен хәбәр итте. Хатта җәмәгатьчелекнең хөкүмәткә мөрәҗәгате башкаланың мәгариф һәм фән департаменты тарафыннан өйрәнелде, диелә.

Департамент җавабында туган телләрне укыту мөмкинлеген булдыруга карата анык кына уңай да, тискәре дә җавап юк. Хатны асылда мәгълүмати белешмә дип атарга була.

Җәмәгатьчелек соравы Мәскәү мәктәпләренә кагылышлы булса да, департамент республикалар турында искә алуны да кирәк тапкан, "Канунга ярашлы, Русиянең бөтен территориясендә дәүләт теле - рус теле, ә республикалар үз дәүләт телләрен билгеләргә хокуклы. Русия төбәкләренең үзендә яшәүчеләргә аралашу, тәрбияләү, белем бирү һәм иҗат итү телен сайлау хокукын бирүгә кануннар яки башка хокукый нормативлар кабул итәргә хакы бар. Русия җирлегендә урнашкан дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында республиканың дәүләт телен укыту яки ул телдә белем бирү кертелә ала. Мәгариф теле җирле кануннар белән идарә ителә", диелә җавап хатында.

Җавапта язылганча, аккредитацияләнгән укыту програмнары кысаларында Русия халыклары телләренә кергән туган телләрне укыту яки ул телдә белем бирү ФГОС нигезендә башкарыла. Шул ук ФГОСка ярашлы, Мәскәүнең белем бирү оешмаларындагы мәҗбүри укыту програмнарында "Туган тел" һәм "Туган телдә әдәбият" дәресләрен укыту каралган. Ата-аналарның соравы нигезендә, мәктәп шушы ике дәрес кысаларында билгеле бер телләрне укытуны оештыра. Мәктәпләр шулай ук белемнең эчтәлеген, укыту методикасын, технологияләрен сайлауда ирекле, диелгән департамент җавабында.

Боларга өстәп, Русиядә яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнүгә җәлеп итүдә проектлар гамәлгә ашырылуы искәртелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG