Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда халык санының табигый кимүе соңгы өч елда 11 мең кеше тәшкил иткән


2018-2020 елларда Русиядә халык саны 711 мең кешегә кимегән.

Татарстанда соңгы өч елда халык саны 11 мең кешегә кимегән. Шул ук вакытта республикага 11,5 мең мигрант килеп урнашкан. Шулай итеп, 2018-2020 елларда Татарстанда халык саны үзгәрешсез калган һәм 2021 ел башына 3,89 миллион кеше тәшкил иткән. Бу турыда РИА Новости уздырган тикшеренүдә әйтелә.

Русия халкы өч елда 0,5 процентка кимегән (711 мең кеше). 2020 елда халык саны кимүе 2019 ел белән чагыштырганда 18 тапкырга арткан. Үлемнәр күләме исә 18 процентка үскән диелә.

21 төбәктә генә халык саны артуы күзәтелгән. Иң зур күрсәткеч аннексияләнгән Акъярда – халык саны 16,8 проценка арткан. Ингушетиядә халык саны 5,6 процент, Ленинград өлкәсендә – 4,3 процент, Чечняда 4,2 процентка үскән.

Татарстан рейтингта 22нче урында. Аның халкы артмаган да, кимемәгән дә.

Русиянең 68 төбәгендә халык санының табигый сәбәпләр белән кимүе күзәтелгән, 54 төбәктә миграция нәтиҗәсендә халык саны азайган.

Экспертлар фикеренчә, 2021 елда илдә халык саны кимүе дәвам итәчәк, бу гаиләләрнең пандемия тәэсире аркасында тормышы начараю сәбәпле булачак. Моннан тыш, элек булган "демография чокырлары" тәэсире дә сизеләчәк диелә.

Татарстан министрлар кабинетының киләсе өч елга дәүләт биременнән күренгәнчә, республика җитәкчелеге халыкның сәламәтлеге күрсәткечләре кимер, үлемнәр саны да югары булып калыр дип фаразлый. 2019 елда Татарстанда үлемнәр 100 мең кешегә 11 үлем тәшкил иткән. 2020 елда коронавирус пандемиясе сәбәпле бу күрсәткеч 13,9 кешегә җиткән. Кабмин документында әйтелгәнчә, алдагы өч елда үлемнәр күрсәткече кимер, әмма барыбер пандемиягә кадәр булганча төшә алмас.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG