Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Левада": русияләрнең 29 проценты Навальныйга хөкем карары гадел түгел дип саный


Алексей Навальный.

Мәскәү, зур шәһәрләр һәм авылларда яшәүче яшьләр Навальныйга теләктәшлек белдергән.

Русияләрнең 48 проценты оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйга чыгарылган хөкем карарын гадел дип саный. 29 проценты сәясәтчене 2,5 елга колониягә җибәрү гадел карар түгел дип белдерә. 23 процент әлеге сорауга ни дип җавап бирергә белмәгән. Әлеге саннар Левада үзәгенең сораштыруы ярдәмендә ачыкланган.

Март ахырында уздырылган тикшеренү өчен сораулар "Ачык медиа" белән берлектә төзелгән.

Тикшерүдән күренгәнчә, Навальный мәхкәмәсенең гадел булмавы турында фикерне Мәскәүдә, зур шәһәрләрдә һәм авылда яшәүче яшьләр белдергән. 18-22 яшьлекләр арасында мәхкәмәнең бу карары белән килешмәүчеләр өлеше 50 процентка җитә. Шул ук вакытта кече һәм урта шәһәрләрдә мәхкәмәгә ышаналар һәм 52 процент респондент бу карар гадел булды дип санавын әйткән.

Кешеләрнең Навальный хөкеменә мөнәсәбәте аларның бу турыда мәгълүматны каян алуына бәйле, дип аңлаткан Левада үзәге мөдире Лев Гудков. Телевидениеда Навальныйны хурлау бара, шуңа телевизор караучылар аңа каршы мөнәсәбәттә. Мәгълүматны интернеттан алган кешеләр бу хәлгә башкача карый дигән эксперт.

Сәясәт галиме Аббас Галләмов Навальныйга 29 процент кеше теләктәшлек белдерүен бик зур сан дип саный, чөнки моңа кадәр аның рейтингы 20 проценттан да күтәрелгәне булмаган.

Кремль һәрвакытта Навальныйны бүгенге хакимияткә оппонент дип санамавын ассызыклап килә. Хакимият ВЦИОМ сораштыруларына сылтана, анда Навальный рейтингы 2 проценттан артмый.

2 февральдә мәхкәмә Алексей Навальныйны 2013 елгы "Ив Роше" җинаять эше нигезендә төрмәгә утыртты. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бу хөкем карары канунсыз дип таныды. Навальный ике ел ярым чамасы төрмәдә утырырга тиеш булачак.

31 мартта Навальный үзе янына чакырылган табиб кертүне таләп итеп ачлык игълан итте. Тоткын аркасы, аяклары авыртуга зарлана, моннан тыш, аны төнлә һәр сәгать саен уяталар, моны ул "йоклатмыйча газаплау" дип атады. Җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә (ФСИН) Навальный тиешле медицина ярдәме ала дип белдерделәр.

Март ахырында Навальныйга ул үзе ышана торган медицина хезмәткәрләрен кертүне таләп итеп меңнән артык табиб ачык хат язды.

Алексей Навальный тарафдарлары аны иреккә чыгаруны таләп итеп язын митинг уздырачакларын белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG