Accessibility links

Путин килер алдыннан Петербур форумы хезмәткәрләрен карантинга җибәрәләр


Владимир Путин
Владимир Путин

Президент сүзчесе Дмитрий Песков Путин форумда "видеоэлемтә аша түгел, килеп катнашачак" дигән иде. 

2021 елның июнендә узачак Петербур халыкара икътисад форумында "чиста мәйдан" булдырылачак. Анда форум хезмәткәрләрен ике атналык карантиннан соң гына кертәчәкләр. Бу хакта кисәтүләрне форумга җәлеп ителгән оешмалар ала башлаган дип яза Фонтанка.

"Чиста зона" бер көн эшләр дип көтелә. Басма моны форумга Русия президенты Владимир Путин килүе белән бәйли. Мартта президент сүзчесе Дмитрий Песков Путин форумда "видеоэлемтә аша түгел, килеп катнашачак" дигән иде.

  • BBC исәпләп чыгаруынча, пандемиядән саклану өчен президент эшләре идарәсенә 6,4 млрд сум бүленгән. Аның 1,2 млрд сумы хөкүмәтнең яшерен карарларына бирелгән. Әлеге акчалардан Кремль Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Сочи, Ялта һәм аннексияләнгән Кырымда кунакханәләрдәге обсервация өчен түләгән.
  • Узган атнада Путин "Россия" телеканалына интервьюда пандемия җәй ахырына бетәр дип көтүен әйтте. Элегрәк тә хакимиятләр коронавирусны җиңүләре турында әйтеп килде, ләкин пандемия чорында илдә үлемнәр саны дөньяда иң зурларыннан булды, ә вакциналаштыру дәрәҗәсе — Европада иң түбәннәреннән.
  • Кремль Путинга вакцина ясатылуы турында 23 мартта хәбәр итте. Аңа кайсы вакцина ясатылуы әйтелмәде. Матбугат хезмәте вакцина ясату фотолары яки видеоларын да таратмады. Башка дәүләтләр лидерлары кебек халык алдында вакцина ясатудан баш тартуны Путин "маймылланырга" теләмәү белән аңлатты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG