Яшел Үзәннең Тарихи мәчете эчендә мәетләр юыла дигән хәбәрне җәмәгатьчелеккә бу шәһәрдә яшәүче Зәйтүнә Короткова таратты, шуңа күрә башта аның үзе белән күрешеп сөйләштек. Зәйтүнә ханым мәчет эчендә мәетләр юылганын үзе күрмәгән булып чыкты. Танышым Тәнзилә әби күргәннәрен җиткерәсем килде, дип сүзен башлады ул.
"Тәнзилә апа тормыш иптәшен 5 гыйнварда җирләвен әйтте. Мәетне мәчеттә сигезенче кеше итеп юганнар. Кичке биштә җирләгәннәр. Үзе зарланмады. Алып китеп юдыруы уңайлы булды диде. Кичке якта җирләүгә генә зарланды.
Мәчет эчендә мәет югач анда чисталык була аламы?
"Мәетне мәчеттә юдылар," диде. Мин шуны аңлый алмыйм, мәетне ничек мәчеттә юарга ярый соң? Халык тиздән уразага керә, анда намаз укырга, авыз ачырга йөри. Мәет тә шунда юылгач, кеше дә шунда чәй эчкәч, мәчеттә нинди чисталык була ала инде?
Безнең шәһәрдә морг бик кечкенә һәм иске. Ни өчен шәһәрдә яңа морг ясамыйлар һаман? Кеше шуңа күрә мәет юдырырга мәчеткә килә дә инде. Әмма мәчеттә мәет юырга ярамый. Мәчет чиста урын булырга тиеш. Ә бәлки мәчеттә мәет юуу ул бизнестыр?" дип белдерде Зәйтүнә Короткова.
Мәчеттә мәет юуу бизнестыр ул дигән фикерне Азатлыкка шул ук шәһәрдә яшәүче Дания Перминова да җиткерде.
"Мәчет ишегалдында мәетләр ятканын үз күзем белән күрдем. Быелның февраль ае иде. Көндезге өчләр булгандыр, урамда ап-ак кар иде һәм аның өстендә мәетләр ята. Мәчет ишегалдында. Үтеп киткәндә үзем 5-8 мәет санадым.
Мәетне мәчеттә юдырырга, кәфенлекне мәчеттән алырга үгетли башладылар
Мәчеттә мәетне юып зур акча эшлиләр. Аны мөгаен мәчеттәгеләр администрация, полиция белән дә бүлешәдер әле. Моны кайдан чыгып әйтәм. 2019 елның 18 октябрендә минем әни үлде. Иң беренче булып мәчеткә шалтыраттым. Мәетне юар өчен махсус савыт сораган идем. Мине шунда ук мәетне мәчеттә юдырырга, кәфенлекләрне мәчеттән алырга үгетли башладылар. Әмма мин әнине өйдә юдырдым. Юуу савыты һәм комганнарны алып торган өчен мәчеткә 2 мең 500 сум түләдем. Минем әни үлеп ята, алар миңа башта акчаңны түлә, аннан әйберләрне җибәрәбез, ди. Укырга үземнең бабай булса да, алар үзебезнең бабайны җибәрәбез диделәр. Аларның бабайларын да чакырырга туры килде инде. Үземнең чакырган бабай алдында бик уңайсыз хәлдә калдым.
Аннан соң мәчет эчендә кешеләрне юарга ярамый. Казанда мондый хәл була аламы? Мәчет чиста булырга тиеш", дип диде Дания Перминова.
Короткова һәм Перминова әйткән мәчет Яшел Үзәннең Волгоград урамы, 48нче йортта урнашкан булып чыкты. Хәзерге вакытта мәчетнең түбәсе яңадан ябыла, мәчет хәйран искергән, кырыйларыннан өсләтеп калын тимер белән тарттырылып та куелган.
Мәчетнең ике капкасы бар. Берсе үзәк капка, икенчесе кырыйдарак. Үзәк капкадан ишегалдына узгач, ике ишек күренде. Уң яктагысы мәчеткә соңрак терәп салынган бинаныкы. Сулдагысыннан үттек. Анысы мәчеткә алып керде. Мәчет эчендә капиталь ремонт бара. Диварлар яңартыла, түшәмнәре инде ясалган. Хәзер кергән өлештә келәмнәр җәеп куелган, намазлар шунда укыла икән.
Мәчет эчендә Гомәр бабай белән сөйләшеп торган Дания Хәйруллина мәчеткә сәдака бирергә дип килгән булып чыкты. Азатлык сорауларына бик теләп җавап бирде.
"Минем әти бу мәчетне төзегән вакытта булышты. Менә хәзер ремонт ясала, мин шул ремонтка ярдәм итәргә килдем. Сәдәкамны китердем. Минем улым үлгәч, аны шушы мәчеттә юдырдык. Бик уңайлы булды.
Әмма монда мәетләрне мәчет эчендә түгел, махсус мәетханәсендә юалар. Мәчеткә терәлеп торган урын бар. Анда тәһарәт алу урыны да, суы да көйләнгән. Мәчет эчендә су юк бит. Су булмагач, мәетне ничек юасың инде. Ул урынның аерым урыны бар, мәетне шуннан алып керәләр, югач шул ишектән үк алып та чыгалар", дип сөйләде ул.
Мәчет нәүбәтчесе Гомәр бабай мәетләрнең кайда юылганын үз күзең белән күреп кит дип мәчеткә терәлеп торган тәһарәтханә һәм мәетханә белән таныштырды.
Мәет юыла торган урын чыннан да мәчеткә терәлеп тора, әмма аңа аерым ишектән керелә. Мәчет ишеге дә, мәетханә ишеге дә мәчетнең ишегалдына чыга.
Мәетханәнең кереш ишегеннән үтүгә уң якта бәдрәфләр, сул якта кул юу урыннары һәм алдарак тәһарәт алу урыны бар. Янында ук комганнар һәм сөлгеләр дә күренде. Сөлгеләргә урысча "Ислам - чисталык дине. Чын мөселман үзеннән соң пычрак калдырмый", дип язып куелган.
Бүлмәнең сул ягында өстә су җылыту җиһазы, астында кер юу машинасы тора. Аңа мәет юганнан соң, керләрне салып юдырабыз, дип аңлатты Гомәр бабай.
Алга таба узып тагын бер ишек аша кергәч мәет юуу бүлмәсенә үтеп була. Бу бүлмәдә мәет юуу өчен махсус савыт, юылган мәетне алып салып кәфенләү өчен агач сәке урнашкан. Сәке астында мәетнең баш астына салу өчен мендәрләр тора.
Тәрәзә янында юрганнар, җәймәләр өелгән, икенче якта халатлар эленеп тора. Шулай ук микробларны бетерә торган махсус җиһаз да куелган. Тәрәзә яртылаш ачылган, ят исләр әллә ни сизелмәде.
Мәетне өйгә барып юасы булса, барлык кирәк- яраклар тутырылган чемоданнар да әзер тора. Аларның берсе хатын-кыз мәете өчен булса, икенчесе ир-ат мәете өчен кирәкле әйберләр белән тутырылган.
Гомәр бабай әйтүенчә, мәет юган сулар торбалар аша агып чыгып мәетханә янында казылган чокырга ага икән. Ул чокыр тулгач, аны махсус техника килеп тутырып алып китә. Нәҗес сулары моннан беркая да агып чыкмый, өсте дә ябып куелган, дип белдерде ул.
Гомәр бабай белән бергә мәетханәне күрсәтеп йөргән Дания Хәйруллина, мәчет эчендә мәет юуу дигән сүзгә башта бераз аптырап калса да, китәр алдыннан бу сүзнең кайдан килеп чыгуын аңлатып бирде.
"Беләсезме, кешеләр туганнары үлгәч мәетне кайда юасыз дип сорыйлар. Без мәчеттә юабыз дибез. Мәчет дигәч, алар мәчетнең эчендә дип уйлый. Әмма мәет юуу урыны мәчет эчендә түгел бит, мәчеткә терәп салынган махсус урында, менә шуны алар мәчет эче дип аңлый инде. Монда шушындый мәет юуу урыны булу халыкка бик уңайлы. Мөселманнарны моргта юарга без риза түгел", дип саубуллашты ул китәр алдыннан.
"Җәмәгатьчелеккә таралган видеодагы сүзләр белән килешмим"
Мәчеттә өйлә намазын укытырга килгән имам урынбасары Җәлил Зиннәтуллин Зәйтүнә Короткова сөйләгән видеороликны караган булып чыкты һәм Азатлыкка әлеге видеода сөйләнгәннәрнең дөреслеккә туры килмәвен әйтте.
"Видеода әйтелгәннән аермалы буларак, бездә мәет юуу урыны мәчеттән аерым тора. Шулай ук пычрак сулар да канализация аша акмый һәм күршеләргә, урамга агып чыкмый. Ул махсус чокырда җыела һәм аны тулганнан соң машина килеп суыртып китә.
Мәетләр мәчет эчендә түгел, махсус мәетханәдә юыла
Мәет юганда санитария шартлары үтәлә, кер юуу машинабыз бар, мәет юылганда киелә торган халатлар һәрвакыт юылып тора. Аерым бармакчыклар, битлекләребез бар. Бездә мәет барлык шарты үтәлеп, мөселманча юылып соңгы юлга озатыла", диде ул.
Җәлил хәзрәт сүзләренчә, мәетханәдә мәет һәркөнне юылмый. Төрлечә була, кайчагында атнага бер булырга мөмкин, кайвакыт 2-3 көн рәттән дә була ала, ди.
"Гыйнварда берничә мәртәбә көненә өч мәет юылган чак булды. Ул көннәр елның кыска көннәре иде. Бездә бер мәетне юып әзерләп кую 40 минуттан алып бер сәгаткә кадәр вакыт алырга мөмкин. Кайвакыт зиратта каберләр күп булса, ул вакытта мәетләрне озату да соңарырга мөмкин. Көненә 15әр кабер казылырга мөмкин. Бу зират безгә карамый, шәһәр карамагында. Шуңа күрә без мәетне монда юып әзерләп куябыз, ә кабер әзерләнеп җитмәгән була. Ул көннәрдә кешеләр мәчет янында көтеп торды. Шуңа күрә соңарып, мәетне зиратка сәгать өчләрдә алып китү очраклары булды", дип ачыклык кертте ул.
Тарихи мәчет янындагы мәетханәдә ир-ат мәетләрен ике ир-ат, хатын-кызларны исә ике хатын-кыз юа икән. Алар барысы да татар абый-апалары, диде имам урынбасары.
"Бу абый-апалар мәетне юууның тәртибен белә торган кешеләр. Алар мәеткә тәһарәт һәм госел алдыралар, юалар, барлык шартын үтиләр. Әгәр тәһарәт һәм госел алдырылмаса, ислам кануннары буенча без мәеткә җеназа намазы укый алмыйбыз. 2020 елда үлүчеләрнең саны артты. Вирус белән авырмыйча үлүчеләрне дә әйтүем. Безгә коронавирустан үлгәннәрне юарга бөтенләй китермиләр. Аларны хәтта туганнарына да күрсәтмиләр.
Безнең мәчет мәетханәсендә аена уртача 13-17 мәет юыла
Безнең мәчет мәетханәсендә аена уртача 13-17 мәет юыла. Кайвакыт атна буена бер мәет тә булмаска мөмкин. Кайвакыт 2-3 көн рәттән үлүчеләр була. Көненә ике мәет сирәк булырга мөмкин. Шунысы гаҗәп, хатын-кызлар һәм ир-атлар бер-бер артлы үләләр. Кайвакыт 5-6 хатын кыз мәете булырга мөмкин һәм аннан 5-6 ир-ат мәете. Полоса кебек.
Кайвакыт безгә кешеләр килеп, безнең туганны моргта юдылар инде, ди. Әмма моргта ислам кануннары буенча тәһарәт, госел алдырмыйлар. Ә бу диндә мәеткә үтәлергә тиешле шарт булып тора. Моргта мәетне яргач, аның канын юдырып җибәрәләр дә христианнарны үзләренчә киендерәләр, мөселманнарны кәфенлиләр һәм шуның белән туганнарына бирәләр. Мәеткә моргта тәһарәт алдырмагач, без инде аңа җеназа намазы укый алмыйбыз", дип җиткерде ул.
Җәлил хәзрәт сүзләренчә, мәет юууны бизнес дип әйтү дөрес түгел, аның чыгымнары ун мең сумнан артмый.
"Безнең халыкта элек-электән мәетләрне юуучы махсус кешеләр булган. Туганнары мәет юган өчен аларны ризалаткан. Элек акчалата бирмәсәләр, киемләтә биргәннәр.
Мәет юууны бизнес дип әйтү дөрес түгел, аның чыгымнары ун мең сумнан артмый
Бүген бездә мәетне ике кеше юа. Мәет юган өчен аларга дүрт мең, ягъни икешәр мең сум бирелә. Кәфенлекне кеше үзенекен алып килсә, үзенекен кулланабыз, алып килмәсә, бездә булганны тәкъдим итәбез. Мәҗбүр итү юк. Бездә кәфенлек 1800 сум тора. Аннан соң су, суны җылыткан өчен электр, чокырдагы суны суырту чыгымнарын да исәпләсәк, мәет башына тагын 1500 сум алабыз", диде ул.
Җәлил хәзрәт мәчет тирәсендә чыккан сүзләргә җавап итеп, аңлашылмаган әйберләр булганда халык безгә килеп үзе мөрәҗәгать итсен иде, диде.
"Әгәр безнең яктан ниндидер ярамаган яклар бар икән, без аны һәрвакыт үзгәртергә әзер. Берәр вакыйгага ачыклык кертергә кирәк булса, безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Булмаган сүзләр белән мәчетне пычратырга ярамый", диде ул.
* * *
Яшел Үзән шәһәрендәге Тарихи мәчет 1980 елда төзелә башлаган. 1981 елда гыйбәдәткә ачылган. Бу төбәктә совет чорында салынган беренче мәчетләрдән. Мәчет халыкның сәдәка акчасына салынган. Гыйбадәт йорты төзелешенә акча җыюны оештырып йөрүче беренче мөтәвәллият рәисе Кыяметдин Мөхетдинов булган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!