Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель бүләге иясе, "евро атасы" Роберт Манделл вафат


Роберт Манделл.
Роберт Манделл.

1960нчы еллар башыннан бирле ул Европа күләмендә икътисади һәм валюта берлеге идеясен алга сөргән һәм евро акча берәмлеге кертү өчен аның теоретик нигезен эшләгән.

Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге лауреаты, Европаның уртак акчасын уйлап табучыларның берсе Роберт Манделл 88 яшьтә вафат булган. Бу турыда Колумбия университеты вәкиленә сылтанып Bloomberg хәбәр итә. Манделл бу уку йортының мәртәбәле профессоры булган.

Forbes язганча, Манделл 4 апрельдә Италиядә, Тоскана төбәгендә үлгән. Соңгы елларда галим шунда гомер иткән.

Роберт Манделл Европа өчен уртак валюта булдыру идеясе белән рухландыручыларның берсе дип санала. 1960нчы еллар башыннан бирле ул Европа күләмендә икътисади һәм валюта берлеге идеясен алга сөргән һәм евро акча берәмлеге кертү өчен аның теоретик нигезен эшләгән.

Нобель бүләген Манделл 1999 елда ала. Ул уртак валюталы зона уңышлы булсын өчен сыгылмалы базарлар, шул исәптән эш көче һәм капиталның ирекле хәрәкәт итүе зарур дигән фикер әйтә.

Галим шулай ук кече илләрның ачык икътисадының идеаль моделен булдыру өстендә дә эшли.

Манделл 1932 елда Канаданың Онтарио провинциясе Кингстон шәһәрендә туа. Ванкуверда, Сиэтлда һәм Лондон икътисад мәктәбендә укый. 1974 елдан алып гомер ахырына кадәр Колумбия университеты профессоры була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG