Быел "KazanSummit" халыкара икътисад саммитында мөселман модасы күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген Татарстан инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
"Яңалыкларның берсе – ислам модасы булачак. Без аны берничә ел элек уздыра башладык. Туй күләмәкләрен күрсәткән идек. Быел ислам модасына багышланган зур шоу үткәрергә ниятлибез. Төп партнерыбыз русия модельеры Валентин Юдашкин булачак. Ул мөселман стилендә берничә образ тудырачак", диде ул.
Узган ел коронавирус таралу сәбәпле "KazanSummit" халыкара икътисад саммиты уздырылмады. Быел аны онлайн һәм офлайн рәвештә үткәрәчәкләр.
"Бүгенге вазгыятькә карамастан, зур офлайн җыен, аерым секцияләр үткәрәчәкбез. Ул Роспотребнадзор таләпләрен исәптә тотып башкарылачак. Хәзер ислам илләре берләшмәсе оешмасының сәүдә-сәнәгать пулаты белән аралашабыз. Быел саммитта машина төзелеше кластеры юнәлеше булачак. Русиядән партнерлар күбрәк киләчәк", диде Талия Миңнуллина.
"Русия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021" җыены 28-30 июльдә узачак. Ул Русия белән ислам илләре арасында икътисадый мөнәсәбәтләрне көйләүче мәйдан дип санала. Беренче саммит 2009 елда узган иде. Ике ел элек үткән җыенда 72 илдән һәм Русиянең 38 төбәгеннән 3 мең ярым кеше катнашкан булган. Быел "KazanSummit"ның төп темасы – Хәләл лайфстайл, ягъни хәләл яшәү рәвеше дип аталачак.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!