Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф эшчәнлеге контрольгә алына: "җәмгыятьне кысуның яңа ысулы"


Архив фотосы
Архив фотосы

5 апрель Русия президенты Владимир Путин мәгариф-агарту эшчәнлеген көйләү турындагы канунны имзалады, ул быел 1 июньнән гамәлгә керә. Шул көннән башлап кешеләргә ниндидер өстәмә белем бирү өчен оештырылучы чараларның барысы да хакимият тарафыннан контрольдә тотылырга тиеш. Белем бирү тәртибен, формасын, аны ничек күзәтеп буруны хакимият билгели. Мәгърифәтчелек белән шөгыльләнүчеләр халыкара оешмалар белән хезмәттәшлек иткән очракта, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бу эшкә нигезләмә алырга тиеш була.

Русиянең Мәгариф турындагы канунына үзгәрешләр кертү тәкъдиме Русия думасына узган елның ноябрендә кертелгән иде. Әлеге канун өлгесе авторлары – 5 сенатор һәм 9 депутат – бу эшчәнлекне бары тик хакимият белән килешү нигезендә генә алып бару кирәклеген, бу Русиягә каршы көчләрнең эшенә дә киртә булачагын аңлатты. Мәгариф-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр чит илдән финансланырга, шул рәвешле Русиягә каршы пропаганда алып барырга мөмкин, имеш. Моннан тыш, мәгариф-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр халыкларның тарихы, милләт, дин һәм мәдәният темасына да дөрес булмаган мәгълүмат бирергә мөмкиннәр. Ә болар барысы да Русиядә кабул ителгән, дәлилләнгән гомум тәртипләргә туры килергә тиеш. Шуңа алар нинди генә юнәлештә белем бирсә дә, аларның эшен контрольдә тоту кирәк дип саный проект авторлары.

Русия фәннәр академиясе президиумы бу проектка каршы чыкты. Күп галимнәр әлеге канунның фән үсешенә киртә булачагын, халыкара фәнни элемтәләргә комачау итәчәген әйтте. "Троицкий вариант – наука" газеты үзгәрешләргә каршы декларация бастырды һәм аның астында 1700дән артык укытучылар, фән кандидаты, доктор булган галимнәр имзалады. Астрофизик Сергей Попов Change.org сайтында бу канунга каршы петиция бастырды һәм өч ай эчендә аны 230 меңнән артык кеше имзалады. Шуңа карамастан, 9 мартта бу канун икенче утырышта кабул ителде, 16 мартта өченче утырышта расланды. Галимнәр, матбугат, җәмәгатьчелек фикере – боларның берсе дә депутатларга киртә булмады. Русия фәннәр академиясе бу канунны имзаламауны сорап Путинга ачык хат та язды. Әмма 31 мартта канунны Федерация шурасы да раслады һәм 5 апрельдә ул Русия президенты тарафыннан имзаланды.

Татарстанда 2019 елдан бирле "Ачык университет" проекты эшли. Ул Дөнья татар яшьләре форумының "Акыл фабрикасы" проектыннан үсеп чыкты. Анда тарих, заманча мәдәният темаларына курслар узды. Бу эш татар телле милли университет булдыруга таба бер адым буларак күрсәтелде.

Шул университетта һәм башка чараларда тарихи, сәяси лекцияләр белән катнашучы Руслан Айсин бу канунны гражданлык җәмгыятен тагын да кысуның бер чарасы дип саный.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Бу канунны бик зыянлы һәм гражданлык җәмгыятен кысуның тагын бер ысулы дип бәялим. Ул, беренче чиратта дәүләттән бәйсез, автоном оешмаларның, шәхесләрнең эшчәнлегенә бәрә. Дәүләт шушы канун белән тагын бер кат үз идарәсенә кермәгән оешмаларга кулын суза. Бүген, мәсәлән, сәяси оешмаларда бәйсез структуралар юк диярлек. Ул юнәлештә махсус кануннар кабул ителгән инде. Шулай ук иҗтимагый юнәлештә, массакүләм мәгълүмат чаралары юнәлешендә дә шуның ише кануннар кабул ителде. Бәйсез журналистика белән шөгыльләнүне дә катлауландырып, шул кануннар аша бәйсез журналистларга басым ясауны булдырдылар инде.

Бу канунны бик зыянлы һәм гражданлык җәмгыятен кысуның тагын бер ысулы дип бәялим

Хөкүмәтнең чираттагы адымы – бәйсез аңлату, бәйсез пропаганда юнәлешен кулга алып, контрольдә тоту. Хәзер бит блогерлар да аудитория алдына чыгып үз фикерен белдерә башлады һәм билгеле бер көчкә әйләнде. Инде хәзер шулар да, онлайн чыгыш ясыймы, оффлайнмы, Мәгариф министрлыгыннан ниндидер рөхсәт кәгазе алырга тиеш булып чыгачак кебек, бу канун шуңа таба зур адым. Фикереңне аудиториягә чыгарганчы кәгазь алу, рөхсәт артыннан йөрүләрнең сәяси эшләр белән бәйле икәнен беләбез, аңлыйбыз инде. Әгәр син сәяси чыгышлар ясыйсың, сәяси темага кагылган лекцияләр укыйсың икән, димәк, махсус органнар тарафыннан игътибарга лаек булып чыгасың. Шуңа бу канун, кызганычка каршы, гражданлык җәмгыятенең тагын да кимсетелүен дәлилли һәм алга таба да шундый басымнар булачагын һәм аларның көчәячәген генә күрсәтә, - диде Руслан Айсин.

Казанда 10 елдан артык "Ихсан" тренинг үзәге эшләп килә. Анда телләр өйрәнелә, рәсем, тегү курслары алып барыла, төрле мастер-класслар һәм тренинглар үтә. "Ихсан" җитәкчесе Ләйсән Фәтхетдинова, канун механизмнары кыенлык тудырса, үзәкне ябарга да әзер булуын әйтте.

Ләйсән Фәтхетдинова
Ләйсән Фәтхетдинова

— Соңгы арада белем бирүчеләр бик артты: белгәне дә, белмәгәне дә укыта. Трендка кереп китте, бер җирдә өйрәнеп, икенче көнне үк укыта башлаучылар да бар. Бер яктан, моңа кысалар булса да комачау итмәс дип уйлыйм, чөнки укытучының тәҗрибәсезлеге аркасында күп укучылар зыян да күрә. Тик мин барыбер канун кертеп яхшы эшләгәннәр димим, менә шундый проблем бар дим. Әмма ул проблемны хәл итәбез дип, бөтен мәгарифкә зыян килүе бар анысы. Ә безгә килгәндә, мин әлеге канунның төгәл таләпләре белән танышыр идем: ни эшләргә тиеш булабыз, нинди форматта. Безнең укытучылар барысы да дистәдән артык ел тәҗрибәле, бәлки, ерып та чыга алырбыз. Әгәр инде көчтән килмәслек таләпләр булса, башка юнәлештә дә эшләргә була дип уйлыйм. Бу үзәк күбрәк минем шәхси идеямә таянып кына эшли, ябылырга туры килсә килә инде. Соңгы еллар тенденциясенә күрә, бу гаҗәп хәл дә түгел. Карантин вакытында эшләмәдек, аренданы барыбер түләдек, аннан кешеләр барыбер андый урыннарга йөрүдән куркып калды. Аякта басып калган оешмалар да тиздән ябылыр, мөгаен. Ә "идән астыннан" гына укытучы яшь инста-блогерларга берни булмас, - диде Ләйсән Фәтхетдинова.

Чаллы шәһәрендә 2019 елдан эшләүче "Urbantatar" берләшмәсенең "Тарихи бранч", "ЗЯБ" кебек проектлары да мәгариф-агарту эшчәнлеге белән бәйле. Анда төрле очрашулар, лекцияләр, шәһәрнең тарихи урыннарына экскурсияләр үткәрелә. Берләшмәнең җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәева бу канун турында ишеткән, петицияләр язылганын да белә һәм ул мәгълүмат таратуда җаваплылык булырга тиеш дип саный.

Гүзәл Әхмәтгәрәева
Гүзәл Әхмәтгәрәева

— Безнең командада социологлар, фән белән шөгыльләнүче кешеләр бар һәм алар, чыннан да, әлеге канунга бәйле чаң сукканнар иде, чөнки фәнни җәмәгатьчелек тә әлеге канунга каршы чыккан иде. Бер яктан бу канун яхшы да кебек, чөнки тирә-якта мәгълүмат шулкадәр күп һәм фән югарылыгыннан караганда, мәгълүмат тарату ул берникадәр җаваплылыкны да күзалдында тотарга тиеш. Ләкин икенче яктан, ул курку да түгел, ә шик тудыра, чөнки без күбрәк үз көчебез белән эшлибез. "ЗЯБ" проектында Чаллының ЗЯБ районында яшәүче кешеләре белән аралашып, Чаллы тарихын үзебез өйрәнеп йөрибез. Моны социаль челтәрләрдә дә яктыртабыз. Димәк, безнең эшебез дә ниндидер аң-белем таратуны күздә тота булып чыга. Шуңа без хәзергә көтү режимында, бу канун проекты буенча ниндидер конкрет механизмнар көтәбез, әлегә аның ничек булачагын, алга таба ничек эшләячәгебезне белмибез. Ул фәнне камилләштерү ягында эшләсә яхшы да бит, - диде Гүзәл Әхмәтгәрәева.

"Сезнең командада эшләүче социологлар һәм фән белән шөгыльләнүчеләр ничек чаң каккан иде?" дигән сорауга ул билгесезлек аркасында борчылуын әйтте.

— Ул безнең үзара сөйләшүләрдә калды, протест рәвешендә булмады. Ничек эшләрбез микән дип борчылдык, чөнки билгесезлек ул шундый борчу тудыра. Без әлегә билгесезлектә, - диде Әхмәтгәрәева.

"Авирта" бухгалтерлык ширкәте мөдире, үз өлкәсендә биш китап авторы Марат Сәмитов зур оешмалар белән эшли, салымнар һәм аларны оптимальләштерү, яңа эшмәкәрләр өчен рәсми теркәлү тәртипләре турында вебинарлар алып бара. Ул яңа канун нигезендә блогерларны да штрафка тартулар булып торачак дип саный.

Марат Сәмитов
Марат Сәмитов

— Мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кабул ителде һәм 1 июньнән гамәлгә керә. Мин аның белән бик яхшылап танышып чыктым, ул бик киң колачлы. Канунда "мәгариф програмнарыннан тыш белем, тәҗрибә, осталык бирүче, физик, рухи, тәрбияви юнәлештә мәгариф-агарту эшчәнлеге алып баручы дәүләт оешмалары, җирле башкарма хакимият, оешмалар һәм физик затларга" карый диелгән. Боларга барлык вебинар, мастер-класс, курслар, ниндидер каналда китап укулар һәм башкаларны кертергә була. Шулай да мин Рособрнадзор һәм Роспотребнадзор оешмалары блогерлар эшен контрольгә алып бетерә алыр дип уйламыйм. Чөнки алар бик күп һәм һәркайсын тикшереп бетерү мөмкин түгел.

Мин моны дәүләт тарафыннан куркыту формасы дип тә кабул итәм

Әмма шушы канун белән бәйле рәвештә физик затларны да штрафка тартулар булырга мөмкин. Бу бигрәк тә зур аудитория белән эшләүче блогерлар һәм экспертларга кагыла. Мәсәлән, берәр блогер хакимияткә каршы сүз әйтсә, аны шушы канун нигезендә җавапка тартып булачак. Мин моны дәүләт тарафыннан өстәмә көйләнеш барлыкка килү һәм куркыту формасы дип тә кабул итәм, - диде Марат Сәмитов.

Юрист Алмаз Сибагатуллин бу канунның уңай якларын күрмәве һәм моның чынлыкта интернет цензурасы булуы хакында сөйләде.

Алмаз Сибагатуллин
Алмаз Сибагатуллин

—Мин бу канунда бернинди дә уңай күренеш күрмим һәм ул дәүләт контролендә булмаган пабликларны, каналларны, структураларны контрольгә алу өчен эшләнгән дип уйлыйм. Телевидение контроль астында – цензура, масакүләм матбугат чаралары да карап барыла, ә менә интернеттагы яшьләр әле тулаем контроль астында түгел. Канун бик киң бирелгән, шуңа күрә интернеттагы бик күп белем бирүче каналлар канун тарафыннан контрольгә эләгә һәм аларның эшчәнлеген алып бару-бармауны хәл итүдә хакимияткә бик киң вәкаләтләр бирелә. Тиздән шушы канун белән бәйле актлар чыгачак, анда инде "мәгариф-агарту эшчәнлеге" төшенчәсенә нәрсәләр керүен, нинди кәгазьне каян барып аласын конкретрак күрербез, әлегә ул сорау ахыргача хәл ителеп бетмәгән. Һәр адымыңны хакимият белән килешү нигезендә эшләргә туры килүе дә бар. Ә ничек итеп, нинди шартларда килешәсен хакимият билгеләячәк. Күбрәк шул хакимияткә каршы сүз әйтүче, сәяси, дини нигездә мәгариф-агарту эшчәнлеге алып баручы оешмаларга басым ясарлар, әлбәттә, әмма уртак себерке астына бер гаепсез оешмалар да эләгергә мөмкин, - диде Алмаз Сибагатуллин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG