Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омбудсмен: Башкортстанда медицина ярдәме ала алмау сәбәпле үлем очраклары артты


Башкортстанның Кушнаренко район хастаханәсе.
Башкортстанның Кушнаренко район хастаханәсе.

Башкортстан омбудсмены республикада пандемия чорында килеп туган кыенлыклар медицина системындагы проблемнар аркасында булды диде.

Башкортстанның кеше хокуклары вәкиле Рим Каюмов белдерүенчә, 2020 елда ул халыктан биш меңнән артык мөрәҗәгать алган. Бу турыда ул Башкорстанның Дәүләт җыены – Корылтаенда дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм мәхкәмә сораулары комитеты утырышында сөйләде.

Омбудсмен сүзләренчә, кешеләрнең күпчелеге пандемия белән бәйле рәвештә мөрәҗәгать иткән. Алар медицина ярәменең сыйфаты, хастаханәләрдә яту тәртибе, санитар кагыйдәләр үтәлеше, чит илдән ватандашларны кайтару турында сораулар биргән.

Рим Каюмов фикеренчә, 2020 елда халыкның тиешле медицина ярдәме ала алмавы республикада үлемнәр саны артуга китергән.
"Хроник авырулар белән интеккән, планлы операция көткән кешеләр тиешле медицина ярдәме ала алмауга зарланды. Монда сәбәп медицина оешмаларын ковидка каршы көрәш өчен үзгәртүдә генә түгел, пандемия аркасында кертелгән чикләүләрдә дә. Минемчә, бу үлемнәр саны артуының бер сәбәбе булып торды" диде Каюмов.

Ул Башкортстанда пандемия чорында килеп туган кыенлыклар республикада медицина системындагы проблемнар аркасында булды диде.

"Сәламәтлек саклау системын оптимальләштерү, кешеләргә яшәгән җирләрендә медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирүче кечкенә хастаханәләрне бетерү дә соңгы рольне уйнамады. 2015 елдан республикада фельдшер-акушер нокталары 200 данәгә кимеде. Участок хастаханәләре өч тапкыр кимеде. Күп табиб амбулаторияләре төзекләндерүгә һәм заманча җиһазлауга мохтаҗ. Кадрлар проблемы да актуаль" диде кеше хокуклары вәкиле.

Ул 2021 елдан 2025 елга кадәр 500 дән артык сәламәтлек саклау объекты төзү планга кертелгәнен дә искәртте.

Аннан алда Рим Каюмов үзенең хисабында Башкортстанда авыл халкының аеруча фәкыйрь яшәвен хәбәр иткән иде. Омбудсмен биргән мәгълүматка карый, авыл халкының 70 проценты фәкыйрьлек чигендә яши. Моңа авылларда эш булмавы һәм хезмәт хакларының түбән булуы сәбәпче, диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG