Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөслимнең элеккеге җитәкчесе Илнур Әхмәтов эше мәхкәмәгә тапшырылган


Илнур Әхмәтов вазифасы вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә. Аның катнашында район казнасына 88 млн сумлык зыян килгән диелә.

Мөслим районының элеккеге җитәкчесе Илнур Әхмәтов үзенә карата белдерелгән гаепне таныган, хәзерге вакытта аның җинаять эше мәхкәмәгә тапшырылган. Бу турыда Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе хәбәрендә әйтелә.
Илнур Әхмәтов элек районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре пулаты җитәкчесе дә булып торган. Ул вазифасы вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә.

Тикшерү фаразынча, Әхмәтов 2020 елның маеннан августына кадәр канунсыз рәвештә муниципаль милекне гамәлдән чыгарган. Аңа кадәр май аенда "Татагролизинг" ширкәте районга гомуми бәясе 88 миллион сумнан арткан техника бүләк ителгән була.

"Гаепләнүче бу милекне бәяләп тормыйча гына казна балансына куйган, инвентаризация уздырмаган. Аннары бу техниканы файдалануга яраксыз дип таныр өчен документлар әзерләгән. Шуннан соң бу техниканы тимер ватыклары дип алдап, юк итәр өчен "Промвест" ширкәте белән килешү төзегән" диелә тикшерү комитеты бәяләмәсендә.

Нәтиҗәдә билгесез затлар тарафыннан Мөслим районы бюджетыннан 3,6 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм барлыгы 88 миллион сумнан да ким булмаган бәягә башка төр муниципаль милек урларга шартлар тудырылган дип саный тикшерүчеләр.

Илнур Әхмәтов үз гаебен тулысынча таныды дип хәбәр ителә.
Мөслим районы җитәкчесе Илнур Әхмәтов 2020 елның 20 октябрендә тоткарланган иде. Ул караклыкта һәм вазифасыннан канунсыз файдалануда шикләнелде.

Әхмәтовның моңа кадәр дә вазифасыннан канунсыз файдалану эше буенча тоткарланганы булган. Мөслимдә давыл вакытында сәүдә үзәгенең түбәсе кубып, бер хатын һәлак булгач, Әхмәтовны сәүдә үзәген куллануга кертүгә канунсыз рөхсәт бирүдә гаепләделәр. Ул берникадәр вакыт тикшерү изоляторында тотылды.

Татарстан министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров та Әхмәтовны тәнкыйть утына тоткан иде. Әхмәтов, үзе юл куркынычсызлыгы комиссиясен җитәкләгән килеш, машина тәрәзәләрен караңгылатып йөргән диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG