Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә танылган кырымтатар балетмейстеры Ремзие Баккал белән хушлаштылар


Ремзие Баккал (1926-2021)
Ремзие Баккал (1926-2021)

Ремзие Баккал - әтисе Усеин Баккал юлыннан китеп кырымтатар бию сәнгатенә зур өлеш керткән балетмейстер.

8 апрель танылган кырымтатар балетмейстеры, Таҗикстан халык артисты, Кырым дәүләт премиясе лауреаты Ремзие Баккалны җирләделәр. Аңа 95 яшь иде.

1926 елда Кырымда, кырымтатар хореографы Усеин Баккал гәиләсендә туган Ремзие Баккал әтисе юлыннан китеп, кырымтатар бию сәнгатенә зур өлеш керткен балетмейстер.

Биш яшеннән бии башлаган Ремзие 1940 елда, 14 яшендә Акмәчетнең М.Горький исемендәге рус театры сәхнәсендә әтисе Усеин Баккал куйган чегән сюитасында беренче чыгышын ясый.

1945-1947 елларда сөргенләктә Таҗикстанның Ленинабад (Сталинабад) шәһәрендә заводта эшли, аннары әтисе оештырган үзешчән ансамбльдә бии башлый. 1947-1960 елларда Ленинабадның А.Пушкин музыкаль драма театрында балет солистыннан башлап театрының баш балетмейстеры дәрәҗәсенә кадәр үсә, "Ләйлә һәм Мәҗнүн", "Фәрхәд һәм Ширин" кебек спектакльләргә биюләр куя.

1975 елдан башлап Ташкентта оешкан "Хайтарма" кырымтатар җыр һәм бию ансамбле белән хезмәттәшлек итә башлый, бию програмнары төзи.

1980 елда Мәскәүдә узган Олимпия уеннарында 250 кешелек коллектив белән уеннарның ачылышында катнаша.

1989 елда Кырымга кайткан Ремзие ханым Кырымтатар театры, "Кырым" дәүләт фольклор ансамбле, "Таврия" дәүләт ансамбльләре һәм башка иҗади коллективлар өчен биюләр сәхнәләштерә.

1993-2016 елларда "Хайтарма" кырымтатар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, баш балетмейстеры була. Бу чорда ул кырымтатар милли сәнгате хәзинәсенә кереп калган күп тамашалар куя. "Бахчасарай-Хансарай" вокаль-хореография композициясе аның иҗатының соңгы җимеше булды.

Ремзие Баккал — Таҗикстанның атказанган артисткасы, Таҗикстанның халык артисткасы, Кырым дәүләт премиясе лауреаты, төрле медаль һәм мактаулы кәгазьләр белән бүләкләнгән, "Гомер буе бию белән" ("С танцем по жизни") китабы авторы.

"Мине кырымтатар биюнең хәзерге хәле борчый. Безнең яшьләр бик тиз заманча биюгә күчеп баралар. Әлбәттә, ул да бүгенге көн мәдәнияте, мин моңа каршы түгел, ләкин безнең биюләрдә кырымтатар биюенең милли колоритын сакларга кирәк, аны сәхнә мәдәнияте белән баетырга кирәк", дигән иде Ремзие Баккал.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG