Узган тәүлектә Русиядә тагын 9 150 кешедә COVID-19 табылган. Көн саен теркәлә торган очраклар саны соңгы вакытта янәдән артуга таба бара. 7 апрельгә 8294 кешедә яңа төр коронавирус теркәлгән булса, 8 апрельгә бу сан 8672 кеше тәшкил иткән.
ТАСС мәгълүматынча, Русиядә коронавирус таралу коэффициенты җомга көнне 0,98 күрсәткеченә кадәр үскән. Мәскәүдә соңгы тәүлектә 2 421 кешедә COVID-19 табылган – бу гыйнвар ахырыннан соң иң зур күрсәткеч.
Пандемия башыннан Русиядә барлыгы 4 623 984 кеше коронавирус йоктырган. Тәүлек эчендә 402 кеше үлгән, аннан алда 365 кеше үлгән булган. Пандемия чорында бу чир барлыгы 102 247 кешенең гомерен өзгән.
Русия рәсми статистикасына карый, Татарстанда барлыгы 19732 кеше коронавирус йоктырган, 433 кеше үлгән. Соңгы тәүлектә тагын 34 кешедә бу чир ачыкланган.
Башкортстанда барлыгы 33294 кешедә COVID-19 расланган, соңгы тәүлектә 103 кешегә шушы диагноз куелган. Үлүчеләр – 390 кеше диелә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!