Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО хисабын баскан "Кырым" газеты өстеннән мәхкәмәләр дәвам итә


Бекир Мамутов

Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерришның хисабын баскан "Кырым" ("Къырым") газетын "Кырымтатар мәҗлесе — Русиядә тыелган оешма" дип күрсәтмәүдә гаеплиләр. Газет өстеннән мәхкәмә дәвам итә.

— Безнең бәйсез кырымтатар басмасы өстеннән шикаять язган Роскомнадзорның Кырымдагы бүлеге мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткәннән соң, инде берничә мәхкәмә утырышы узды, диде Азатлыкка "Кырым"ның баш мөхаррире Бекир Мамутов. Азатлык аның белән сөйләште.

— Газетны нинди маддә нигезендә гаепләмәкче булалар?

— "Мәгълүмат иреген явызларча куллану" дип. БМО генераль секретаре хисабын күчереп басканда "Мәҗлес Русиядә тыелган оешма" дип күрсәтмәгәнебезне сәбәп итеп Роскомнадзор газетны җаваплылыкка тартмакчы, ләкин безнең бернинди гаебебез юк. Башта мине Роскомнадзорга чакырып аңлатма алдылар. Моңа карамастан, Роскомнадзор протокол төзеп шикаятьне мәхкәмәгә юллаганнан соң мине мәхкәмәгә чакырдылар. Мин Роскомнадзорның язганнарына риза булмыйча өч кәгазь битлек каршылык мөрәҗәгате яздым.

— Сез нәрсә белән килешмисез?

— Беренчедән, алар 2020 елның 14 октябрендә газетта басылган материалны мәкалә дип билгели, ә ул мәкалә тугел, ул – БМОның иң югары җитәкчесенең рәсми хисабы. Болар икесе жанр ягыннан ике төрле нәрсә булганын исбатларга тырыштым.

Икенчедән, Нигә алар хисап ясаган кешенең, ягъни Гутерришның, исем-фамилиясен шикаятьләрендә күрсәтмиләр дә, безне гаеплиләр дигән сорау куям. Бу материалны икенче чыганаклардан алып башка басмалар да нәшер иткән иде. Әгәр дә материал башка матбугатта басылган булса һәм ул аннан күчерелеп нәшер ителсә, мөхаррир моның өчен җаваплы булмауны яздым.

Өченчедән, Гутерриш хисабында берничә урында "Мәҗлес Русиядә тыелган" дигән сүзләр дә бар. Без аның сөйләгәннәрен генә язабыз. Роскомнадзорның матбугатны күзәтү бүлеге дә бар икән. Алар минем өч сәхифә аңлатуымны өч көн укыганнар. Ни өчен алар шикатьләрендә Гутерришның исемен китермиләр, ә газетны гаеплиләр дигән сорауга җавап юк. Ул хисапта Кырымдагы хәлләр, кырымтатарлар белән бәйле төрле фактлар китерелә.

— Роскомнадзор вәкилләре мәхкәмәдә сезнең дәлилләргә нәрсә әйтә?

Хөкемдар мин китергән дәлилләргә нәрсә әйтергә белмичә каушап калган кебек тоела миңа

— Инде берничә мәхкәмә утырышы узды. Чираттагысы 31 мартта 1 сәгать чамасы дәвам итте. Роскомнадзор вәкилләре ни өчендер мәхкәмәгә килми, ә хөкемдар мин китергән дәлилләргә нәрсә әйтергә белмичә каушап калган кебек тоела миңа. Ул нинди карар чыгарачагына икеләнеп торган кебек. Миңа калса, ул Роскомнадзорга минем китергән дәлилләрне белдерәдер һәм, әгәр дә алар мәхкәмәдә катнашмаса, бәлки газетны аклаган карар чыгарырмын дип, аларны мәхкәмәдә катнашырга өндидер.

— Мондый фактлар Кырымда тагын бармы?

— Без интернетны ачып карадык, мондый фактларны гомумән таба алмадык. Әлбәттә, без сак булырга тиешбез, төрле фикерләрне белдерү – безнең конституцион хокукыбыз. Иң мөһиме – без ниндидер чакыруларга, өндәүләргә юл бирмәскә тиеш. Безнең газетны төрле сәбәпләрдән инде биш тапкыр кисәткән иделәр, ләкин без беркемне бернәрсәгә чакырмыйбыз, ә халкыбыз белән бәйле чараларга, мөһим мәсьәләләргә читтән комментарийларны бирергә тырышабыз, шулай ук Путинның чыгышларына да.

— Русиядә Мәҗлесне тыйдылар, дини сәбәпләрдән кырымтатарларны зур мөддәтләргә төрмәгә утыртулар туктамый, югалган дистәләрчә кырымтатар табылмый, "Авдет" газетын, "АТР" бәйсез кырымтатар телеканалын, "Мәйдан" радиосын, "Кырым хәбәрләр агентлыгы"н Роскомнадзор теркәүдән уздырмады, хәзер "Кырым" газеты эше мәхкәмәдә каралуы болар барысы бер чылбырның алкалары түгелме икән?

Аннары нигә бу милләт Русиядә яшәешеннән кәнәгать түгел дип гаҗәпләнәр

— Соңгы җиде елда кырымтатарларга аерым кеше буларак та, милләт буларак та басым туктамый. Әлбәттә алар без сезгә милли нигездә тимибез диләр, ләкин фактларны карасаң, нәкъ шулай булып чыга бит. Безнең әлегә милли җөмһүриятебез торгызылмаса да, Украина заманында безнең 100гә якын җәмәгать оешмалары эшли иде, без чыннан да Украинада ватандашлар җәмгыятенең оешуына бик якынлашкан идек. Хәзер исә мондый оешмалар аз калды, аларның тавышы да ишетелми. Хәзер без колониаль вазгыятьтәбез, безнең хокукларыбыз аяк астында. Безне идарә итәргә телиләр, аннары нигә бу милләт Русиядә яшәешеннән кәнәгать түгел дип гаҗәпләнәр.

— Сезнең фикерегезчә, кырымтатарларга басым җирле хакимиятнең эшеме яисә үзәктән килгән күрсәтмәме?

— Бу үзәк һәм җирле хакимиятләргә бәйле. Без яңа нәтиҗәләр чыгара алмабыз, чөнки бөтен нәрсә үзәккә бәйле. Әгәр Мәскәү кырымтатарларның хокуклары белән хисаплашкан булса, икенче төрле булыр иде. Русия Кырымга килгәннән соң Кырымдагы кырымтатар булмаган кайбер сәясәтчеләр җөмһүриятләр этник, милли нигездә бирелә дип, Кырымда кырымтатарларга җөмһүрият бирелер, Рефат Чубаров Кырым Югары шурасы рәисе булыр дип көткәннәрен язып чыкты. Кырымда барлыкка килгән җирле хакимият исә Мәскәүне ниндидер дәлилләр белән икенчә якка күндергән булса кирәк. Җирле хакимият кырымнар тыныч булуын теләсәгез дип, милли җөмһүрияттән баш тарту фикерен алга сөргән булса кирәк. Мәҗлес (Русиядә тыелган оешма) исә кырымтатарларны Русия карамагында булган Кырым хакимиятендә, төрле сайлауларда катнашмаска чакырды. Бу чакыруны әлегә беркем кире какмады, ул үз көчендә кала.

— Газета өстеннән чираттагы мәхкәмә кайчан узачак?

— Чираттагы мәхкәмә утырышы 20 апрельдә узачагы билгеләнде.

— Мәхкәмә газетны җәзалау хакында карар чыгарса, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыенмыйсызмы?

— Мин мәхкәмәдә Роскомнадзорның нәрсә сөйләячәген тыңларга телим. Миңа калса, алар ниндидер экспертны җитәкләп китерерләр. Алар гаепләгән мәддә нигезендә газетка 4-5 мең сум штраф җәзасы яный. Нинди карар чыгарырлар карарбыз, ләкин без, әлбәттә, төрле дәрәҗәдәге мәхкәмәләрдә хаклыгыбызны яклап көрәшне дәвам итәчәкбез. Мин бу мәхкәмәләр хакында хәбәрләр Гутерришның колагына да барып җитүен теләр идем. Бу үзенчә бер прецедент бит.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG