Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимә, мәгърифәтче Альта Мәхмүтова вафат


Альта Мәхмүтова (1937-2021)
Альта Мәхмүтова (1937-2021)

Галимәгә 83 яшь иде.

10 апрельдә тарихчы, мәгърифәтче, хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче Альта Мәхмүтова 83 яшендә вафат булган. Бу хакта Мәрҗани исемендәге тарих институты галимәсе Эльмира Сәләхова Facebook-та хәбәр итте.

Мәрхүмә иртәгә туган авылы Менделеев районы Бәзәкә авылында җирләнә диелә.

Альта Мәхмүтова 1937 елның 9 июнендә ТАССРның Бондюг (1963 елдан Алабуга, 1985 елдан Менделеевски) районы Бәзәкә авылында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, 2010 елга кадәр анда укыта, доцент була. "Татарларда хатын-кыз белеме өчен көрәш (XIX гасырның 90нчы еллары-1917 ел)" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Альта Мәхмүтова, беренче чиратта, XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында татар тарихының мөһим һәм катлаулы битләрен яктырткан галим буларак танылды. Аның хезмәтләре инкыйлабка кадәрге татар мәктәпләре, җәдитчелек, хатын-кызлар хәрәкәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте тарихы мәсьәләләренә карый.

Альта Мәхмүтова - тугыз китап һәм фәнни җыентыкларда, журналларда басылган күпсанлы мәкаләләр авторы.

Альта Мәхмүтова татар гендер тарихы буенча иң зур белгеч булып санала. Ул Татарстан тарихчылары арасында микротарих өлкәсендә беренче тикшерүчеләрнең берсе.

Азатлык аның белән соңгы тапкыр 2017 елда Казанда узган V Татар хатын-кызлар форумында сөйләшкән иде. "Бүген хатын-кызга сәясәт белән шөгыльләнергә берсе дә комачауламый, иҗтимагый эшләр белән, телисең икән, шөгыльлән! Тик без патриархаль җәмгыятьтә яшибез. Хатын-кызга зур дәрәҗәгә ирешү авыррак, әмма җитәкчеләрнең төп ярдәмчеләре – гүзәл затлар", дип сөйләде галимә ул вакытта.

Альта Мәхмүтова шулай ук Әгреҗе районында Иж-Бубый мәктәбен саклап калучылар рәтендә дә булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG