Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия президенты Кырымны кайтару програмына теләктәшлек белдерде


Владимир Зеленский һәм Рәҗәп Эрдоган.
Владимир Зеленский һәм Рәҗәп Эрдоган.

Владимир ЗеленскийТөркиянең Украина бербөтенлеген яклавы Киев өчен бик мөһим диде. 

Әнкара Киевның Русия аннексияләгән Кырымны реинтеграцияләүне күз уңында тоткан "Кырым платформасы" програмын хуплаячак. Бу хакта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Истанбулда Украина президенты Владимир Зеленкий белән очрашканнан соң журналистларга белдерде.

Эрдоган Төркия Украина белән хезмәттәшлекнең үсүе яклы диде. Хезмәттәшлек башка илләргә каршы юнәлмәгән. Әнкара Украина көнчыгышында киеренкелекнең артуына борчу белдерә һәм Донбасстагы вазгыятьнең Мински килешүләре кысаларында тиз арада җайга салынуына өметләнә дидед Төркия лидеры.

Владимир Зеленский үз чиратында Төркиянең Украина бербөтенлеген яклавы Киев өчен бик мөһим диде.

Сөйләшүләрдән соң Украина белән Төркия арасында Стратегик шура утырышы булды, ул тәмамлангач тарафлар бергә кабул ителгән декларация чыгарды. Документта, аерым алганда, Киев һәм Әнкара Украинаның бербөтенлеген халыкара танылган чикләрендә торгызу эшен дәвам итәчәк диелә. Моннан тыш, дәүләтләр аннексиядән соң ярымутрауны ташлап киткән кырымтатарлар тормышын яхшырту белән дә шөгыльләнәчәк.

  • 9 апрельдә Төркия һәм Русия президентлары телефоннан сөйләште. Владимир Путин Украинаның "чикләр сызыгында куркыныч провокацияләрне яңадан башлауга" карата борчылуын белдергән.
  • Соңгы вакытта Донбасста низаг тирәсендә вазгыять янә кискенләште. Украин чикләре янында Русия хәрби техникасы җыелу турында хәбәрләр килә. Русия хакимиятләре әлеге гаскәрләр бернинди дә куркыныч тудырмый дип тәкрарлый.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG