12 апрель Kazan Expo мәйданында Татарстан мөселманнарының VIII корылтаенда Камил Сәмигуллин янә республика мөфтие булып сайланды. Каршылар булмады, ул бертавыштан сайланды. Сәмигуллинны Татарстанның 30 мөхтәсибәте намзәт буларак тәкьдим иткән иде. Җәлил Фазлыев янә баш казый булачак. Сәмигуллин да, Фазлыев та бердәнбер намзәтләр иде, тавыш бирүгә башка кешеләр куелмады.
Корылтайда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан парламенты рәисе урынбасары, татар телен үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты. Корылтайга барлыгы 1500 имам сайланган.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәчетләренең татар телен саклауда зур өлеш кертүе турында белдерде, мәчетләрдә 15 мең кеше татар телен укуын әйтте.
Камил Сәмигуллинга 36 яшь, Татарстан мөфтие булып ул өченче тапкыр сайланды.
Корылтай алдыннан аңа карата тәнкыйть артты. Иң шау-шу тудырганы Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдиннең Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язган мөрәҗәгатенә бәйле булды. Гайнетдин Татарстан мөфтиен татар халкы арасына чит ил идеологиясен кертергә тырышуда гаепләде. Шулай ук Гайнетдин Татарстан Диния нәзарәте чыгарган Коръәннең татарча тәфсирен тәнкыйтьләде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!