Accessibility links

Илсур Метшин татар телен инглиз телен укыткан кебек өйрәтергә чакырды


Илсур Метшин.
Илсур Метшин.

Казанда туризм өлкәсендә эшләүчеләргә татар теле курслары башланды.

Казанда хезмәт күрсәтү һәм кунак итү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә татар телен өйрәтү курслары башланды. Казан хакимияте оештырган әлеге курсларга карата фикер белдереп, шәһәр мэры Илсур Метшин татар телен өйрәтүне системлы итеп оештырырга чакырды.

"Бу курслар "пшик" кына түгел. 2009 елда Казанда инглиз телен белү дәрәҗәсе нинди икәнен әйтеп торасым килми. Бөтен шәһәр белән бергә өйрәндек. Оештырдык, таксистлар да гап-гади сүзләрне булса да үзләштерде. Су спорт төрләре дөнья чемпионаты вакытында ике елда менеджмент, инглиз теле дәрәҗәсе үсте. Бүген зур булмаган кафе-ресторанда официант инглизчә сөйләшә ала. Татар теле белән дә бу эшкә системлы алынырга, дөрес форма табарга кирәк. Без бөтен Советлар берлеге белән инглиз һәм алман телен өйрәндек, ләкин тормышка кирәк булмаган грамматика гына үзләштергәнебезне аңладык. Сөйләм телен өйрәнер өчен уен формасы кирәк", диде Метшин.

Казанда туризм тармагы пандемиягә кадәрге чорга кайта, дип саный рәсмиләр. Быелның март аенда отельләр 51,5 процентка тулы булган. Бу ике ел элекке вакыт белән чагыштырып караганда, 2 процентка гына азрак. Май бәйрәмнәре вакытында кунакханәләр 70-90 процентка туры булыр, дип фаразлыйлар. Шул ук вакытта ике ел эчендә туризм өлкәсендә бәяләр 9 процентка арткан. Казанга килүче туристларның күпчелеге Русия кешеләре булыр дип көтелә. Рәсмиләр әйтүенчә, май аеннан Чехия, Маҗарстан, Греция, Латвия, Доминикана, Әрмәнстан, Азәрбайҗаннан авиарейслар күрсәтелгән. Ләкин чит илгә очышлар башлануы санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле булачак дип аңлатты түрәләр.

Казанда хезмәт күрсәтү һәм кунак итү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә татар телен өйрәтү курслары 5 апрельдән 5 майга кадәр барачак. Курсны тәмамлаучыларга махсус сертификат тапшырылачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG