Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балтыйк буе илләре беренче тапкыр Русиядән электр энергиясе алуны туктатып торды


Эстония, Латвия һәм Литва 2025 елдан энергияне Европадан алуга күчәргә җыена.

Балтыйк буе илләре Русия һәм Беларус белән тоташкан электр энергиясе боҗрасыннан чыгу өчен сынаулар уздыру кысаларында Русиядән энергия импортлауны вакытлыча туктатты. Беларус, Русия, Эстония, Латвия һәм Литваны үз эченә алган боҗра (БРЭЛЛ) эченнән Балтыйк буе илләре 2025 елда чыгарга җыена. Шуннан соң бу илләр үзләренең энергия системнарын кыйтгаи Европа һәм Скандинавия белән тоташтырачак диелә.

Коммерсант алган мәгълүматка ярашлы, 8 һәм 11 апрельдә Латвия Беларус һәм Литва арасында электр үткәрү линияләрен сынау рәвешендә сүндереп кую вакытында, сәбәпләрен аңлатмыйча, Русиядән энергия импортын туктаткан. Шушы гамәл аркасында Русия эчендә электр энергиясенә ихтыяҗ һәм бәяләр төшкән. Шул ук вакытта Русия энергетика министрлыгы Беларус һәм Литва арасында электр линияләрен өзү Русия энергия системы эшенә тәэсир итми дип белдерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG