13 прельдә Башкортстан диния нәзарәте җитәкчесе Айнур Биргалин мөфти булып сайлану чорында беренче тапкыр матбугат очрашуы уздырды. Анда төп тема Рамазан ае башлану булды.
Шулай ук ул Уфада җәмигъ мәчете төзелеше белән дә таныштырды.
"Мин мөфти булып сайланганчы төзелеш тукталган, нәзарәт бурычка баткан иде. "Имам Башкортстан" дигән хәйрия фонды төзедек. Аңа акчаларның каян кергәне ачык. "Урал" фонды да акча бүлә башлады. Бүген манаралар төзелеше төгәлләнеп килә. Җәен мәрмәр белән тышлау эшләре башланачак", диде ул.
Мөфти сүзләренчә, мәчет мөселманнар өчен гыйбадәт урыны булса да, ул туристларны җәлеп итү урыны да булачак. "Анда конфессияара аллея дә төзеләчәк. Яһүд дине, христиан һәм ислам билгеләре белән Адәм агачы куелачак. Бу билгеләр фонтанда берләштереләчәк. Анда су түбәннән өскә аккан кебек күренәчәк", диде Биргалин.
Мөфти 13 апрель башланачак Ураза турында сөйләп, бу чорда коронавирустан вакцина ясатуга уңай каравын белдерде. "Тәнгә кертеләсе даруда тукландыручы матдәләр, мәсәлән, глюкоза булса, ул вакытта зыянлы, әгәр ул дару икән, уразаны бозмый. Вакцина даруга карый, ул тукландыру сыйфатына ия түгел. Вакцина ясатканнан соң тән температурасы күтәрелеп, су эчәргә туры килүе бар. Ул очракта сәламәтлек турында уйларга кирәк. Рамазан аенда вакцина ясату уразаны бозу түгел. Ураза тотмаган көннәре өчен ул башка көннәрдә өстәмә ураза тота ала, диде.
Мөфти киләчәктә журналистлар белән даими очрашып торырга ышандырды.
Әр-Рәхим мәчете 2007 елда салына башлаган иде. Ләкин Башкортстан мөселманнарының диния нәзарате белән "Урал" вакыфы арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.
2018 ел азагында Башкорстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның "Урал" хәйрия вакыфы Уфада төзелеп килүче җәмигъ мәчетенә янә акча бирә башлаячагы турында билгеле булды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!