Accessibility links

Кайнар хәбәр

G7 Русиядән Украина чикләрендә провокацияләрне туктатуын таләп итә


Архив фотосы
Архив фотосы

Русия Украинага якын чикләрдә гаскәр туплый дип хәбәр ителде.

"Җиделек" илләре тышкы эшләр министрлары, Европа берлеге вәкиле Русиянең Украина чикләрендә һәм Кырымда гаскәрләр санын арттыруына карата борчылу белдерде. Алар Мәскәүне гаскәри көчләрен үстерүне туктатырга чакырды.

"Алан хәбәр итмичә гаскәрләрне шулай зур күләмдә күчерүләр тотрыксызлыкка китерүче гамәл булып тора" диелгән G7 илләренең уртак белдерүендә. Министрлар Русияне үзенең халыкара бурычларын истә тотып, киеренкелекне кичекмәстән киметергә, шулай ук Европа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) хәрбиләрнең хәрәкәт итүе ачык күренеп торырга тиешлеге турында принципларын үтәргә чакырдылар.

Русия хәрбиләренең бер урыннан икенче урынга күчерелүе хакында әле мартта ук хәбәр ителде. Хәрби көчләрне күчерү Русиянең Ростов һәм Воронеж өлкәләрендә һәм Русия аннексияләнгән Кырымда күзәтелә диелде.

CIT бәяләвенчә, Русия гаскәрләренең Украина белән чикләрендә тупланышы 2015 елдан соң беренче тапкыр шундый зур күләмгә җиткән. 12 апрельдә Украина президенты сүзчесе Юлия Мендель саннар китерде: Русия Украина чикләре янында һәм Кырымда 80 меңнән артык хәрби урнаштырды, диде.

Аңа кадәр рәсми танылмаган "ДНР" җитәкчелеге дә Киевны гаскәр ташуда гаепләде. Русия тарафлы сепаратистлар чикләре янында Украина йөзләрчә берәмлек авыр корал туплады дип белдерде.

Кремль Русия гаскәрләренең каядыр күчуе беркемне дә борчымаска тиеш дип белдерә. Шул ук вакытта Мәскәү Украинага янап, әгәр Донбасста сепаратистларга һөҗүм булса, моның нәтиҗәсе начар булачак дип куркыта.

Әгәр Киев Донбасста сугыш гамәлләре башласа, бу "Украинаның бетүенең башы" булачак дигән Русия президенты администрациясе башлыгы урынбасары Дмитрий Козак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG