Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда иҗтимагый оешмалар өчен субсидиянең иң зурысын Башкорт корылтае алган


Архив фотосы
Архив фотосы

2021 ел өчен барлыгы 20,2 млн сумлык субсидия бүленгән. Башкортстан татарлары автономиясенә 600 мең сум бирелгән.

Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров иҗтимагый оешмалар өчен дәүләт субсидияләре бәйге җиңүчеләрен раслаган. Бу хактагы документ 13 апрельдә хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде. 2021 ел өчен барлыгы 20,2 млн сумлык субсидия бүленгән. Әлеге акчалар мәдәният һәм сәнгать, милли һәм иҗтимагый-сәяси мөнәсәбәтләр өлкәсендәге програмнарны тормышка ашыру өчен бирелә.

Субсидиянең иң зурысын — 13,99 млн сумын Дөнья башкортлары корылтае (конгрессы) ала. Башкортстанның Урыслар җыены һәм Башкортстан татарлары автономиясенә һәрберсенә 600 мең сум бүленә. Чуаш мәдәнияте берлеге 100 мең сум ала алган.

Икенче урында Башкортстан язучылар берлеге - оешмага 2 млн сум бирелә. Тагын бер миллион сум Башкортстан халыклары ассамблеясенә тапшырыла.

Март башында Башкортстан башлыгының 2021 елга мәдәният һәм сәнгать әһелләре өчен грантлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле булган иде. Аерым алганда, шагыйрь, сәясәт эшлеклесе Шәехзадә Бабич музеен үстерү һәм Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин музеена экспозиция ясау өчен 150шәр мең сум бирелде. Күбрәк акчаны башкорт проектлары алды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG