Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишембай районы башлыгы Азамат Габдрахманов вазифасыннан киткән


Азамат Габдрахманов
Азамат Габдрахманов

Район җитәкчесенең килешү вакыты чыккан диелә.

Куштауда активистларны мәсхәрәләү һәм кыйнауда гаепләнеп, халык эшеннән куылуын таләп иткән Ишембай башлагы Азамат Габдрахманов вазифасыннан киткән. Бу турыда район хакимияте матбугат хезмәте мәгълүматына таянып Башкортстан басмалары яза.

Габдрахмановның бу вазифаны биләү турында килешү вакыты чыккан дип аңлатыла. Хәзергә ул район җитәкчесе вазифаларын вакытлыча үтәүче булып кала, якын көннәрдә район шурасы яңа намзәтне расларга тиеш була. Азамат Габдрахманов Ишембай районын 2019 елның февраленнән бирле җитәкләгән.

15 августта Куштау шиханын яклаучылар һәм Сода ширкәте яллаган кешеләр бәрелеше вакытында Габдрахманов экоактивистлар җәйләвен куып таратуда катнашкан диелде. Аның үз куллары белән җәйләүдәге чатырларны җимереп, активистларның шәхси әйберләрен туздырганы видеога төшереп алынган. Видеода битлек кигән Габдрахмановның активистларга сүгенү сүзләре белән кычкырганы күренә. "Мин үземнең районымда, ә сез килемшәкләр", ди Габдрахманов.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашуда Габдрахмановның китүе Куштау активистларының төп таләпләренең берсе булды. Хәбиров башта "үзебезнекеләрне сатмыйм" дип баш тартты, аннары Габдрахмановның кайбер башкорт милли хәрәкәте вәкилләре белән шәхси каршылыгы бар дип аның гамәлләрен аңлатырга тырышты. Хәбиров активистларга прокуратурага мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

17 августта Ишембайда район башлыгының вазифасыннан китүен таләп итеп берничә йөз кешелек митинг узды. 25 августта Башкортстан прокуратурасы Ишембай районы башлыгының гамәлләре канунга ярашлыгын тикшерә башлаганы билгеле булды.

Ишембай район шурасы депутатлары алдында Куштаудагы гамәлләрен аңлатканда Габдрахманов, үзен аклар өчен, "миңа сугышырга җыенган радикаллар белән эш итәргә туры килде" диде. Үзенең Куштауда активистлар җәйләвенә һөҗүмен сурәтләгән видеоларны ул "манипуляция һәм монтаж" дип атады. Андагы сүгенү сүзләре "Башкорт" оешмасы вәкилләренә генә кагылганын әйтте.

Габдрахманов кисәтү алу белән генә котылды. Габдрахмановның эшеннән китүен таләп иткән митинглар атна саен узып торды, аларның һәрберсендә 500ләп кеше катнашты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG