Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Тукайны искә алу пикетында татар телен яклауны сорадылар


Пикетка чыгучылар
Пикетка чыгучылар

Әлеге пикетны уздыру мөмкинлеге мәхкәмә аша гына бирелде.

Шагыйрь Габдулла Тукайның үлем көне булган 15 апрельдә Казанда аны искә алып пикет үтте. Активистларның бу пикетны уздыру гаризаларын Казан башкарма комитеты килештермәде. Чарага бер көн кала Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе башкала хакимияте карарын урынсыз дип тапты һәм пикетны уздыруга рөхсәт итте.

Хокукчы Алексей Златкин оештырган Тукайны искә алу пикеты Казанның Тинчурин паркында узды. Пикетта "Кичер безне Тукай. Безнең бүгенге көндә университет юк. Татар телендә урта мәктәп юк. Татар телен дәүләт теле итә алмадык. Татар халкы, татар теле упкын алдында тора", дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка, бу пикет белән үзләренең Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен тормышка ашыруны таләп итүләрен әйтте.

"Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 29 ел булды. Әмма безнең хакимият халыкның күзен буяп 8нче маддәне үтәми. Республикада бүген бары тик бер генә дәүләт теле - урыс теле генә хөкем сөрә. Елдан ел хәл тагын да начарая. Хәзер без чыннан да упкын алдына килеп җиттек. 10-20 елдан соң без теләсәк тә татар милләтен, татар телен торгыза алмаячакбыз. Урта мәктәпнең беренче сыйныфыннан урысча укыган татар баласы алга таба татар була алмый. Моны Татарстан президенты, мәдәният, мәгариф министрлары аңласын иде. Безнең төп таләбебез шул", дип белдерде Фәрит Зәкиев.

Пикеттагы шигар
Пикеттагы шигар

ТИҮ рәисе Тукайны бүгенге көндә татар халкының бер байрагы дип саный. Урыслар өчен Пушкин нинди мәгънәгә ия булса, татарлар өчен Тукай да шундый олы мәгънәгә ия, ди ул.

"Тукай ул татарның шагыйре булу белән беррәттән фәлсәфәчесе дә, татар әдәби телен тудыручы да, татарның бар әйбере дә ул. Ул безнең өчен бер үрнәк һәм горурлыгыбыз да", дип белдерде Фәрит Зәкиев.

Пикет бер сәгать барды, анда алты кеше шигарләр тотып торды, барлыгы 10лап кеше булды. Оештыручы Алексей Златкин янына дүрт полиция хезмәткәре килде, кайбер плакатларны, пикет темасына туры килми дип, ачтырмадылар.

ТИҮ рәисе сүзләренчә, бу пикетны уздыруны Казан хакимияте белән килештерү бик четерекле булган, Казан түрәләре активистларның ике гаризасын да кире каккан. Чараны оештыру бары тик мәхкәмә карары белән генә хәл ителгән.

Активистлар пикет уздыру турында Казан хакимиятенә ике белдерү хаты керткән иде, аларның икесе дә кире кагылды. Хокукчы Златкин бу карарларны 9 апрельдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә шикаять итте. Мәхкәмә 14 апрель кичендә Казан хакимиятенең Тукайны искә алу максатлы пикетны уздыру гаризасын килештермәүне урынсыз дип тапты һәм активистларга бүгенге пикетны уздыру мөмкин булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG