Accessibility links

Кайнар хәбәр

Любовь Соболь шартлы рәвештә бер ел төзәтү эшләренә хөкем ителде


Любовь Соболь
Любовь Соболь

ФБК юристы Любовь Соболь ФСБ хезмәткәре Константин Кудрявцев фатирына канунсыз үтеп керүдә гаепле дип табылды.

Мәскәүдә мәхкәмә Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) юристы Любовь Собольга карата хөкем чыгарды. Ул ФСБ хезмәткәре Константин Кудрявцев фатирына канунсыз рәвештә үтеп керүдә гаепле дип табылды. Мәхкәмә Собольны шартлы рәвештә бер ел төзәтү эшләренә хөкем итте, аңа шулай ук бер ел сынау вакыты бирелде. Сынау шартларын бозган очракта оппозиция вәкиле төзәтү эшләрен башкарырга мәҗбүр ителәчәк, хезмәт хакының 10 проценты дәүләт хисабына тотылып калыначак.

Тикшерү фаразынча, 2020 елның 21 декабрендә Соболь Константин Кудрявцев гаиләсенең Мәскәүдәге фатирына үтеп кергән. Янәсе, ул Кудрявцевның хатынының әнисен төртеп җибәргән, фатирны урап чыккан һәм китеп барган. Тикшерү Кудрявцевның үзен тапмаган һәм аннан сорау ала алмаган, ул бу эштә шаһит буларак та, зыян күрүче буларак та катнашмаган.

Соболь Кудрявцев фатирына шалтыратуын таный, әмма ул ханымга карата көч куллануын кире кага. Соңгы сүзендә ул Навальныйны агулау турында җинаять эше кузгатылмавын искәртте. "Миңа гаепләү хөкеме чыгачагына шигем юк, чөнки хөкем ителүче мин, ә Навалныйны агулаучылар һәм "Бердәм Русия" әгъзалары түгел" диде Соболь.

Узган елның декабрендә Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный Bellingcat ФСБ хезмәткәре Константин Кудрявцев дип атаган кеше белән әңгәмәсен интернетта чыгарды. Сөйләшүдән күренгәнчә, Навальныйны 2020 елның августында Русия махсус хезмәтләре агулаган. Кудрявцев агулы матдә Навальныйның эчке киеменә сөртелгән булуын сөйләде. ФСБ әлеге сөйләшү язмасын ялган дип белдерде.

Соболь 21 декабрьдә ФСБ хезмәткәре дип фаразланган Констатин Кудрявцев фатиры ишеге янында кулга алынды. Соболь Кудрявцевка сораулар бирер өчен барган булган. Моннан тыш, Навальный такымыннан тагын берничә кеше тоткарланды. Ул чакта Соболь полициянең кануни таләбенә буйсынмаган өчен 1 мең сум штрафка тартылды һәм өенә җибәрелде. Соңрак Любовь Собольне полиция тоткарлады, аңа каршы Русия Җинаять кодексының 139нчы маддәсе 2 бүлеге ("торак кагылгысызлыгын көч куллану яки аны куллану белән янау кулланып бозу") нигезендә эш ачылды.

(Коррупцияшә каршы көрәш фонды Русиядә "ят агентлар" дип аталган исемлеккә кертелгән. Оешма моның белән риза түгел).

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG