Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан кануннары барлык төбәкләрдәге кебек бертөрле итеп үзгәртелергә мөмкин


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Республиканың сәяси һәм милли үзенчәлекләре исәпкә алынуы сорау булып кала.

Русия Конституциясе үзгәртелгәннән соң Татарстан кануннары башка төбәкләрдәге кебек бертөрле итеп үзгәртелергә мөмкин. Бу хакта бүген Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент президиумы утырышында белдерде. Ул Идел буе федераль бүлгесенә кергән төбәк парламентлары башлыклары шундый тәкъдим белән Русия думасына мөрәҗәгать юллавын әйтте.

Мөхәммәтшин сөйләвенчә, әлеге мәсьәләне Идел буе федераль бүлгесенә кергән төбәк парламентлары берләшмәсе әгъзалары Саранскида узган утырышта күтәргән. Аерым алганда, Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачев Русия Конституциясе үзгәртелү сәбәпле төбәкләрдәге кануннарны үзгәртү бертөрле булырга тиеш дип белдергән. Моны ул бер үк нормаларга төрле аңлатма булмасын өчен кирәк, дип дәлилләгән. Мөхәммәтшин да бу тәкъдимне хуплаган.

"Федераль кануннарны яңадан кабул иткәннән соң төбәк кануннарына үзгәрешләр керткәндә төшенчәләргә төрле аңлатма бирүдән китәргә ярдәм итәчәк", ди Мөхәммәтшин.

Русия Конституциясе үзгәртелү сәбәпле милли республикалар Конституциясенә төзәтмәләр кертеләчәге әйтелә. Барлык төбәкләрдә дә кануннарга бер төрле итеп үзгәрешләр кертү Татарстанның сәяси, милли үзенчәлекләрне исәпкә алырмы – монысы хакында Мөхәммәтшин җавап бирмәгән.

Моңа кадәр Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның 300гә якын канунына төзәтмәләр кертергә туры киләчәк дип белдергән иде.

Русия Конституциясе үзгәртелгәннән соң Татарстанның Конституция мәхкәмәсе бетереләчәге билгеле булды. Моны юристлар, сәясәт белгечләре республиканың дәүләтчелеген юкка чыгару нияте дип бәяләде. Моңа кадәр Татарстан хакимияте өч тармакка — канун чыгару, башкарма һәм мәхкәмә хакимиятенә бүленә дип саналса, киләчәктә аның бер тармагы юкка чыгачак.

Моннан тыш, белгечләр мәгариф, мәдәният өлкәсендә югалтулар булачак дип саный. Алга таба Татарстан президент атамасын саклап кала алмаячак, дип фаразлый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG