Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дәүләтчелекне бетерү". Татарстан хакимияте өч тармакның берсен югалта


Татарстан Конституция мәхкәмәсе утырышы, архив фотосы
Татарстан Конституция мәхкәмәсе утырышы, архив фотосы

Татарстан Конституция мәхкәмәсен бетерүне юристлар, сәясәт белгечләре республиканың дәүләтчелеген юкка чыгару нияте дип бәяли. Моңа кадәр Татарстан хакимияте өч тармакка — канун чыгару, башкарма һәм мәхкәмә хакимиятенә бүленә иде. Киләчәктә министрлыкларны бетерү һәм төбәкләрне эреләтү фаразлана.

Русия төбәкләрендә Конституция һәм низамнамә мәхкәмәләре 2023 елга кадәр бетереләчәк. Бу турыда Русия думасының канун өлгесендә әйтелә. Киләчәктә республикага парламент каршында Конституция шурасы гына оештырырга мөмкин булачак. Бүген Конституция (низамнамә)мәхкәмәләре Русиянең 16 төбәгендә эшли. Татарстан Конституция мәхкәмәсенең төп бурычы – республиканың конституцион төзелешен саклау, кабул ителгән кануннар, хөкүмәт карарлары, президент фәрманнарының Конституциягә туры килү-килмәвен тикшерү.

Татарстанда Конституция мәхкәмәсе 20 ел эшли. Аңа кадәр 1990-2000 еллар дәвамында бу эшне Конституция күзәтчелеге комитеты башкарды. 20 ел эчендә Татарстан Конституция мәхкәмәсе 93 карар кабул иткән (шулар арасыннан 5 билгеле карар аста аерым китерелә - ред.).

2000-2010 елларда Татарстан Конституция мәхкәмәсе рәисе урынбасары булып эшләгән Әнәс Гатауллин әлеге органның иң актив эшчәнлеге 2000нче елларга туры килде ди. Владимир Путин хакимият вертикале оештыра башлаганда Конституция мәхкәмәсе аңа каршы торырга тырышты ди ул.

Әнәс Гатауллин
Әнәс Гатауллин

"Татарстан Конституция мәхкәмәсе беренче елларда бик әһәмиятле эш башкарды. Конституциянең 1нче маддәсенә, 4нче, 21нче, 91нче маддәләренә аңлатма бирде. Телгә бәйле мәсьәләне карады. Конституция мәхкәмәсе оештырылгач, сәясәтчеләр дә, гражданнар да активлык күрсәтте. Халык шикаять белән даими рәвештә мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Татарстан Конституция мәхкәмәсе карарын Русия мәхкәмәсендә раслатырга кирәкми. Ул кабул ителгәч, шундук үз көченә керә", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Аерым алганда, Конституция мәхкәмәсе Татарстанның суверенитеты турында язылган 1нче маддәгә, Татарстан ватандашлыгы, президентның ике дәүләт телен белүе, татар телен латин әлифбасына күчерүгә ризалык бирүе турында карарлар кабул итте. Ләкин соңгы елларда мәхкәмә хөкүмәт карарларының, Дәүләт шурасы кануннарының Конституциягә туры килү-килмәвен генә тикшерде. 2017 елда мәктәпләрдә татар телен укытуны ихтыярига калдыруга каршы сүз әйтмәде. 2016 елда мәхкәмә хөкемдары Рәшит Гафиятуллин 5 елга колониягә озатылгач, әлеге хөкем органының абруена тап төште диләр.

Әнәс Гатауллин Татарстан Конституция мәхкәмәсе юкка чыгарылачагы турында сөйләүдән баш тартты. Шулай ук мәхкәмә эшенә дә бәя бирмәвен әйтте.

"Өч тармактан икәү кала"

Татарстанның элекке юстиция министры (2004-2013), юридик фәннәр докторы, адвокат Мидхәт Корманов сүзләренчә, Татарстан Конституция мәхкәмәсенең юкка чыгуы Татарстан дәүләтчелеген бетерүгә тиң.

Мидхәт Корманов
Мидхәт Корманов

"Конституция мәхкәмәсен бетерү – дәүләтчелекне бетерү. Русия Конституциясенең 11нче маддәсендә республика хакимияте өч тармакка бүленгән дип язылган. Канун чыгару, башкарма һәм мәхкәмә хакимияте турында сүз бара. Шушы өч тармакка нигезләнеп, Татарстанны дәүләт дип йөрттек. Русия Конституциясенә үзгәрешләр керткәндә бу өлешләрне төшереп калдырдылар. Моңа кадәр дә бу мәхкәмәләр бетәчәк дип әйткән идем. Бу фикер чынга ашты. Мәхкәмә 2023 елга кадәр эшли ала. Ни өчен шул вакытка кадәр сузыла? Бу - карала башлаган эшләрне тәмамлар өчен бирелгән вакыт. Минемчә, Татарстан Конституция мәхкәмәсе озак яшәмәс, чөнки аларның эше өелеп ятмый. Бетә икән, аларны юкка чыгаралар. Хакимият бары тик канун чыгару һәм башкарма хакимияттән генә торачак", дип аңлатты ул Азатлыкка.

"Конституция мәхкәмәсе исем өчен генә иде"

Мидхәт Корманов Конституция мәхкәмәсе нәтиҗәле эшләде дип санамый.

"Ул зур мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итми иде. Алар Конституциянең 1нче маддәсенә аңлатма да биреп карады. Кызганыч, Татарстан Югары мәхкәмәсе бу карарны кулланмады һәм 2004 елда Конституцияне үзгәртү карары чыгарганда аның аңлатмасына бөтенләй игътибар итмәде. Бу мәхкәмәнең кирәге шул исем өчен генә иде", ди юрист.

Конституция мәхкәмәсенә кыюлык җитми дип саный ул. Мәхкәмә Татарстан президенты боерыкларын, парламент кануннарын гел хуплап килде.

"1991 елда Конституция күзәтчелеге комитеты Миңтимер Шәймиевнең бер фәрманы Конституциягә каршы килә дигән карар кабул итте. Шуннан соң мондый хәлнең кабатлануын ишетмәдем дә, күрмәдем дә һәм күрмәячәкмен дә. Республика Конституция мәхкәмәсенең Татарстан Дәүләт шурасы тиешле канун яки хөкүмәт дөрес карар кабул итмәде, президентның боерыгы канунга каршы килә дип әйтергә кыюлыгы җитмәс дип уйлыйм", дип сөйләде Мидхәт Корманов Азатлыкка.

"Заманында символик әһәмияте бар иде. Хәзер – юк"

Сәясәт белгече Наил Мөхәррәмов Конституция мәхкәмәсенең юкка чыгуын зур югалту дип санамый. Татарстан дәүләтчелеге мәхкәмә белән хәл ителми ди ул.

Наил Мөхәррәмов
Наил Мөхәррәмов

"Бу бернинди югалту булмаячак, чөнки аның вазифаларын Конституция шурасы башкара алачак. Сез кеше язмышына тәэсир иткән, мәгълүмат чараларында киң таралган мәхкәмә эшен искә төшерә аласызмы? Аның заманында символик әһәмияте генә бар иде. Хәзер артык юк. Конституция мәхкәмәсе булмаса, аны халык берничек тә сизмәячәк. Дәүләтчелек Конституция мәхәкәмәсе белән хәл ителми, ул башка хакимият институтларынан тора", диде Мөхәррәмов Азатлыкка.

"Киләчәктә республикаларны бетерү башланырга мөмкин"

Сәясәт белгече Руслан Айсин моны федераль үзәкнең системлы рәвештә алып барган унитарлаштыру сәясәте дип атый.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Кызганыч, бу үзәкләштерүнең, унитарлаштыруның бер адымы. Моңарчы федерализмга каршы һөҗүмнәр булды. Бу очраклы эш түгел, ә системлы рәвештә бара. Яңа кабул ителгән Русия Конституциясендә дә федерализмга карата маддәләр төшерелеп калынды. Федераль үзәкнең вәкаләте тагын да артты. Милли республикаларның Конституция мәхкәмәләрен бетерү федерализмнан калган кыйпылчыкларны юк итүне аңлата. Киләчәктә республикаларны бетерү, йә эреләтү эше башланырга мөмкин", ди ул.

Айсин сүзләренчә, Татарстанның көрәшергә сәяси юллары юк, бары мәхкәмәгә генә бирергә кала.

"Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, Якутия парламенты башлыгы да үз ризасызлыгын күрсәтте. Каршы көрәшергә бик авыр. Шулай да Русия мәхкәмәсенә шикаять итеп була. Каршы торырлык сәяси механизмнар чикле. Хокукый юлдан гына бару мөмкинлеге генә бар. Башка төбәкләр белән берләшү дә мөһим бу эштә. Мин хокукчы түгел, барлык нечкәлекләрен белмим, әмма бу уңайдан парламент үз сүзен әйтергә тиеш. Сәяси яктан көчле төбәкләр белән санлашмасалар, башка төбәкләр белән нәрсә булачак? Хәзерге кризис чорында төбәкләргә аеруча авыр. Федераль үзәк аларга басым ясый, аларның икътисады аксый, Мәскәү акча бирергә теләми. Төбәкләр үзләре җай табып кризистан чыгарга тиеш. Хокукы булмаган төбәкнең сәяси механизмы да булмый", диде Руслан Айсин.

Галим Азат Ахунов Татарстанга бу хәл белән ризалашырга гына калачак ди.

Азат Ахунов
Азат Ахунов

"Көтелгән вакыйга, бу турыда күп сөйләп килделәр. Моны суверенитетның бетүе, бәлки, аның үзгәрүе, яңа форматка күчүе дип кабул итәм. Хәзер телгә, сәнгатькә карата игътибарны арттырырга кирәк. Фән өлкәсендә мөмкинлекләр барлыкка килде, элек чикле иде. Мөстәкыйль Татарстан дип сөйләмибез, ләкин эш бара.

Бүген Конституция мәхкәмәсе, иртәгә республика министрлыклары бетәр дип уйлыйм. Бетәбез дип хафаланмаска кирәк. Тарих – ул спираль, вакыйгалар кабатлана. Бүгенге вазгыятьне үзгәртеп булмый. Каршы чыгарлык кешеләр юк. Җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, зыялылар – берсе дә сүз әйтми, димәк килешергә генә кала. Президент статусы өчен көрәшәләр бит, монда да шул юл белән китәргә кирәк. Республика, төбәкләрне туплап, Мәскәүгә аңлатырга була. Ләкин мондый эш барып чыгар дип уйламыйм", диде Ахунов Азатлыкка.

Татарстан Конституция мәхкәмәсе кабул иткән 5 карар

1. Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсенә аңлатма

Владимир Путин хакимият вертикален оештыра башлагач, Татарстан Конституция мәхкәмәсе төп канунның 1нче маддәсенә аңлатма биреп, карар кабул итә. Аны республиканың суверенлыгына шәрехләмә дип атыйлар. Мәхкәмә карарында язылганча, Татарстан үзенең булган вәкаләтләре белән мөстәкыйль рәвештә эш итә, Татарстанның вәкаләтләре тартып алына, чикләнә алмый.

"Русия карамагындагы һәм Русия белән Татарстанның уртак карамагындагы мәсьәләләрдән тыш, Татарстан дәүләт хакимиятенең (канун чыгару, башкарма һәм мәхкәмә) бөтен тулылыгына ия булуында чагыла";

"... Татарстан тулысынча ия булган дәүләт хакимияте Татарстан Конституциясендә билгеләнгән тәртиптә Татарстанның конституцион-хокукый статусын үзгәртүдән кала нинди дә булса башка юл белән Татарстанның үз карамагындагы эшләр буенча махсус вәкаләтләрен һәм Русия һәм Татарстанның уртак карамагындагы вәкаләтләрен тартып алу яисә яңадан бүлү белән киметелү яисә чикләнә алмавы". (татарча чыккан карардан алынды)

Чыганак: Татарстан Конституция мәхкәмәсе карары, 07.02.2003, № 8-П

2. Татар телен латин әлифбасына күчерүгә ризалык бирү турында

2003 ел ахырында Татарстан Конституция мәхкәмәсе Конституциянең 4нче һәм 8нче маддәсенә аңлатма бирә. Ул татар телен латин әлифбасына күчерүне Татарстан үзе хәл итәргә тиеш дигән карар чыгара.

Чыганак: Татарстан Конституция мәхкәмәсе карары 24.12.2003 № 12-П

Ләкин бер ел да узмый – 2004 елның 16 ноябрендә Русия Конституция мәхкәмәсе Татарстанда татар телен кириллдан латин имлясенә күчерүне тыя.

3. Татарстан президентының ике дәүләт телен белергә тиешлеге һәм Татарстан ватандашлыгы турында

2003 елның 30 маенда Татарстан Конституция мәхкәмәсе Татарстанның территориясе, президентның дәүләт телләрен белергә тиешлеге хакында һәм Татарстан ватандашлыгы төшенчәсенә аңлатма бирә.

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, Татарстанның территориясе бербөтен һәм кагылгысыз, чикләрне берьяклы гына үзгәртеп булмый.

Президент булып сайланучы затның ике дәүләт телен белергә тиешлеге языла.

Татарстан ватандашлыгы төшенчәсен республика Конституциясе, кануннары, хокукый актлары, Русия ватандашларының хокукы һәм җаваплылыгы белән Татарстанда даими яшәүче кеше дип аңлата. Мәхкәмә бу төшенчәне Татарстанның республика (дәүләт) буларак хокукый статусы дип бәян итә.

Чыганак: Татарстан Конституция мәхкәмәсе карары 30.05.2003 № 9-П

4. Митинглар уздыру турында

2015 елда Татарстан Конституция мәхкәмәсе митинг, урам җыеннары уздыруда булган катгый таләпләрне үз көчендә калдырды. Аңа кадәр Дәүләт шурасы митинглар, демонстрацияләр хакимият, мәгариф, гыйбадәтханә биналарына 50 метрдан да якынрак булмаска тиешлеге турында канун кабул иткән иде. КПРФ вәкилләре бу катгый таләпләр Татарстан Конституциясенә каршы килә дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Ләкин мәхкәмә бу шикаятьне кире какты. Шул рәвешле, 1989 елдан бирле Ирек мәйданында узучы Хәтер көне җыенын оештыруга да рөхсәт биелмәде.

Чыганак: Татарстан Конституция мәхкәмәсе карары 23.04.2015 № 62-П

5. Татарстан президентын сайлауда үз-үзен тәкъдим итүчеләрне катнаштырмау турында

Быелның җәендә Татарстан Конституция мәхкәмәсе президент сайлауда үз-үзен тәкъдим итүчеләрнең катнашу мөмкинлеген караудан баш тарту турында билгеләмә кабул итте. Сәясәтче Марсель Шәмсетдинов Татарстан президентын сайлауда фиркадә тормаган кешеләрнең намзәт буларак теркәлә алмавын шикаять итеп, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Аның фикеренчә, сайлау турындагы канун Татарстан Конституциясенә каршы килә. Ләкин мәхкәмә төбәк башлыгын сайлау Татарстан һәм Русиянең төп кануны белән хәл ителми, шуңа да бу мәсьәлә тикшерелә алмый, дигән билгеләмә кабул итте.

Чыгаганагы: Татарстан Конституция мәхкәәмәсе, 17.07.2020 №23-О

XS
SM
MD
LG