Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар ата-аналары Павел Шмаковны яклап Миңнехановка хат юллады


Павел Шмаков
Павел Шмаков

"СОлНЦе" мәктәбенең тарих укытучысы мөдир Павел Шмаковны җинаять җаваплылыгына тартуны, эшеннән алуны сорап, прокуратурага ике гариза язган иде.

Татар ата-аналары берләшмәсе Казандагы "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковны яклап, Рөстәм Миңнехановка хат юллады. Хатта алар Шмаков язмышына битараф калмаска, аның абруйлы исемен һәм намусын яклауда тырышлык куярга чакыра.

"Казандагы "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков өстеннән шикаять язылып, прокурорга тапшыру хәбәре татар теле язмышы өчен борчылучыларга аяз көнне яшен суккандай булды. Павел Шмаков чыгышларында аз дигәндә ана телен һәм урыс телен, мөмкин булса берничә тел белгән балалар тәрбияләү кирәген сөйләми калмый. Аның сүзләрендә бик күп ата-ана хаклык таба, арытаба, якын киләчәктә бу яктан ниндидер яхшы үзгәрешләргә өмет баглый башлый", ди хат авторлары.

Алар Павел Шмаков татар халкы өчен гаделлек символына әверелде дип саный. "Ул берничә ел элек прокурорлар Татарстан мәктәпләрен тикшереп, татар теле сәгатьләрен кыскартуны, укыту планнарын үзгәртүне таләп итеп йөргән көннәрдә татар теле дәресләрен яклап берүзе көрәшкә күтәрелде", дип искәртә хатны язучылар.

"Татарстан җитәкчелеген, депутатларны, аеруча республикада Конституция маддәләре үтәлүгә гарант булып торган Рөстәм әфәндене татарча тиешле дәрәҗәдә укытуны контрольгә алырга, татар халкы өчен кадерле булган Павел Шмаков язмышына битараф калмаска, аның абруйлы исемен һәм намусын яклауда тырышлык куярга чакырабыз", дип мөрәҗагать итә татар ата-аналары.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан тыш, ата-аналар хатны Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Татарстан депутатларына да юллаган булган. Татарстан парламентыннан җавап та килгән, анда Фәрит Мөхәммәтшин хат белән танышкан һәм ата-аналарга җавап бирер өчен, ул хатны прокуратурага җибәргән диелә.

"СОлНЦе" мәктәбенең тарих укытучысы Фәрит Нигамедзинов мәктәп мөдире Павел Шмаковны җинаять җаваплылыгына тартуны, эшеннән алуны сорап, прокуратурага ике гариза язган иде. Укытучы өченчесен дә язачагын һәм анда Шмаковның Русия хезмәт кодексын бозуы турында бәян итәчәген белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG