Accessibility links

Кайнар хәбәр

Павел Шмаков: "Миңа каршы гариза язучының татар кешесе булуын кабул итү авыр"


Павел Шмаков
Павел Шмаков

"СОлНЦе" мәктәбенең тарих укытучысы Фәрит Нигамедзинов мәктәп мөдире Павел Шмаковны җинаять җаваплылыгына тартуны, эшеннән алуны сорап, прокуратурага ике гариза язган. Укытучы өченчесен дә язачагын һәм анда Шмаковның Русия хезмәт кодексын бозуы турында бәян итәчәген белдерде.

Фәрит Нигамедзинов Татарстан прокуратурасына һәм тикшерү комитетына беренче гаризасын мәктәптәге укытучылар һәм укучыларның әти-әниләре исеменнән язган. Ул анда "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковны сигез пункт нигезендә тикшерүне сорый. Кыскача гына алганда, түбәндәге гаепләүләр белдерелә:

  1. Мәктәптә түгәрәкләр алып баручы укытучыларның күбесе рәсми рәвештә эшләми, медицина тикшерүе дә үтмәгәннәр, хезмәт килешүе төзелмәгән, хезмәт хакын да кулга гына алалар;
  2. Мәктәп мөдире ашханәдән ризык урлауда катнаша;
  3. Түгәрәкләр алып баручы күп укытучыларга хезмәт хакы түләнми;
  4. Шмаков коронавирус белән авырды, әмма өч атналык карантинны узмады, битлек кию режимын да үтәми;
  5. Татар телен яклавы Татарстанның һәм Казан шәһәренең рәсми хакимияте каршында индульгенциягә сәбәп булды һәм ул канун кысаларыннан чыгып муниципаль мәктәпне шәхси мәктәпкә әйләндерде. Башлангыч белем Русия мәгариф надзоры тарафыннан бирелергә тиешле лицензиясез алып барыла;
  6. Ул экстремистик җәмәгатьчелек – Татар иҗтимагый үзәге оешмасының (ТИҮ мәхкәмәдә экстремистик оешма дип бәяләнмәде - ред.) актив катнашучысы һәм аның лидеры, психик авыру Фәрит Зәкиевнең (Фәрит Зәкиевнең психик авыру диагнозы юк - ред) якыны;
  7. Мөдир үз урынбасары А.Маргулис һәм укытучы А.Абросимов белән мәктәптә хәмер эчте;
  8. Мәктәпнең хәйрия фонды белән ул үзе генә идарә итә.
Павел Шмаков Татар иҗтимагый үзәге корылтаенда чыгыш ясый
Павел Шмаков Татар иҗтимагый үзәге корылтаенда чыгыш ясый

Әлеге гаризаны язган укытучы аңа Шмаковның Татар иҗтимагый үзәге корылтаенда төшерелгән фотосын да теркәгән. Икенче гаризасын Фәрит әфәнде үзе исеменнән генә язган һәм анда ул мөдирне Татар иҗтимагый үзәге оешмасы эшчәнлегендә катнашуы, мәктәптә хәмер эчүе өчен җавапка тартуны һәм вазифасыннан алуны сорый.

"СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковның шушы гаризаларга мөнәсәбәтен белү өчен Азатлык аның белән элемтәгә керде.

Шмаков бу укытучы белән моңарчы бернинди каршылыклар булмавын әйтте һәм аны иң гаҗәпләндергәне – бу гаризаларны татар кешесенең язуы.

Ел ярым элек безгә эшкә урнашырга килде

— Юк, үзара конфликтлар булмады, бары тик бу кеше акрынлап менә шундый яктан ачылды. Ул – укытучы, фәннәр кандитаты, ел ярым элек безгә эшкә урнашырга килде, фәнни эшләрен күрсәтте һәм алар миңа ошады. Мин аңа атнага ике сәгать бирдем һәм ул тавыш-тынсыз шул ике сәгатен алып барды. Аннары сәгатьләр санын арттырдым. Былтыр без эшкә йөрмәгән өчен бер укытучы хатынны вазифасыннан алган идек, ул моның белән килешмичә мәхкәмәгә дә йөрде. Эшләре әле дә бара, район мәхкәмәсендә җиңелде инде. Хәзер ачыкланганча, ул ярты ел элек шул хатын белән танышкан һәм безнең мәктәптәге бар хәлләрне аңа сөйләп барган. Мәктәптән фотосурәтләрне, прокуратурага язган гаризаларны да аңа биргән. Монда мине иң гаҗәпләндергәне – бу кешенең татар булуы. Ул татар, татарча белә һәм минем татарларны яклавыма каршы чыга, Татар иҗтимагый үзәген экстремист оешма дип яза. Бу гаризалар шуңа да коточкыч күренеш һәм ул язганнарны уку бик авыр булды, ди Шмаков.

Эштән куылган укытучы дип Ольга Фролова хакында әйтәсезме?

— Әйе. Фәрит нәкъ менә аның ВКонтакте диварында үзенең прокуратурага язган гаризасын, мәктәптән фотоларны чыгарган. Ә шул ук социаль челтәрдәге үзенең шәхси сәхифәсендә алар юк, ул үз диварын саклый.

—​ Гаризаларның икесендә дә мәктәптәге эчкечелек турында да язылган, кайсы көннәрдә булуы да даталап күрсәтелгән. Бу факт ни дәрәҗәдә дөрес?

— Ул безнең бер укытучыдан мәктәптәге чарадан фотоларны сорап алган, анда өстәл тирәсендә 30лап кеше утыра һәм өстәл тулы җиләк-җимеш, тәм-том арасында бер шәраб шешәсе тора. Ул шешәдә шәраб та түгел, ә компот иде. Фотода күренеп тора: без чынаяклар белән чәй эчеп утырабыз, бернинди бокал, рюмкалар да юк. Ул шәхсән миңа менә шундый мөнәсәбәттә булса, бер хәл, ә шушы гамәле белән ул барлык укытучыларга каршы чыкты. Мәктәптә шулай җыелышып чәй эчү – гадәти хәл, билгеле, без анда хәмер эчеп утырмыйбыз. Гаризада пычрак сүзләр бик күп, мәктәпнең хәйрия акчасына iPhone да алганмын дип язган.

— ​Нигамедзинов мәктәптәге эчеп утыруларны видеоязмалар белән дәлилли алуын яза.

— Ул моны белә алмый, чөнки аның ул видеоязмаларны күрү мөмкинлеге юк. Мәктәптәге күзәтү системына керү өчен бер генә кешенең серсүзе бар.

—​ Башка хезмәткәрләрнең бу гаризаларга мөнәсәбәте нинди булды?

Фәрит Нигамедзинов гаризасы
Фәрит Нигамедзинов гаризасы

— Аларны да бу хәл бик тетрәндерде. Бу гариза һәм фотолар миңа гына кагылса, аңларга да була, җитәкчеләргә начар караш һәр оешмада бар. Ул бар коллективны шулай пычраткач, аларга бер дә рәхәт булмады, билгеле. Коллективта хәзер аңа карата караш үзгәрде, элек яхшы иде. Үзе эшли торган коллективка, бигрәк тә үз халкына каршы шулай сугышкач, бу инде бернинди чикләргә дә сыймый.

—​ Гаризада сезнең Татар иҗтимагый үзәге чараларына йөрүегез турында сүзләр күп. Мәктәп укытучылары моңа ничек карый? Моны начар күренеш дип кабул итүчеләр тагын бармы?

— Безнең коллективта бик дустанә, җылы мөнәсәбәт. Әлбәттә, минем белән бергә митингларга беркем дә йөрми, бу шәхси эшем һәм үз идеям гына. Берничә татар дустым хуплый, урыслар битараф. Коллективта милли мәсьәлә бөтенләй күтәрелми. Бездә татар да, урыс та, яһүд тә, украин да бар. Тел – ул дин яки әти-әнигә мөнәсәбәт кебек үк шәхси, эчке әйбер, аның турында кычкырып йөрмиләр.

—​ Ул сезнең эш сәгатьләрендә Татар иҗтимагый үзәге чараларына йөрүегез турында язган.

— Мәктәп мөдиренең көнлек эш графигы нормалы түгел. Мин анда бер-ике сәгатькә барып киләм, әмма мәктәптә кичке 8-9га кадәр дә эшләп утырырга һәм ял көннәремне дә эштә үткәрергә мөмкинмен. Иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр эшләргә дигән графигым юк.

—​ Бу гаризалар сезне эштән куу өчен махсус эшләнгән бер провокация дип уйламыйсызмы?

— Әлбәттә. Моны башкару өчен вакыт-вакыт омтылышлар булып тора. ВКонтактеда Ольга Фролова сәхифәсенә кереп карагыз әле, ул анда ачыктан-ачык үз максатының мине эштән алып ату булуын яза. Хәзер Фәрит тә аңа теләктәшлек белдерә.

—​ Мәхкәмә Татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип таныса, сезнең бу оешмага карата мөнәсәбәтегез үзгәрәчәкме?

Татар телен яклавымны да туктатырга җыенмыйм

— Юк, үзгәрмәячәк, бары тик тагын да саграк һәм уйлабрак сөйләшә башлаячакмын. Мин конкрет кешеләрне, конкрет эшне яклап чыктым һәм яклавымны дәвам итәчәкмен. Татар телен яклавымны да туктатырга җыенмыйм. Ул оешма беткән очракта да, бу проблем аның белән бетми бит. Бер оешманы бетереп халыкны телдән яздырып булмый, бу оешма булмаса, башкасы булыр. Мин Татар иҗтимагый үзәге митингларында булганда, анда аерым кешеләрнең экстремистик җөмләләре яңгырады, ул – дөрес. Әмма ул – аерым кешеләр. Урыс митингларына барсаң, анда да шовинистик сүзләр була. "РоСТ"ның ("Татарстан ата-аналар җәмгыяте") социаль челтәрләрдәге сәхифәсенә кереп карагыз әле, анда вакыт-вакыт шовинистик текстлар очрап тора. Андый аерым кешеләр татарда да, урыста да бар, әлбәттә, мин андый экстремистик сүзләрне беркайчан да хупламадым, ди Павел Шмаков.

Ул бу хакта үзенең Facebook битендә дә язган.

"СОлНЦе" мәктәбенең тарих укытучысы Фәрит Нигамедзинов белән сөйләшүдән аңлашылганча, бу гаризаларны ул Павел Шмаков аның дәресләр санын кыскарткач яза башлаган. Гомумән, мәктәп мөдиренең Татар иҗтимагый үзәге җыелышларына, митингларга йөрүен һәм бу гаризалар белән бәйле вакыйганың матбугатка чыгуын ул Павел Шмаковның пиар яратуы белән бәйләде. Прокуратурага өченче гаризасын да дүшәмбе көнне тапшырасын әйтте Нигамедзинов. Анысы инде мәктәптәге финанс мәсьәләләр хакында булачак.

Фәрит әфәнде, моңарчы сезнең мәктәп мөдире белән шәхси низаглар бар идеме?

Дәресләрне минем ризалыктан башка 2 сәгатькә калдырганнар

— Бу елның 21 мартына кадәр аның белән бер низаг та булмады. Аның белән тигез, нормаль мөнәсәбәттә булдым. Гыйнвар аенда безнең мәктәпкә Красноярски өлкәсеннән урыс милләтле бер хатын килгән иде, күрәсең аңа минем дәрес сәгатьләре кирәк булган. Шмаков миңа 21 мартта, якшәмбе көнне, 15:09 сәгатьтә телефоннан шалтыратып сәгатьләремне кисүе турында хәбәр итте. Бу бер дә матур күренеш түгел. Кешене кабинетына чакырып, сөйләшеп әйтергә кирәк иде. Минем ризалык белән 1 сентябрьдән атнасына 6 сәгать дәрес куйганнар иде, ә хәзер дәресләрне минем ризалыктан башка 2 сәгатькә калдырганнар. Бу бит хокук бозу. Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгән кагыйдәләр бар. Анда дәресләрнең ничек билгеләнүе һәм алынуы язылган, алар аны үз белдекләре белән генә киметә алмыйлар.

— ​Ә сез прокуратурага гаризаларны кайчан яздыгыз?

— 22 мартта. Икенче гариза 31 мартта язылды. Өченчесен 5 апрельдә язам.

Беренче гаризада бит инде бар дәгъвалар да күрсәтелгән. Аларны аерым берничә гариза итеп яңадан прокуратурага тапшыру нигә кирәк?

Ул нигә миңа дәресләр, түгәрәкләр өчен түләмәде

— Тегесе аның укытучылар исеменнән иде бит, ә соңгылары шәхсән минем исемнән. Ул нигә миңа дәресләр, түгәрәкләр өчен түләмәде, мин нигә акчасыз калдым – менә шуларны язам. Мин дә октябрь, ноябрь, февральдә түгәрәкләр алып бардым, хәзер инде алып бармыйм, чөнки ул эшләр өчен дә түләмәделәр. Ул әйтте: әгәр сезнең түгәрәккә 3 кеше йөри икән, ул түгәрәк түгел, ә шәхси сөйләшеп утыру гына, аның өчен түләнми, диде. Мин һәр җомга 17:30 сәгатьтә түгәрәк үткәрдем. Анда фәлән кадәр бала килгәндә генә түләнә дигән нормативлар юк, түләнергә тиеш.

— ​Фәрит әфәнде, бу гамәлегез белән сез Павел Шмаковны гына түгел, ә "СОлНЦе" коллективын тулаем уңайсыз хәлгә куям дип уйламыйсызмы?

— Беренче гаризадан соң, Павел Шмаков укытучыларның дәгъваларын тыңларга дип җыелыш җыйды. 60 укытучыга чакыру җибәргән иде, 13 укытучы гына җыелышка килде, беркем дә бу конфликтка керергә теләми. Минем гаризалар бары Шмаковка һәм аны урынбасары Маргулиска гына кагыла, коллективка кагылмый.

— ​Ә сезнең гаризага коллективта яки ата-аналар арасында теләктәшлек белдерүчеләр, хуплаучылар бармы?

— Укытучылар, ата-аналар арасында да хуплаучылар бардыр, әмма алар аны кычкырып әйтми. Әлбәттә, үзем яклы укытучылар барлыгын да беләм. Каникул алдыннан булган җыелышта без Шмаковны социаль челтәрдә укытучылар турында постлар язган өчен башка укытучылар белән ачуландык та.

— ​Фәрит әфәнде, сез беренче гаризаны укытучылар, ата-аналар исеменнән язгансыз, ләкин аның астында берәүнең дә имзасы юк.

— Ә нигә анда имзалар? Сез бөтен коллективны эштән кууларын телисезме? Ә мин эшне югалтудан курыкмыйм. Ул минем сәгатьләрне киметте инде. Узган ел июнь башында, пандемия вакытында уйлап чыгарылган сәбәп белән ул математика укытучысы Ольга Фролованы эштән куды. Бу ыгы-зыгы шуннан бирле бер ел дәвам итә. Сез Ольганың ВКонтактедагы шәхси сәхифәсенә кереп карагыз, анда барысы да бар. Ул үзенә карата булган мөнәсәбәтне дә яза.

— ​Ольга Фролова сәхифәсен күрдек, анда сезнең гаризагыз да бар. Нигә сез ул гаризаны Фроловага тапшырдыгыз һәм ни өчен ул нәкъ менә аның сәхифәсенә урнаштырылды? Үзегезнең дә сәхифәгез бар бит.

— Мин әлегә куймыйм дип уйладым. Ольга Фролованың сәхифәсе гаризаларымны кую өчен бик яхшы мәйдан булды, аны барысы да белә, аның сәхифәсенә бөтен кеше керә һәм бар да яхшы. Шмаков турында әдәбирәк итеп берничә пост әзерләдем инде, аларны киләсе атнада үз сәхифәмә дә куячакмын.

— ​Без сезнең сәхифәне дә өйрәндек. Сез анда Шмаковны мактап язган постлар урнаштыргансыз, әмма ни өчендер прокуратурага гариза язуга кадәр барып җиткәнсез.

Ул мине Җәмгыять белеме дәресендә сәясәт турында сөйләүдә гаепләде, ә үзе сәяси чараларда катнашып йөри

— Әйе, аны элегрәк мактадым, хөрмәт тә итә идем. 21 мартта миңа шалтыраткач, фикерем үзгәрде. Ул мине Җәмгыять белеме дәресендә сәясәт турында сөйләүдә гаепләде, ә үзе сәяси чараларда катнашып йөри. Бездә бит хокукый дәүләт. Укучыларга шушы хокукый дәүләттәге хокуксызлыклар турында сөйләдем: кем өчендер канун бар, кем өчендер – юк дип аңлаттым. Ә ул мине Навальныйны пропагандалауда гаепләде.

— ​Фәрит әфәнде, ничек уйлыйсыз, укытучы кешенең аерым шәхси фикерен дөньяга әйтергә, иҗтимагый эшләрдә катнашырга хакы бармы?

— Укытучы буларак, әйе. Әмма ул, мөдир буларак үз эш сәгатендә эштә булырга тиеш. Мәсәлән, 13 февральдә, шимбә көнне, Татар иҗтимагый үзәгенең гадәттән тыш корылтаена китте. Әгәр якшәмбе икән, барсын, иҗтимагый яки сәяси эштә катнашсын, чыгыш ясасын. Әмма ул үзе укытучыдан дәрескә соңга калмауны, эшкә вакытында килүне таләп итә икән, үзе дә шул ук кагыйдәләргә буйсынсын. 21 мартта Павел Шмаков белән булган сөйләшүдән соң хәлем начарайды һәм мин 22 мартта педсоветка килми калдым, әлегә кадәр хасталык ялында исәпләнәм. Шуның өчен ул миңа ябышты, аңлатма язуымны сорап хатлар язды. Мин аңлаттым, барлык белешмәләрне җибәрдем. Әмма ул үз гөнаһларын күрми, ә укытучыларныкын күрә.

— ​Мәктәп мөдирләренең эш көне нормативлы түгел икәнен беләсезме?

— Анысы аңлашыла, әмма шимбә көнне ул мәктәптә булырга тиеш. Бигрәк тә иҗтимагый эш аның укыту эшенә кагылмаганда. Хәтта прокурор да әйтте, бу аның тарафыннан канун бозу һәм алай эшләргә ярамый, диде.

— ​Кайсы прокурор шулай диде?

— Шмаков эше Татарстан үзәк прокуратурасында карала, шунда гариза тапшырырга баргач, мине кабул иткән кизү прокурор шулай диде.

— ​Фәрит әфәнде, Татар иҗтимагый үзәген әле экстремистик оешма дип танымадылар, сез гаризада аны экстремистик дип атагансыз.

— Экстремистик дип таныячаклар инде аны, прокуратура тотынгач шулай булачак. Фәрит Зәкиевтә тентүләр дә булды, өендә, офисында нәрсәләрдер таптылар да. Мин бит инде гади кеше буларак кына язам. Аның чынлап экстремист оешмамы, юкмы икәненә әһәмият бирмим. Прокуратура аны экстремистик оешма дип язган икән, дөньяга шулай дип кычкырган икән, бу чынлап та шулай булырга мөмкин дип саныйм. Сүз уңаеннан, Шмаков 13 октябрьдә дә митингта булды, миндә аның фотолары да бар.

— ​Сезнең прокуратурага язган бу гаризаларыгызның максаты нинди һәм сез прокуратурадан нәрсә көтәсез?

Миндә бу сөйләшүләр барысы да язылып барды

— Мин мәктәптә нормаль җитәкче булуын телим. Финанста, кадрлар сәясәтендә, мәктәптә – хаос. Балаларның укуы һәм тәрбиясе әйбәт, аның турында сораулар юк. Ә җитәкчелеккә бит болай итеп идарә итәргә, интригалар белән шөгыльләнергә ярамый. Әйтәм бит, без аның белән бик яхшы мөнәсәбәттә булдык. Кичләрен сәгатьләр буе телефоннан да сөйләшә идек. Ул миңа үзенең гаилә хәле, Мәскәүдә укулары, Казан турында сөйләде. Миндә бу сөйләшүләр барысы да язылып барды. Мин аның үзенә дә әйттем, бу язмаларны тарих өчен яздырам дидем. Мин бит тарихчы. Бүген миндә Шмаков белән 15 сәгатьлек сөйләшүләр язмасы бар. Ул миңа әйбәт кенә мөрәҗәгать итеп, 4 сәгать дәресеңне фәлән кешегә бир әле дип кенә сораса да, бирә идем, ул буш урында конфликт чыгарды.

— ​Фәрит әфәнде, сез татарча беләсезме?

— Аз гына беләм. Мин Татарстанда үсмәдем, бөтенләй башка төбәктә үстем, татар мәктәбендә укымадым.

— ​Ә мәктәпләрдә татар теле дәресләрен киметү, аларны факультативка калдыру турында нәрсә уйлыйсыз?

— Шмаковның түбәтәй киеп татар теленә бәйле митингларга йөрүе – пиар гына. Чынлыкта, миңа "СОлНЦе" мәктәбендәге татар теле укытучысы әйтте, мәктәптә татар теле атнага бер генә керә. Биш дәрес – инглиз теле, өч дәрес – испан теле, ике дәрес – француз теле, ә татар теле берәү генә. Аны ничек татар телен яклаучы дип атап була? Инглиз теленә берәр мең сумнан 50 дәреслекне мәктәп үз акчасына сатып алды, ә татар теленә алмады, мәктәптә татар теле дәреслекләре юк. Ул кемнәрне әзерли? Чит илгә китеп шунда яшәүче укучылар әзерли ул. Татарстанда яшәп татар телен белүче кешеләр әзерләми.

* * *

Павел Шмаков 2019 елда Азатлык укучылары тарафыннан Ел шәхесе булып сайланган иде. Шмаков инде берничә ел мәктәптә татар телен урыс теле белән тигез дәрәҗәдә укыту хокукы өчен көрәшә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG