Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шмаков: "Татар сыйныфы ачарга теләдем, Шәймиев булышмады"


Павел Шмаков
Павел Шмаков

"Бүгенге сәясәт алышынмыйча татар теленең хәле үзгәрмәячәк", дип саный "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков. Ул үз мәктәбендә татар сыйныфын оештыруда Шәймиевтән хуплау тапмавы, "Адымнар" полилингваль мәктәбенең проблемнары турында Азатлыкка сөйләде.

2017 елда татар телен мәхкәмәдә яклаган һәм прокуратура таләпләрен үтәмәгән бердәнбер мәктәп мөдире Павел Шмаков татар теленең киләчәгенә карата фикерләре белән уртаклашты. Ул татар теле сакланып калса да, аның даирәсе тараячак дип саный. Аның сүзләренчә, Русия сәясәтенең барыбер ахыр ноктасы булачак һәм 10, 20, 30 елдан лидер үлгәч, сәясәт үзгәрәчәк. "Адымнар" полилингваль мәктәбе проблемнары, татар мәдәниятенә тышкы басым баруы, татар теле укытучысын озак эзләве һәм татар сыйныфларын оештыра алмауда Шәймиевне гаепле санавы турында Шмаков Азатлыкка сөйләде.

"Татар мәдәниятенә дәүләтнең тышкы басымы бара"

Павел Шмаков белән очрашуны активист Искәндәр Мушинский (язучы Әхәт Мушинский улы - ред.) оештырды. Ул Казанның бер ресторанында тар җәмәгатьчелек өчен генә узды. Очрашуда нигездә яшьләр катнашты, урта һәм өлкән буын вәкилләре дә күренде. Шмаков үз чыгышын ни өчен татар телен һәм Татарстан суверенитетын яклауга алынуына аңлатма бирүдән башлады.

"Татарстан җирендә татар халкын, татар теле укытучыларын кимсетү бу. Аерым бер дәресне икенче сортлы итеп ясадылар. Татар теле ихтыяри була ала, ләкин бу очракта, математика да, тарих та һәм башка фәннәр дә ихтыяри булырга тиеш", диде Шмаков элегрәк тә әйтеп килгән фикеренә кайтып.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Шмаковка каршы килүчеләр дә табылды. "Честное слово" газеты журналисты Ефим Андурский Татарстанда бер генә дәүләт теле – рус теле булуын әйтте.

"Республикада ике рәсми тел – рус һәм татар теле бар. Ә дәүләт теле бер – ул рус теле. Чөнки бездә дәүләт берәү генә. Татар телен халыкка хөрмәт йөзеннән белергә кирәк. Ләкин бездә бер генә дәүләт теле", диде Андурский.

"Мин сезнең белән килешмим. Мин Татарстан Конституциясен укыйм, анда ике дәүләт теле диелгән", дип бәхәскә керде Шмаков.

"Мин мәхкәмәдә катнашам. Анда Русия Конституциясе белән эш итәләр. Татарстанның үз мәхкәмәсе, полициясе, үз прокуратурасы юк. Суверенитет турында сөйләшеп була. Ләкин республиканың үз дәүләт билгеләре күренми. Татарстан Конституциясе Русиянекенә туры килми. Әгәр Русия таркалса (аның таркалуы турында бер сүз әйтмим), син Татарстан ватандашы булырга телисеңме, әллә Русия ватандашы булып каласыңмы, дип сорасалар, мин Татарстан республикасы дип әйтер идем. Бу – минем позиция", дип өстәде Андурский.

"Русия Конституциясендә дә республикаларның дәүләт телләре турында язылган. Бездә алар икәү. Татарстанда Конституция мәхкәмәсе дә бар. Безнең юридик мәсьәләләрдә бәхәсләшүебез вакыт уздыру гына. Мин юрист булмасам да, Конституцияне укыйм", дип Шмаков бәхәскә нокта куярга тырышты. Шуннан соң аралашу башка яссылыкка күчте.

Очрашуда яшьләр татар теле һәм мәдәниятенең юкка чыга баруы, шәһәрдә татарларның татар булып саналырга теләмәве, рус мохитенә тартылуына борчылу белдерде. Шмаков татар мәдәниятенә тышкы басым бара дип саный.

Татар телен физик тәрбия, сәнгать, музыка дәресе кебек укытырга кирәк

"Татар мәдәнияте үлми. Бу – дәүләтнең тышкы басымы, аның татар мәдәниятенә булган карашы. 90нчы еллар ахырында рус теле укытучыларын эштән ала башлаганнар иде. Бу, әлбәттә, йомшак эшләнде. Дәүләтнең сәясәте төрле була. Дәүләтнең сәясәте дөрес булмаса, аңа каршылык барлыкка килә. Татар телен өйрәнергә теләгән балалар күп. Укытучы дәресне кызыклы итеп оештырырга тиеш. Бездә берничә рус ата-анасы балаларының татар телен укуына каршы иде. Балаларын дәрескә кертмәде. Бездә татар теле начар укытылмады, ләкин бу вакыйгалардан соң тагын да тырышып белем бирдек. Без татар театрына йөрдек, татар музыкантларын чакыра идек, дәрестә яхшы татар мультфильмы күрсәттек. Әгәр ул сыйфатлы икән, бала өчен аның нинди телдә сөйләве мөһим түгел. 15 бала көлешә-көлешә карый, ә коридорда утырып торган 3 бала үз теләге белән сыйныфка керә. Бүгенге вазгыятьтә татар телен физик тәрбия, сәнгать, музыка дәресе кебек укытырга кирәк. Бөтен фәннәрне шулай алып бару тиешле. Бала дәрестән канәгатьлек алырга тиеш", ди Шмаков.

"Татар теле укытучылары хәзер курку хәлендә"

Хәзер "СОлНЦе" мәктәбендә һәр сыйныф татар телен укый. Дөрес, дәресләр санын кыскартырга туры килгән. Атнасына 1-2 сәгать, ди ул. Быел Павел Шмаков бик озак вакыт татар теле укытучысы таба алмавын сөйләде. Моны ул 2017 елгы вакыйгалардан соң татар теле укытучыларның бик курыккан хәлдә калуы белән аңлатты.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

— Мәктәп һәрдаим зурая. Башта өлкән сыйныфлар гына иде. Аннан 2016 елда 5нче сыйныфтан, 2018 елдан 3нче сыйныфтан укый башладылар. Татар теле укытучысы кирәк булды. Бер игълан бирдем, аннан икенчесен – беркем мөрәҗәгать итмәде. Дүрт-биш тапкыр игълан бирдем, яза башладым, шуннан соң шалтыратулар башланды. Бу укытучылар түгел иде. Миңа битараф булмаган кешеләр ярдәм итәргә теләде. Аннары укытучылар шалтырата башлады. Баштагы беренче ун шалтыратучы белән сөйләшү шундый булды ки, йә алар бик курыккан, яки бу аңа кирәкми. 120 мең кешелек "Татары и татарочки" төркемендә игълан бирә алдым. Шуннан соң шалтыратулар артты, аннан ТНВдан килделәр. Хәзер менә ике укытучы таптык. Шалтыратулар һаман дәвам итә.

Миңа татар телен белгән түгел, ә татар телен яраткан кеше кирәк дидем

Аннары бездә һәркем дә эшли алмый. Мин алдан ук әйтеп куйдым. Миңа татар телен белгән түгел, ә татар телен яраткан кеше кирәк дидем. Бик күп кеше татар телен белә һәм ярата, ә менә шул мәхәббәтен балаларга ирештерә алучылар аз. Миндә андый бер укытучы бар – ул Ләйсән Гәрәева. Хәзер мин яхшы укытучы таптым дип уйлыйм. Аның Вконтакте бите балалар фотолары белән тулган. Кемнәрдер йә чәчәкләр, йә ирен, йә сәяхәтеннән фотолар куя, ә ул укучыларын куя. Ул 2нче татар гимназиясеннән. Бу Казанда бердәнбер яхшы татар мәктәбе. Аның белән җитәкчелек иткән Камәрия Хәмидуллинаны кудылар. Әйе, кудылар, чөнки аннан мөдир булып калырга сорамадылар. Икенче табылган укытучы – университеттан килгән керәшен татары. Ул дәреслекләр яза. Аларны табу бик авыр иде. Мин бик күп курыккан кешеләрне күрдем. Алар мәктәптән китеп, кире кайтырга теләми, йә икенче мәктәпкә күчәргә курка. Миңа авыллардан килеп укытырга теләүчеләр күп шалтыратты. Ике сәгать дәрес өчен 1,5 сәгать ярым вакыт килеп булмый диделәр. Татар телен яраткан чын кешеләр авылларда күбрәк. Казанда авыррак. Монда хакимият, полиция, прокуратура, үз тәртибе.

"Шәймиев обком кагыйдәләре белән эш итә"

Ахырдан Павел Шмаков Азатлык сорауларына җавап бирде.

"Адымнар" полилингваль мәктәбенә каршы кампания бара. Кайбер ата-аналар татар теленә каршы чыкты. Бу сез әйткән тышкы басым нәтиҗәсеме?

— Полилингваль мәктәпләр булдыру фикере үзе бик яхшы идея, һичшиксез. Мин моны хуплыйм. Әмма еш була торган хәл, Шәймиев үз даирәсендәге кешеләргә таяна. Ул йә заманында үзенә буйсынган кешеләр, йә хәзерге президентка, мэр астында эшләүчеләр белән эш итә. Анда татар җәмәгатьчелеге катнашмый диярлек. Юк түгел, әмма бу эш җитешми. Идеясе искиткеч. Əгәр дә Шәймиев бераз булса да халыкка таянса, бүтәнчә булыр иде. Ул элекке тәрбия алган. Бу әйберләрне аңламый. Мәсәлән, анда хәзерге мэрда (Илсур Метшин) булган сыйфатлар юк. Бүгенге мэр халык алдында вәгъдә бирсә, ул сүзендә тора. Мэрга имидж мөһим. Ул матур киенә, инглиз телендә сөйләшә, дөнья шәһәрләр конгрессы рәисе. Ул дөнья кагыйдәләре белән уйный, ә Шәймиев хәзер дә обком, КПСС кагыйдәләре белән эш итә. Шул ук вакытта Шәймиев гаҗәеп акыллы кеше. Мэр да, Миңнеханов та халыкны ишетә. Аларга мөрәҗәгать итү өчен митинглар кирәкми. Бу яктан алар акыллырак эш итә. Шәймиев белән минем сөйләшү булды, минем янга аның ярдәмчесе килде. Ул фин мәгариф системы турында сөйләүне сорады (Шмаковның фин мәгариф системында эшләү тәҗрибәсе бар — ред.). Бик теләп ризалаштым. Шул вакытта әйтеп куйдым, әйдәгез, мин сезгә бөтен нәрсәне сөйлим, ә аннары без тагын бер күрешик һәм Шәймиев миңа татар телле сыйныфларны булдыруда булышсын дип килешик. Шәймиев мине алдады. Ул минем белән күрешмәде. Ярдәмчесе аның боерыгын үтәде. Ул сүз бирде, ләкин сүзендә тормады. Бу хәл 2020 елның язында булды.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

Мин татар телендә укыта алган сыйныф булдырырга теләдем. Минем уйлавымча, Миңтимер әфәнде миңа булышса, яхшырак булыр иде. Əмма ул үз мәнфәгатен өстенрәк күрде. Аның күрсәтмәләре, гадәттә, акыллы күрсәтмәләр була. Ул бик акыллы кеше, ләкин ул XХ гасыр кешесе. Мин җитәкче — син җүләр, син җитәкче — мин җүләр. Ул үзеннән өстен булган Русия президенты белән гади урамнан үтеп баручы белән сөйләшкән кебек аралашмаячак. Бу бик мөһим.

Шулай да, ни өчен Миңтимер Шәймиев мәктәбендә татар телен укытуга каршы чыктылар дип уйлыйсыз?

Полилингваль мәктәп – Путинның балага ана теле булмаган телне мәҗбүри укытырга ярамый дигән идеясенә каршы җавап

— Бу уйлап җитмәгәнлектән, компромисс тапмаудан. Безнең мәктәптә татарлар һәм урыслар арасында низаг юк. Бездә мәҗбүри татар теле укытуга беркем дә каршы чыкмый. 2018, 2019 елда рус теле дәресләрен мәҗбүриләп, ә татар телен кысрыклап чыгарган вакытта җыелышларда ата-аналар талашып йөрде. Ə хәзер кешеләр куркып калды, ызгышка керергә теләми. Бу нәрсәгә китерәчәге билгеле. Идея бик яхшы, ике куллап хуплыйм, әмма бу мәктәпне кешеләрне талаштырмый торган итеп ясап була иде. Ата-аналарның ызгышы – начар менеджмент нәтиҗәсе. Без Русия прокуратурасын, Югары мәхкәмәне туктата алмыйбыз, әмма гади кешеләрне үзара килештереп була. Бу түрәләрнең җиренә җиткереп эшләмәве. Полилингваль мәктәп – Путинның балага ана теле булмаган телне мәҗбүри укытырга ярамый дигән идеясенә каршы җавап кебек эшләнгән. Матур, акыллы идея. Черномырдин сүзләрен хәтерлисезме? Яхшырак булсын дип теләдек, гадәттәгечә килеп чыкты. Мин Шәймиевне бик ихтирам итәм, ул шундый югары интеллектка ия кеше. Əмма бу вазгыятьтә ул иске методлар белән эшли, халык белән аралаша белми.

"10, 20, 30 елдан, элекке лидер үлгәч, сәясәт үзгәрә"

Татар теленә, укытучыларга басым киләчәктә нәрсәгә китерәчәк?

— Кызганыч, бу милли мәдәниятне бастыруга китерәчәк. Мәсәлән, мондый хәл Чечняда булса, сугыш булыр иде. Чечняда чечен телен бастырып булмый, анда кешеләр коралга ябыша. Татарлар корал тотып сугышмаячак. Татарлар — тыныч халык. Бу яхшы. 1993 елда федераль шартнамәгә кул куймаган ике төбәк — Татарстан һәм Чечня булды. Татарстан Шәймиев аркасында бу вазгыятьтән мөмкин кадәр якты, матур итеп чыга белде. Аннан тыныч шартнамә төзелде һәм бик күп еллар татар теле үсеш чорын кичерде. Ул вакытта Шәймиев президент иде. Ул бу алым белән эш итә белә. Ә Чечняда куркыныч сугыш башланды. Хәзер дә Чечняда вазгыять начар, минемчә. Татарстан моделе күпкә яхшырак. Шуңа күрә, Русия тарафыннан басым артса, татар теле даирәсе кимиячәк. Татарлар — бөек халык. Татар авылларында татар теле саклана. Хәтта 100 ел эчендә дә татар телен бетереп булмый. 70нче елларда татар мәктәпләре патша заманындагыга караганда азракка калды. Татар теле сакланып калачак, әмма бу тармак тараячак. Менә хәзер бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә генә тапшырып була. Бу бик үк дөрес түгел.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

—​ Татарлар каршылык күрсәтәчәкме?

— Татарлар каршылык күрсәтмәячәк. Бары мәдәниятләрен сакларга яраган җирдә саклаячаклар. Чөнки бөек халык. Ләкин мин 100 ел шундый сәясәт дәвам итәр дип уйламыйм. Теләсә-кайсы сәясәт 10, 20, 30 елдан, элекке лидер үлгәч үзгәрә. Мәсәлән, Эйнштейн һәм Ньютон механикасы булган. Яктылык тизлеге турында уйламаганнар да. Ә квант механикасы барлыкка килгәч, дөньядагы физика галимнәре бәхәсләшә башлый. Шул вакытта Эйнштейн элеккеге физиклар буыны үлгәч кенә, әйтик, 40 елдан, кешеләр квант механикасының ни икәнен аңлаячаклар дип әйткән. Хәзерге түрәләр алмашынып беткәч, башка сәясәт киләчәк. Яхшы булырмы, юкмы – белмим. Әмма ул бүтән төрле булачак. Халыкны бетереп булуга мин ышанмыйм. Шуңа татар теленә берни янамый. Әйе, күпмедер вакыт начар булачак, ләкин үтерә алмаячаклар. 200 кешелек кечкенә милләтләрне бетереп була, әнә, Коми-Пирмәк бүлгесендәге кебек. Мин бу вазгыятькә өмет белән карыйм. 3 ел узар, 25 ел узар, әмма ахыр чиктә бар да яхшы булачак. Чөнки Русия территориясендә татарлар сан белән икенче урында торучы зур, көчле халык.

—​ Ни өчен "СОлНЦе"​ мәктәбендә татар сыйныфын оештыра алмадыгыз? Теләүчеләр һәм укытучылар күп идеме?

Безнең илдә берәр нәрсәне барлыкка китерер өчен халыкның ярдәме генә җитми, дәүләтнең хуплавы кирәк

— Барысы да бар, җитәрлек. Андый сыйныфларда укырга теләүчеләр дә җитә. Беренчедән, тышкы киртә — covid булды. Икенчедән, мин бит тикмәгә генә Шәймиевне искә алмадым. Метшин да бит хупларга кирәк әйберләрне генә хуплый хәзер. Берәрсе чын күңелдән миңа бу эштә ярдәм күрсәтер дип көттем. Чын күңелдән татар телен яклаучы кешеләр хакимияттә бик аз. Дәүләт шурасында бер Ркаил Зәйдулла бар. Нинди генә басым булмасын, Дәүләт шурасында дөреслекне сөйләргә оялмый. Берүзе парламентка каршы чыгарга курыкмый. Мин аны бик ихтирам итәм. Мәдәниятле кеше, язучы, курыкмый. Безнең илдә берәр нәрсәне барлыкка китерер өчен халыкның ярдәме генә җитми, дәүләтнең хуплавы кирәк. Әгәр минем халык белән мөнәсәбәтем яхшы икән, дәүләттән дә шуны өмет итәм. Метшин белән Миңнеханов ярдәм итте, аларга рәхмәтлемен. Ә менә Шәймиевнең түрәләр белән идарә итү мөмкинлеге чиксез, ә халык белән эшләве – юк. Халык та Шәймиевкә төрле карашта. Каядыр аны хуплыйлар, каядыр юк. 90нчы елларда ул Татарстан җиренә тынычлык алып килде, аны хупладылар. Ә 2017 елда бөтенесе авызын ябып торганда, ул да шуларга кушылды.

—​ Татар сыйныфына күпме кеше мөрәҗәгать итте?

— 15ләп кеше миңа шалтыратты.

—​ Бер сыйныф булдырып була инде.

— Була. Миңа астан гына түгел, өстән дә ярдәм кирәк. Бер яклы гына булса, яхшы түгел. "Адымнар"дагы кебек, халык белән эшләмәсәң, өстән кушып кына барып чыкмаячак. Авыр эшләнә. Федераль үзәк белән булган мөгамәләдә Шәймиев хәйләкәр, акыллы, матур алым уйлап чыгарды. Ләкин аңа мәсьәләне халыктан башка хәл итәргә ярамавын аңлау кирәк. Берничә ел элек "Мин сине ватанны яратырга өйрәтермен", дигән мем бар иде. Ватанны ярату яхшы, әмма көчләп яраттырып булмый.

XS
SM
MD
LG