Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан һәм Татарстанны су баса


Лаеш районындагы Усад авылы
Лаеш районындагы Усад авылы

Башкортстанның күп кенә районнарын су баса. Татарстанда да язгы ташулар быел көчлерәк булды.

Кышын карның күп явуы һәм язның аномаль җылы килүе елгаларның ярларыннан чыгуына, уйсу җирләрнең су астында калуына китерде, юллар, күперләр җимерелде, йортлар су астында калды, йөзләрчә кеше эвакуацияләнде.

Иң көчле су басулар Башкортстанда күзәтелә. Республиканың күп кенә районнарында су басуны көннәр кисәк нык җылытып, таудагы карларның күпләп эрүе көчәйтте. Кайбер хуҗалыкларда маллар су астында калып һәлак булган.

Татарстан һәм Башкортстанны су баса
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

Республика хакимияте алдагы көннәрдә Уфа, Агыйдел, Дим кебек зур елгаларда суның тагын да артачагы турында кисәтә. Елгаларда суның артуына сусаклагычларның тулуы да өлеш кертә. Алдагы ике атнада су басу куркынычы зур булачак, ташкыннар май башына гына тынычланыр дип көтелә.

Агыйдел елгасында су биеклеге 7 метрга якынлашачагы әйтелә. Нәтиҗәдә Уфада елгага якын урнашкан тагын 100гә якын йорт һәм кайбер юллар су астында калачак. Кешеләргә җәйге бакчаларга бару-кайтуны, юллар ябылу сәбәпле, алдан ук планлаштырырга киңәш ителә.

16 апрельгә Уфада су басуга әзерлек кысаларында 6,5 мең кеше сыйдырышлы 60лап вакытлы яшәү урыны әзерләнгән. Бар республика буйлап барлыгы 90 меңнән артык кеше сыйдырышлы 500 шундый вакытлы яшәү урыны булдырылуы хәбәр ителә.

Агыйделгә кушылучы Җилем елгасында бер тана боз белән агып киткән, әмма ахыр чиктә исән чыга алган.

Соңгы елларда су басу куркынычын исәпкә алмыйча сулыкларга якын урыннарда төзелгән күп кенә яңа йортларга зыян килә. Шул ук вакытта инде күптәнге йортларда яшәүчеләр дә үз гомерләрендә мондый ташуны күргәне булмавын белдерә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров быелгы ташуны "күп еллар күрелмәгән" хәл дип атады.

Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

"Бар яктан да диярлек суның күп еллар буе күрелмәгән дәрәҗәдә күтәрелү турында хәбәрләр килә, аңа елның бу чоры өчен күрелмәгән аномаль җылы көннәрнең озак дәвам итүе дә өстәлә", диде Хәбиров.

Елгаларда барлыкка килгән боз тыгыннары сәбәпле су ярларыннан чыгып тирә якка таралмасын өчен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кайбер урыннарда ул бозларны шартлатып ерып җибәрергә тырыша.

Роспотребнадзорның Башкортстан бүлеге су басу сәбәпле эчәк авырулары көчәю мөмкинлеге турында кисәтеп өйдәге краннардан аккан суга игътибарлырак булырга киңәш итте. Хакимият су басуга дучар булган районнарны суны чистарту матдәләре белән тиешенчә тәэмин итәчәгенә ышандыра.

Татарстанда хәлләр күпкә яхшырак, әмма республиканың кайбер районнарында яшәүчеләр моңарчы күрелмәгән су басулар турында белдерә. 16 апрельдә Татарстанда һаваның җылылыгы 23 дәрәҗәдән артып китте.

Бу атна башында Лаеш районындагы Тургай бистәсендә күп кенә яңа йортларны су басты. Моңа якындагы күпернең су китү торбалары боз белән тыгылу сәбәп булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре торбаларны чистарткач су бистәдән чигенгән.

Су басулар турында Мөслим һәм Биектау, Арча районнарыннан да хәбәрләр булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG