Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АКШның 10 дипломатын илдән җибәрәчәк


Сергей Лавров
Сергей Лавров

АКШның Русиядәге илчесе Джон Салливанга консультацияләр өчен Вашингтонга кайтырга тәкъдим ителде.

Русия илдән АКШның ун дипломатын чыгарып җибәрәчәк. Бу хакта җомга көнне Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде. Ул 15 апрель кертелгән АКШ санкцияләренә җавап буларак башка чараларны да игълан итте.

Лавров сүзләренчә, Мәскәүдә АКШ илчесе Джон Салливан белән узган очрашуда илчегә кире Вашингтонга консультацияләр өчен кайтырга тәкъдим ителгән. Мондый тәкъдимне аңа Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков ясаган.

Моннан тыш Американың сигез дәүләт эшлеклесе Русиянең "кара исемлеге"нә кертеләчәк, аларга Русиягә керү тыелачак. Исемлектә АКШ баш прокуроры Мэррик Гарланд, ФБР мөдире Кристофер Рэй, Дәүләт күзләү оешмасы мөдире Эврил Хейнс, АКШ эчке иминлек министры Алехандро Майоркас һәм башка түрәләр бар.

Мәскәү шулай ук АКШ дипломатик миссиясе эшенә Русия һәм өченче ил ватандашларын алуны туктатырга җыена. Лавров шулай ук АКШ Дәүләт департаменты вәкилләренең Русия төбәкләре буйлап кыска вакытлы сәфәрләре тыелачагын әйтте.

Тагын бер чара буларак Русиядә "илнең эчке сәяси тормышына тыкшынган" АКШ фондлары һәм дәүләти булмаган оешмалар эшчәнлеге туктатылачак. Русия тышкы эшләр министрлыгы аңлатмасында сүз Русиядәге АКШ Дәүләт департаменты вә башка американ дәүләт оешмаларына караган фондлар һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар турында барганы әйтелә.

Тышкы эшләр министры белдергәнчә, Русия АКШка икътисади басым чараларын "запаста тотачак". Русия кабул итәчәк барлык чаралар исемлеге якын арада бастырылачак, диде Лавров.

Шул ук вакытта, министр АКШ президентының Русия президенты белән очрашу тәкъдимен Мәскәүдә уңай кабул ителүен әйтте. Әлегә тәкъдимгә туры җавап бирелмәде.

  • 15 апрель көнне АКШ президенты Джо Байден Русиягә каршы яңа чикләүләр кертү турында фәрман имзалады. Алар Русиянең дәүләт бурычына һәм кайбер рәсми затлар һәм ширкәтләргә кагыла. Чикләүләрнең сәбәбе дип Мәскәүнең "зыян китерүче тышкы эшчәнлеге" атала.
  • Байден чикләүләргә аңлатма биреп, Русиянең АКШ президенты сайлауларына тыкшынуына аеруча басым ясаган, һәм Кушма Штатлар беркемгә дә демократия институтларын җимерергә юл куймаячагын, әгәр андый җимергеч гамәлләр дәвам итсә, яңа чикләүләр булырга мөмкин икәнен искәрткән. АКШ президенты шулай ук хакер һөҗүмнәре һәм Кырымны аннексияләүне дә телгә алган.
  • Байден сүзләренчә, Путин белән сөйләшү вакытында ул аңа җәй көне Европа илләренең берсендә шәхсән күрешеп сөйләшергә һәм иң мөһим дөнья проблемнары, ике яклы мөнәсәбәтләр турында фикер алышырга тәкъдим иткән. Байден Русия һәм АКШ бергә эшли ала, алар моны элек тә исбатлады, дигән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG