Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ике мәдрәсә һәм Зыя Камали утары кичектергесез реставрация таләп итә торган һәйкәлләр исемлегенә керде


Сулда иске мәдрәсә, уңда иске мәчет бинасы
Сулда иске мәдрәсә, уңда иске мәчет бинасы

Реставрациягә федераль акча бүленеп биреләчәк.

Башкортстан Республикасының 16 мәдәни мирас объекты кичектергесез реставрация таләп итә торган һәйкәлләр исемлегенә керде. Исемлекне Русия мәдәният министрлыгына һәм хөкүмәтенә Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Башкортстандагы бүлеге җибәргән булган. Алар арасында Уфаның Өченче Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә бинасы, "Галия" мәдрәсәсе һәм Зыя Камали утары да бар.

Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Башкортстан бүлеге җитәкчесе Эльза Мәүлимшина Азатлыкка сөйләгәнчә, исемлеккә юкка чыгу куркынычы янаган тарихи биналар кертелгән. "Бу исемлеккә кергән һәр бина өчен җәмәгатьчелек еллар буе көрәште", диде ул.

Аның сүзләренчә, шушы исемлеккә кергән биналарны реставрацияләүгә федераль үзәк акча бүлеп бирәчәк.

Зыя Камали утары белән ике мәдрәсәдән тыш, исемлеккә Бәләбәй районы Знаменка авылында урнашкан Деев йорты, Кушнаренко авылында урнашкан Топорин йорты, Мәләүздә урнашкан Воскресенский исемендәге бакыр эшкәртүче завод комплексы, Зилаир авылында урнашкан Преображенский исемендәге бакыр эшкәртү заводының төп корпусы, Уфадагы Тихонин йорты, Бухартовский утары, Судаков һәм Веденеев йорты, Караидел районының Байки авылында урнашкан Михаило-Архангельск чиркәве һәм башка биналар кергән. Бүген, 17 апрельдә активистлар Башкортостанның Кушнаренко авылында урнашкан Топорин йортында өмә уздырырга җыена.

Уфадагы Зыя Камали йортының тарихи һәйкәл статусы алынырга һәм ул сүтелергә мөмкин.

Зыя Камали (чын исеме – Пәрвәзетдин Камалетдинов) – 20 гасыр башының күренекле мәгърифәтчесе, җәмәгать эшлеклесе, дин галиме, язучы, җәдидче, Уфаның Икенче һәм Өченче Җәмигъ мәчетләре имам-хатыйбы, Башкортстандагы беренче югары уку йорты булган, Уфадагы яңа ысул белән белем бирүче "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы, аның ректоры.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG