Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкультнаследие Зыя Камали йортының тарихи кыйммәте булмавы белән килеште


Зыя Камали йорты.
Зыя Камали йорты.

Уфадагы Зыя Камали йортынның тарихи һәйкәл статусы алынырга, аннан соң ул сүтелергә мөмкин. Бу турыда Азатлыкка Башкортстан җитәкчесе каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Башкортстан бүлеге җитәкчесе Эльза Мәүлимшина сөйләде.

Башкортстан республикасы мәдәни мирас объектларын саклау идарәсе (Башкультнаследие) Уфада Зыя Камали йортына карата Людмила Токменинова ясаган экспертизага кагылышлы тәкъдимнәр тупланмасын чыгарган.

Башкультнаследие экпертизага каршы фикерләр белән килешмәвен белдерде, Токменинова экспертизаны сыйфатлы һәм дөрес ясаган, диде. Дәүләт оешмасы әлеге нәтиҗәләр белән тулаем килешүен әйтте.

Әлеге экспертиза нигезендә Зыя Камали йортын сүтәргә мөмкиннәр.

"Шулай итеп, Башкортстан мәдәни мирас объектларын саклау идарәсе экспертиза нәтиҗәләре белән килешә, Мәҗит Гафури шәхесе дә, Сәйфи Кодаш, Зыя Камали шәхесләре дә безнең тарих өчен бернинди дә кыйммәткә ия түгел дип саный. Бу бинаны торгызуга акчалар булуына да карамастан эшләнә" дип борчылуын бедерде Мәүлимшина.

Активист Зыя Камали йортын сүтеп, күпкатлы йортлар салыну ихтималы бар ди. Әлеге кварталда йөртлар төзүче – Уфа шәһәр шурасы депутаты Филүс Ишбулатов. Ул Гафури урамы, 74 адресындагы элеккеге 2нче балалар тудыру йорты бинасын да сүтәргә, аның урынына күп катлы торак йортлар төзергә җыена, диде Мәүлимшина.

Екатеринбургтан эксперт Людмила Токменинова бәяләмәсе мартта чыкты. Анда Зыя Камали йортының тарихи әһәмияте калмаган диелә. "ХХ гасыр дәвамында файдалану вакытында йортның тышкы кыяфәтен тулысынча үзгәрткәннәр, шуңа күрә ул тарихи кыйммәтен югалткан. Моннан тыш, XXI гасырның икенче дистәсендә кварталның XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башына караган шәһәр төзелеше мохиты да юкка чыккан, бу йортның шәһәр төзелеше ягыннан да әһәмияте бетүгә китергән. Бу йорт Русиянең Урал төбәге өчен хас агач корылма, нинди дә булса архитектура стиле билгеләре ачык беленеп тормый, үзе төзелгән вакыттагы декоратив бизәлеше дә юк" дип нәтиҗә ясаган иде Людмила Токменинова.

Мәүлимшина әлеге нәтиҗәләр белән килешмичә, экспертизаны шикаять итте. Активист шикаять хатын Башкортстан республикасы мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау идарәсе башлыгына юллады.

Элегрәк Башкорстан язучылар берлеге дә Зыя Камали йортын саклау кирәк түгел дип белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG