Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты коронавирустан вакцина ясаткан


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов башкаларны да вакцина ясатырга чакырды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцина ясаткан. Бу хакта ул хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде, әмма кайсы вакцинаны кадатуын әйтмәде.

"Һәркемгә вакцина ясатырга кирәк. Русия президенты Владимир Владимирович та, мин дә вакцина ясаттым. Минем барысы да яхшы", диде ул.

Миңнеханов вакциналаштыруны планлы төстә алып барарга чакырды. Ул коронавирус белән авырган кешеләргә дә вакцина ясату кирәк диде. Президент сүзләренчә, Татарстанда COVID-19 йоктыручылар саны 0,16 процент белән арта. Ул пандемия сәбәпле кертелгән чикләүләрне бетерергә җыенмауларын әйтте.

Бүген Татарстанда 197 мең 765 кеше вакцина ясаткан. Аны республиканың 153 урында ясату мөмкин.

Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Татарстанда 35 кеше коронавирус йоктырган. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 19 999 рәсми очрак теркәлгән, үлемнәр саны 442 кешегә җиткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG