Чехия эчке эшләр министры Ян Һамачек Русиянең Баш күзләү идарәсе һәм Тышкы күзләү хезмәте белән бәйле дип табылган 18 дипломатын илдән чыгарып җибәрү турында белдерде. Алар 48 сәгать эчендә Чехиядән китәргә тиеш.
Чехия иминлек хезмәрләре Русия яшерен хезмәтләренең 2014 елда илнең көньяк-көнчыгышындагы Злин төбәгендә Врбетице авылы янында хәрби складларны шартлатуын ачыклаган. Беренче шартлау октябрь уртасында, икенчесе декабрь башында шартлатылган. Беренче шартлауда ике кешенең гомере өзелде. Шартлау урыннарын төзекләндерү узган ел ахырында гына тәмамланды.
Бу шартлауларны оештыруда Александр Петров белән Александр Мишкин катнашкан дип шикләнелә. Алар 2014 елның 11-16 октябрендә Чехиядә булган диелә. Беренче шартлау исә 16 октябрьдә булган иде. Полиция белдерүенчә, алар 16 октябрьдә шул төбәктә булган һәм шартлау көнендә үк күрше Австриягә китеп аннан Мәскәүгә очкан.
Британия әлеге ике кешене 2018 елда Солсбери шәһәрендә Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальне һәм аның кызы Юлияне агулауда гаепли.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!