Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студентлар һәм аспирантлар ректорларны DOXA журналистларын якларга чакыра


Русия югары уку йортлары ректорларына мөрәҗәгатькә 350дән артык кеше кул куйган.

Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) студентлары, аспирантлары һәм әлеге уку йортын тәмамлаганнар DOXA журналы мөхәррирләре Армен Арамян, Алла Гутникова, Владимир Метелкин һәм Наталья Тышкевичка каршы ачылган җинаять эшен туктатуны таләп итеп ачык хат язган. Хат "Медуза" сайтында дөнья күрде.

Авторлар "әлеге сәяси нигезле эшне кичекмәстән ябарга, алынган әйберләрне кайтарырга, университет һәм студентларга полиция басымын туктатырга" дигән таләп куя. Алар шулай ук Югары икътисад мәктәбе, Мәскәү дәүләт университеты, РГГУ, МГИМО, МПГУ һәм башка югары уку йортларының ректорларына мөрәҗәгать итеп, DOXA мөхәррирләрен яклап чыгарга чакыра. Ә ВШЭ студентлар шурасыннан авторлар "гаепләнүчеләрне рәсми төстә яклап чыгарга һәм студентлары эзәрлекләүләргә күз йоммаска" сорый.

Хатка 350дән артык кеше кул куйган. Имзалар җыю 1 майга кадәр дәвам итәчәк.
Моннан тыш, бүген Мәскәүдә "Без дә DOXA" дип аталган хәйрия фестивале узуы көтелә. Фестиваль барышында сәясәт мәсьәләләре турында сөйләшү, концерт, тарихчылар чыгышлары, "Студент медиалары нигә кирәк" дигән лекция һәм башка чаралар уза. Фестивальдә җыелган акчалар DOXA журналына ярдәмгә тотылачак.

Элегрәк DOXA журналын чыгаручыларга дөньяның фәнни даирәләре теләктәшлек белдерде. Төрле илләрдән алты дистәдән артык галим, фәлсәфәче һәм югары уку йортлары мөгаллимнәре, шул исәптән АКШ, Британия, Франция, Израил вәкилләре басманың дүрт журналистын яклап ачык хат чыгарды.

14 апрельдә Мәскәүдә DOXA журналын чыгаручы дүрт студентның өйләрендә, кайберләренең ата-аналарында, журнал редакциясендә тентү узды, алардан сорау алдылар. 15 апрель Басманный районы мәхкәмәсе Армен Арамян, Владимир Метелкин, Наталья Тышкевич һәм Алла Гутниковага "кайбер гамәләрне тыю" турында хөкем карары чыгарды. Бу карар "балигъ булмаган затны аның тормышына куркыныч тудыручы гамәлләр кылуга җәлеп итү" маддәсе нигезендә ачылган җинаять эше кысаларында чыгарылды. Карар нигезендә дүрт мөхәрриргә 00:00 сәгатьтән һәм 23.59га кадәр өйләреннән чыгу, моннан тыш, интернет куллану тыела. Бу карар 14 июньгә кадәр гамәлдә була. "Аерым бер гамәлләрне тыю" дип аталса да, чынлыкта бу өй сагына куюны аңлата. DOXA мөхәррирләре май ахырына кадәр һәр эш көнендә диярлек полиция бүлегенә сорау алуга килергә тиеш була.

Тикшерү фаразынча, 23 гыйнварда DOXA журналистлары интернетта видеороликта студентларга аларның Навальный яклы протест чараларында катнашулары өчен уку йорты җитәкчелеге институттан куу белән янавы канунсыз дип сөйләгән. Роскомнадзор журналның әлеге роликны алып куюын таләп иткән, журнал моны үтәгән. Шуңа карамастан, шушы ролик аркасында җинаять эше ачылган.

DOXA – бүгенге көн университеты турында бәйсез студентлар журналы, ул Русиядә һәм дөньяда мәгариф өлкәсендәге кискен проблемнарны яктырта.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG