Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли паспорт": Татарстанда соранып йөрергә кирәк, Башкортстан һәм Якутиядә ялварсаң да юк


Русия паспортының татарча кушымтасы
Русия паспортының татарча кушымтасы

Татарстанда татарча кушымталы Русия паспортын алыр өчен нинди юл узуы турында Ләйлә Лерон-Бахмутова Азатлыкка сөйләде. Татарстанда соранып йөреп алып булса, Башкортстан белән Якутиядә "милли" паспортларны бирү бөтенләй туктатылганы ачыкланды.

Татар активисты Ләйлә Лерон-Бахмутова үзенең инстаграм битендә татарча кушымталы паспорт алу өчен соранып йөрергә кирәк дип язып чыкты. Беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә аны кире борганнар. Ләкин активист төрле инстанцияләргә йөри торгач, үз максатына ирешкән. Ләйлә Лерон-Бахмутова Азатлыкка татар паспортын алу тәртибе, моның өчен нинди юл узарга кирәклеге турында сөйләде.

Ләйлә Лерон-Бахмутова
Ләйлә Лерон-Бахмутова

— Катлаулы булды дип әйтмәс идем. Мин бер ел элек кияүгә чыктым. Миңа ул вакытта ЗАГСта ике фамилияне алырга рөхсәт итмәделәр. Аннан карантин башлангач онытылды ул.

Бер ел узганнан соң мин яңадан бу эшкә тотындым. ЗАГСка исемне үзгәртергә бардым, чөнки татарчасында хата тапкан идем. Мин анда паспортта татарча кушымта буламы дип сорадым. Сезгә үзләре тәкъдим итмәячәк, сорасагыз эшләячәкләр, диделәр. Аннан мин паспорт ясатыр өчен дәүләт хезмәте күрсәтү порталында язылдым. Ямашев урамындагы күп функцияле үзәккә (МФЦ) бардым.

— Дәүләт хезмәтен күрсәтү порталында татарча кушымталы паспортка гариза бирү мөмкинлеге бар идеме?

— Анда андый әйбер юк. МФЦга килгәч кенә шул турыда әйтергә кирәк. Миңа татарча кушымталы паспорт ясагыз дип әйткәч, анда утырган хатын югалып калды. Ул гына түгел, янында утырган хезмәттәшләре дә берни белми булып чыкты. Алар мине Ибраһимов урамындагы миграция хезмәтенә җибәрде. Анда баргач, МФЦда утыручылар үзләренең вазифаи инструкциясен белми, дип мине кабат шунда озатты. Аларга татарча кушымта кирәк дип тамга гына куярга кирәк булган. Бары гариза язарга кирәк, диелде. МФЦга кире бардым. Анда башка кыз утыра иде. Ул бу турыда белә булып чыкты. Аннан МФЦның мөдире исеменә гариза язарга кирәк булды.

— Күпме вакытыгызны алды бу эш?

— Ике көн китте.

— Моңа кадәр булган паспортта сезнең татар кушымтасы бар идеме? Аны алу ул вакытта да катлаулы булдымы?

— Ул вакытта синнән кушымта кирәкме, дип сорыйлар иде. Бу да безнең гаиләне аптырашта калдырды. Без бит Татарстанда яшибез, ул булырга тиеш. 14 яшьтә паспорт алганда миннән сорамыйча да татарча кушымта бирделәр. 20 яшьтә үзгәрткәндә сорадылар, ә хәзер сорамыйлар да.

— Татарча кушымталы паспорт алуның тәртибе рәсми сайтта аңлатылмаган, МФЦда эшләүчеләр хәбәрдар түгел икән, бу нәрсә хакында сөйли? Татарча кушымталы паспорт алмас өчен бөтен шартлар да тудырылган кебек.

— Әйе, тәкъдим итмиләр, анысы бар. Ни өчен икәнен әйтә алмыйм. Бу анда утырган кешеләрдән дә торадыр. Ләкин өстән ниндидер боерыклар төшерелмәгән, дип уйлыйм мин. Анда утырган кешеләр үз эшен җиңеләйтергә телидер.

Миңа социаль челтәрдә кайбер районнарда сорамыйча да татарча кушымталы паспорт бирәләр дип яздылар. Ә менә Казанда татарлар да, руслар да күп булганга сорап тормыйлар. Татарлар күпләп яшәгән урыннарда бу эшне җиңел генә башкаралар дип ишеттем.

Татарча кушымталы паспорт
Татарча кушымталы паспорт

Кешеләр мондый паспортның бернинди уникальлеге дә юк, ул бернәрсә дә бирми, ди. Ул ниндидер ташламалар бирсә, кеше эшләтер иде. Монда бернинди гаеп тә юк. Кеше ул турыда уйламый да. Мин шундый булганга күрә генә уйлап йөрим. Социаль челтәрдә бу турыда сөйләгәч, кешеләргә дә кызык булуын күрдем.

— Сезнең өчен татарча кушымталы паспортка ия булу ул нәрсә?

Паспортта Ләйлә дип торгач күңеллерәк

— Уникаль булу, кешедән аерылып тору, үз милләтеңне ярату һәм республикаң белән горурлану. Фрейд та һәр кешенең үз исеме җанына май булып ята дигән. Паспортта Ләйлә дип торгач күңеллерәк.

Минем исемемне татарча дөрес язмаулары гына борчу уята. Бу хакта блогер Ринат Татар-малай да кызының исемен дөрес язмаганнар дип әйткән иде. Нишләптер фамилия һәм әти исеме татар хәрефләре белән китә, ә исемне рус хәрефләре белән язалар. Миңа бу турыда күп кеше язды. Документта төрле исемнәр йөри булып чыга.

— Ә паспортка татарча исемегезне язганда хәрефләп әйтергә кирәкме, әллә кәгазьгә язып күрсәтергә туры килдеме?

— Мин хәрефләп әйтмәдем. Анда утырган кыз Айсылу исемле иде. Ул дөрес итеп язып куйды. ЗАГСта рус кызы булса да, аңлап, дөрес итеп язды.

Башкортстан һәм Якутиядә "милли" паспорт бирү туктатылган

Татарстанда бирелүче паспортларга татар телендә кушымта 2001-2004 елларда паспорт реформасы нәтиҗәсендә кертелде. 1997 елда Русиядә "милләт" графасы төшеп калган яңа төрле паспортлар бирә башлаган иде. Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев республикада бирелүче паспортларга татар телендә кушымта булдыру идеясе белән чыкты. Баштарак, гомумән, аерым Татарстан паспорты кертү дә каралган иде. Кушымталы паспорт Казан белән Мәкәү арасында компромисс булды.

2004 елда паспорт алучыларның 82 проценты татарча кушымта алган. Ләкин андый паспортларны елдан-ел азрак бирәләр. Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин 2016 елда Татарстанда татар паспорты 15 мең кешегә генә бирелүе турында белдергән иде.

Дәүләт сатып-алу сайтында Татарстанның татарча кушымталы паспортлар ясатуга соңгы тапкыр 2019 елда заказ бирелүе күрсәтелгән. 2 млн 342 мең сумлык килешү турында сүз бара. Бу суммага барлыгы 16 мең татар паспорты ясалган. Аның бер данәсе 146 сумга чыга. Ләкин Татарстанда елына якынча 180 мең кешенең паспорт алуын исәпкә алсаң, татар паспорты ун кешенең берсенә генә бирелә ала дигән сүз. Башка милли республикаларның "милли" паспорт ясатуга заказ бирелүе дәүләт сатып-алу сайтында күрсәтелмәгән.

Татарстанда соранып татарча паспорт алып булса, Башкортстан белән Якутиядә милли кушымталы паспортлар бирү бөтенләй туктатылган булуы ачыкланды. Азатлыкка федераль миграция хезмәтенең Башкортстан идарәсендә мондый паспортларның бирелмәве хакында әйттеләр.

Башкортстанда 2002 елда бирелгән башкорт телендә кушымталы паспорт
Башкортстанда 2002 елда бирелгән башкорт телендә кушымталы паспорт

"Башкортча кушымталы паспортларны күптән бастырмыйлар", диде миграция хезмәтенең белешмәләр өчен элемтә номерында утыручы ханым.

"Хәзерге вакытта андый паспортларның бирелүен ишеткәнем юк. Бу эш тукталган кебек. Былтыр минем улыма башкортча кушымталы паспорт бирелмәде. Пандемия сәбәпле аның артыннан йөреп булмады. Минем паспортта кушымта бар. 2002 елда ул автоматик төстә бирелә иде", диде Уфада яшәүче Тимур Мохтаров Азатлыкка.

Якутиядә дә саха телендә язылган паспорт бирү туктатылган. Бу хакта Азатлыкка Саха конгрессы рәисе Иван Шамаев белдерде.

Иван Шамаев
Иван Шамаев

"Мин махсус паспорт өстәленә шалтыраттым. Алар миңа соңгы 10 елда милли кушымталы паспорт бирү туктатылган дип белдерде. Элек республика халыклары департаментында махсус белешмә кәгазе алырга кирәк булган. Әлеге департамент ябылгач, "милли" паспорт бирүне бетергәннәр, дип әйттеләр. Бу эш болай эшләнергә тиеш түгел инде. Совет чорындагы кебек туу таныклыгында, аннан паспортта кешенең милләте язылырга тиеш", диде Шамаев.

2015 елда Чуашстанда милли активистлар чуаш телендә язылган кушымталы паспорт бастыру тәкъдиме белән чыккан иде. Ул вакытта "Ирĕклĕх" милли-мәдәни яңарыш җәмгыяте вәкилләре республика башлыгы Михаил Игнатьевка мөрәҗәгать юллады. Җавап хатында түрәләр бу тәкъдим буенча фикер алышырга һәм финансларны карарга кирәк дип белдерде. Ахыр чиктә чуаш телендә паспортлар барлыкка килмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG