Accessibility links

Русия Чехиянең 20 дипломатын чыгару турында белдерде


Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министрлыгы бинасы
Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министрлыгы бинасы

Якшәмбе Русия тышкы эшләр министрлыгына Чехиянең Русиядәге илчесе Витезслав Пивонька чакырылып, аңа илчелекнең егерме хезмәткәре "нон грата" шәхесләр дип игълан ителүе әйтелгән.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Чехиянең Мәскәүдә урнашкан илечелегенең 20 хезмәткәрен илдән җибәрә. Бу турыда якшәмбе Чехия илчесе Витезслав Пивонькага белдерелгән. Илчене министрлыкка чакырып, Чехия хакимиятенең Русия дипломатларына каршы "дус булмаган" гамәлләренә кискен протест белдерелгән.

Чехия илчелеге хезмәткәрләре 2021 елның 19 апреле тәмамланчыга кадәр Русиядән китәргә тиеш була.

Чехиягә Русия илчелегендәге хезмәткәрләре санын Русиянең Чехиядәге илчелегендәге хезмәткәрләр санына тигезләү таләбе дә куела.

Аннан алда Русия тышкы эшләр министрлыгы әлеге хәлләрне шәрехләгән белдерү ясады. Белдерүдә Чехиянең илдән Русия илчелегенең 18 хезмәткәрен чыгарып җибәрүе искәртелә. Чехиянең "Русия махсус хезмәтләре 2014 елда Врбетицада хәрби келәтләрдә шартлауларга кагылышы бар" дип белдерүе "дәлилләнмәгән һәм уйдырма сылтау" диелә. Әлеге адым Чехиянең Русиягә каршы акцияләре сериясе дәвамы диелә белдерүдә.

Чехия эчке эшләр министры Ян Һамачек Русиянең Баш күзләү идарәсе һәм Тышкы күзләү хезмәте белән бәйле дип табылган 18 дипломатын илдән чыгарып җибәрү турында белдерде.

Чехия иминлек хезмәткәрләре Русия яшерен хезмәтләренең 2014 елда илнең көньяк-көнчыгышындагы Злин төбәгендә Врбетице авылы янында хәрби складларны шартлатуын ачыклаган. Беренче шартлау октябрь уртасында, икенчесе декабрь башында булган. Беренче шартлауда ике кешенең гомере өзелде. Шартлау урыннарын төзекләндерү узган ел ахырында гына тәмамланды.

Чехия Русия агентлары диверсиясе турында Европа берлеге илләре тышкы эшләр министрлары киңәшмәсендә сөйләшергә тәкъдим итәчәген дә белдерде. Чехиянең НАТО аша беректәш илләре, шул исәптән АКШ та, Прага ясаган адымнарны хуплады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG