Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон: Русия Украина чигендә 2014 елдагыдан күбрәк гаскәр туплаган


Джон Кирби
Джон Кирби

Русия үзе белдергәнчә гаскәрләрнең күнегүләр өчен туплануы ачык күренеп тормый диде Пентагон вәкиле Джон Кирби

Русия үзенең Украина белән чикләре янында 2014 елдагыга караганда күбрәк гаскәр туплаган дип белдерде Пентагон вәкиле Джон Кирби. Ул төгәл саннарны әйтмәде, ләкин бу хәл "җитди борчылу тудыра" диде.

Русия үзе белдергәнчә гаскәрләрнең күнегүләр өчен туплануы ачык күренеп тормый дип өстәгән Кирби.

Аннан алда Европа берлегенең тышкы эшләр министры Жозеп Боррель үзендә булган мәгълүматка таянып, Русия Украина белән чигендә һәм аннексияләнгән Кырымда 150 мең гаскәриен җыйган дип белдергән иде. Боррель бу санның кайдан алынганы аңа төгәл билгеле булмавын әйтте. "Һәм бу Русия гаскәренең Украина чикләрендә бөтен вакыт эчендә иң киңкүләм күчеше" диде ул.

Шул ук вакытта Боррель Европа берлеге Украина чикләрендә гаскәр туплаган өчен Русиягә каршы чикләүләр кертергә планлаштырмый диде.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, Русия Украина белән көнчыгыш чикләренә һәм Кырымга 80 мең гаскәриен китереп куйган. Моннан тыш, Украинадан 250 км ераклыкта Воронеж өлкәсендә дә Русия гаскәриләренең зур тупламы урнашканы билгеле булган диелә.

Кремль Русия гаскәрләренең Русия биләмәләре эчендә күчешләре башка илләрне, аерым алганда, Украинаны борчымаска тиеш дип белдерде.

Украинаның Көнбатыш беректәшләре – АКШ, Европа берлеге, G7 һәм НАТО Киевка теләктәшлеген белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG