Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсенең 1,7 миллиард сумлык милеге кулга алынган


Равил Җиһаншин
Равил Җиһаншин

Оешма дәүләткә 1,3 миллиард сум салым түләми калуда шикләнелә.

Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсенең (ПСО "Казань") 1,7 миллиард сумлык милеген кулга алган. Бу турыда "Рeальное врeмя"га идарә җитәкчесе Валерий Липский сөйләгән.

"Бу оешма кагылгысыз дигән сүзләр йөрде, ләкин бездә канун каршында һәркем тигез. "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсенә каршы салым түләүдән качу турында җинаять эше ачтык, эчке эшләр министрлыгы бу эшкә полиция хезмәткәрләре бүлеп бирде һәм оператив чаралар уздыруга булышты" дигән Липский.

Аның сүзләренчә, тикшерү оешма китергән зыянны каплату һәм гаеплеләрне җавапка тартуга ирешергә җыена.

"Казан" җитештерү-төзелеш ширкәтенең җитәкчесе – элек Татарстанның Дәүләт шурасы депутаты булып торган Равил Җиһаншин. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка якын кешеләрдән санала.

"Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсенә каршы җинаять эше апрель башында ачылды. Бу ширкәт аеруча зур күләмдә салымнар түләүдән качуда гаепләнә. Тикшерү фаразынча, оешма дәүләткә 1,3 миллиард сум күләмендә салым түләми калган. Берләшмәнең төп бинасында тентүләр дә узды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG