Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин төбәкләргә яңа кредитлар һәм балалы гаиләләргә өстәмә акчалар вәгъдә итте


Владимир Путин, 21 апрель

Путин юлламасында күбрәк эчке мәсьәләләргә, балалы гаиләләр хәленә тукталды. Тышкы сәясәт темасына чыгышның ахырында кагылды, Русиягә провокацияләр ясаучылар үкенәчәк дип белдерде.

Русия президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламасында төбәкләргә инфраструктур бюджет кредитлары биреләчәген белдерде. Ул 15 елга 3 процент еллык банк процентлары белән биреләчәк. Субъект җитәкчеләренең үз төбәкләрен уңышлы һәм үз-үзен туйдыручан итәргә омтылулары хупланачак диде президент. Бурычлары азрак булган төбәкләр инфраструктур кредитларны күбрәк алачак.

Үзенең Федераль җыенга юлламасында Путин Мәскәү белән Казан арасында югары тизлекле автомобиль юлы төзүне дә телгә алды. Бу магистральне өч ел эчендә төзеп бетереп, Екатеринбурга кадәр озынайту бурычы куйды.

Моннан тыш, Путин балалы гаиләләргә яңа түләүләр буласын да игълан итте.

Мәктәптә укучы һәр балага август уртасында 10 мең сум күләмендә ярдәм биреләчәк. Мондый түләүләр 2021 елда беренче сыйныфка баручы балаларга да каралган.

1 июльдән тулы булмаган гаиләләрдә яшәүче 16 яшькә җитмәгән балаларга айга 5650 сум ярдәм күрсәтелә башлаячак. Моннан тыш, авыр хәлдә калган йөкле хатыннарга айга 6350 сум түләнәчәк. Путин шулай ук җиде яшькә кадәрле баланы карау өчен хасталык ялы акчасын тулы хезмәт хакы күләмендә түләргә тәкъдим итте.

Путин хөкүмәткә балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү чаралары системын 1 июльгә әзерләргә кушты.

Техникум һәм көллиятләрдә уку төркемнәре кураторларына һәр айга бишәр мең сум түләнәчәк, мондый түләү мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә дә каралган.

Путин Федераль җыенга юлламасы вакытында Русиягә "бәйләнергә" маташкан Көнбатыш илләренең провокацияләренә җавап булачак дип белдерде.

"Көнбатышта бик тә килешми торган гадәт кереп китте – ни генә булса да Русиягә бәйләнергә торалар. Ниндидер яңа спорт төре. Без үзебезне сабыр тотабыз, ачыктан-ачык оятсыз белдерүләргә җавап бирмибез. Без күперләрне яндырырга теләмибез", диде Путин. "Һәртөрле провокация оештыручылар моңарчы беркайчан да үкенмәгәнчә үкенәчәкләр" дип өстәде ул.

"Русия белән мөнәсәбәтләрдә кызыл сызыкны кисеп чыгу беркемнең дә башына килмәс дип өметләнәм. Ә аның кайдан үтәчәген без үзебез билгеләячәкбез" диде Путин.

Шул ук вакытта ул Русия халыкара хезмәттәшлеккә һәрвакыт ачык дип тә белдерде. "Русия дөнья җәмәгатьчелегенә стратегик һәм глобаль тотрыклылык турында фикер алышырга, ызгышсыз яшәү даирәсе булдырырга тәкъдим итә" диде Путин.

Путин Федераль җыенга юллама белән 17нче тапкыр мөрәҗәгать итте. Бу көнне Алексей Навальный тарафдарлары ил буйлап аны яклау чаралары турында белдерде. Көн дәвамында тоткарлаулар бара. Оппозиция сәясәтчесе "Ив Роше" эше нигезендә ирегеннән мәхрүм ителде һәм ике атнадан артык колониядә ачлык тота.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG