Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин юлламасы: халыкка акча өләшеп үзен яраттыру тырышлыгы


Владимир Путин
Владимир Путин

Белгечләр Путинның еллык юлламасын халык мәхәббәтен акча белән казану тырышлыгы дип күрә, әмма вәгъдә ителгән акча тормышны яхшыртуга җитмәячәк ди.

Русия президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасында төрле социаль катлауларга, бигрәк тә яшьләргә һәм балалы гаиләләргә, ялгыз аналарга акчалата ярдәм вәгъдә итте.

Мәктәптә укучы һәр балага август уртасында 10 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк. Тулы булмаган гаиләләрдә яшәүче 16 яшькә җитмәгән балаларга 1 июльдән аена 5650 сум ярдәм бирелә башлый. Моннан тыш, авыр хәлдә калган йөкле хатыннарга аена 6350 сум түләнәчәк. Путин шулай ук җиде яшькә кадәрле баланы карау өчен хасталык түләүләрен тулы хезмәт хакы күләмендә бирергә тәкъдим итте. Техникум һәм колледжларда уку төркемнәре кураторларына айга бишәр мең сум өстәләчәк, мондый түләү мәктәпләрдәге сыйныф җитәкчеләренә дә карала.

Элекке еллардагыдан аермалы буларак, быел Путин чыгышында халыкара сәясәткә урын азрак бирелде, әмма ул быел да янаулардан тыелып кала алмады.

"Көнбатышта бик тә килешми торган гадәт кереп китте – ни генә булса да, Русиягә бәйләнергә торалар. Ниндидер яңа спорт төре. Без үзебезне сабыр тотабыз, ачыктан-ачык оятсыз белдерүләргә җавап бирмибез. Без күперләрне яндырырга теләмибез!" диде Путин. "Һәртөрле провокация оештыручылар моңарчы беркайчан да үкенмәгәнчә үкенәчәк" дип өстәде ул.

Азатлык Путинның юлламасы турында сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе һәм социолог фикерләрен белеште.

Казандагы сәясәт белгече Руслан Айсин бу юллама Русия думасына сайлау алды кампаниясе белән бәйле булды ди. Аның фикеренчә, Путин икътисад турында шактый сөйләсә дә, казна буш булу сәбәпле, күп акчалар бирергә мөмкинлеге юк, ә әйтелгәннәре ул чүп кенә.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Путин үз чыгышында зәгыйфь катлауларга – яшь гаиләләргә, балаларын ялгыз үстерүче аналарга игътибар итте. Навальныйга ияреп, аңа бәйле яшьләр турында күп сүз сөйләде. Яшьләрне тәрбияли, укыта торган техникум укытучыларына аена бишәр мең сум өстәмә түләү – яшьләр сәясәтен алып баручыларны контрольгә алу, үз ягына карату.

Путин андый акчага яшәми, шуңа ул бу акчаларның гаиләләр өчен чүп икәнен аңламый

Әлбәттә барысы да сәяси вазгыять белән бәйле, чөнки халыкның тормыш дәрәҗәсе төшә, ачуы арта. Аларны тынычландыру өчен үз юлламасында акча бирелүен әйтте дә инде. Ул былтыр да шулай бишәр мең бирде. Путин андый акчага яшәми, шуңа ул бу акчаларның гаиләләр өчен чүп икәнен аңлый алмый. Бәяләр арта, тарифлар үсә. Шуңа халык әлеге акчаларны зур ярдәм буларак күрми. 5-10 мең сум ул – чүп. Путин бер әңгәмәсендә урта сыйныф кешеләре якынча 17 мең сум хезмәт хакы ала дип әйтте. Аныңча ул зур акча.

Шул ук вакытта кредитлары булмаган төбәкләрнең рейтинглары үсүе һәм аларга өстәмә акчалар биреләчәген әйтте. Минемчә, бу механизм эшли алмый, чөнки төбәкләрнең сәяси дә, икътисади да вәкаләтләре юк. Вәкаләтләр булмыйча алар үз икътисадларын үстерә алмый. Шуңа күпчелек төбәкләр депрессив хәлдә. Путинның бу сүзләре күз буяу өчен генә әйтелде, ди сәясәт белгече.

Айсин Путинның үз чыгышында халыкара темаларга бик аз вакыт бирүен әйтәсе сүзләрен әйтми калдыру белән аңлата. Әмма ул әле сүзләрен соңрак әйтер, үзе әйтмәсә дә, башкалардан әйттерер дигән фикердә ул.

Вазгыять ул теләгәнчә китмәсә, ул кискен сүзләрне башка кешеләрдән әйттерер

— Халыкара темаларга кагылмавы сәер тоелды. Мин киресенчә Путин төп чыгышын шул темага багышлар дип уйладым. Ул тиздән климатка багышланган халыкара конференциядә катнашырга җыена. Аннары ул АКШ президенты Джо Байден белән әңгәмә кормакчы була һәм шуңа кискен белдерүләрдән әлегә тыелып тора. Вазгыять ул теләгәнчә китмәсә, ул ниндидер стратегия кабул итәр яки кискен сүзләрне башка кешеләрдән әйттерер. Шул ук Русия думасы рәисе Вячеслав Володин, Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко, депутатлар бар. Аннары тиздән Федерация шурасы җыелачак. Ә ул гадәттә юкка гына җыелмый. Кырым белән низаг вакытында да Федерация шурасы җыелган иде. Путин чыгышында Беларус турында бераз әйтте, әмма төп карашын белгертмәде. Өстәмә тезислар булырга тиеш дигән хис калды миндә. Бәлкем Беларус президенты Александр Лукашенканың Мәскәүгә килгәнен көтәдер, ди Айсин.

Ул президент чыгышында аның сәламәтлек проблемнары булуын күрүен белдерде.

— Кайбер белгечләр әйтүенә караганда, бу иң зәгыйфь юллама булды, Путинның сәламәтлеге начар булуы да әллә кайчан сизелә, чөнки соңгы тапкыр видеоконференция вакытында да тыгылды, буталды. Яше бара бит. Шуңа ул бу юлламада пандемия, вакцина турында күп сөйләде. Димәк бу аңа якын тема. Гомумән, сәламәтлекне саклау темасы аңа актуаль. Бүгенге юлламасы да бер сәгать 15 минуттан артмады. Озак сөйләү, күрәсең, авырдыр, ди Руслан Айсин.

Уфада яшәүче башкорт җәмәгать эшлеклесе Руслан Габбасов Путин чыгышында аның сәламәтлек проблемнары булуын күрмәвен әйтә. Президентның төрле социаль катлауларга акча вәгъдә итүен ул алда торган Русия думасы сайлавы белән бәйли, тик ул акчалар халыкның авыр тормышын яхшыртырга ярдәм итмәячәк ди.

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

— Путин вәгъдә иткән акча тарату Русия думасы сайлавын күздә тота. Навальныйга бәйле киеренкелек арту, бүгенге протестлар да моңа тәэсир иткәндер. Хакимиятнең максаты – сайлауда "Бердәм Русия"нең зур күпчелек тавыш җыюы. Шуңа күрә хәзер бик авыр хәлдә булган халыкның күңелен яхшыртырга телиләр. Фәкыйрьлек бик зур, бәяләр нык арта, инфляция көчәя. Әмма мин әлләни зур акчалар таратыла димәс идем, бик аз ул. Бер тапкыр 5-6 мең тарату, балаларны мәктәпкә әзерләү өчен елга 10 мең бирү халыкның керемен арттырырдай, тормыш дәрәҗәсен күтәрердәй акча түгел. Ә эчке туризм юлламалары бәясенең 20 процентын бюджет хисабына каплау – башка илләргә чикләрнең ябылуына җавап, ди Габбасов.

Ул Путин чыгышында тышкы сәясәткә аз урын бирелүне эчке социаль һәм башка проблемнарның, шул исәптән федерализм проблемнарының күп җыелуы белән аңлата.

Мәскәүдә төбәкләргә күбрәк мөстәкыйльлек бирергә кирәклеген аңлаулары күренә

— Монда халыкара изоляциянең дә тәэсире бардыр. Шул ук вакытта Путин илдә инкыйлаб алды вазгыяте булуын аңлый бит. Шуңа күрә эчке сәясәткә игътибарны арттырырга кирәк. Репрессияләр белән генә әлләнигә ирешеп булмый, пружинаны ныграк кыскан саен ул тизрәк һәм көчлерәк кире кайта. Ул халыкның ярлы өлешен үз ягына аударырга тели. Путин шулай ук төбәкләр мәсьәләсенә дә кагылды. Күп кенә төбәкләр, шул исәптән Татарстан да төбәкләргә икътисади мөстәкыйльлек бирелмәүгә зарланып килде. Шуңа күрә Мәскәүдә төбәкләргә күбрәк мөстәкыйльлек бирергә кирәклеген аңлаулары күренә. Төбәкләрнең бурычларын капларга ярдәм вәгъдә итү дә федерализмның арта килгән проблемнарын ачып сала. Нәтиҗәдә Мәскәү моңа игътибар итәргә мәҗбүр булды. Гел төбәкләрдән акчаны суырып, калганын гына биреп яшәп булмый бит, ди җәмәгать эшлесе.

Габбасов Путинның чыгышы башка еллардагы юлламалар белән чагыштырганда тыныч булды, бары гадәти янауларын гына кабатлады ди.

Башка еллардагы юлламалар белән чагыштырганда быелгысы тыныч булды

— "Русия дошманнарына" янаулар да булды. Гомумән ул эчке социаль проблемнарга борылды, сәясәткә ахырда гына тукталды. Тагын бер кат дөньяга Русиянең коралларын арттыруын белдерде. Без – көчле ил, беркемнән дә курыкмыйбыз диде. Шул ук вакытта күперләрне яндырмау, һәркем белән дус булырга теләвен әйтте. Әмма безнең белән дус булырга теләмәгәннәргә кырыс һәм тиз җавап булачак дип әйтергә теләде. Бу аның һәрвакыт әйтә торган гадәти сүзләре инде. Башка еллардагы юлламалар белән чагыштырганда быелгысы тыныч булды һәм ил халкына юнәлтелгән дияр идем. Элек ул кыйтгалар арасында очучы ракеталар видеоларын күрсәткән иде. Ул тышкы сәясәт белән генә яшәп булмавын аңлый. Чөнки илнең эчендә идарә итү мөмкинлекләре югала. Халыкның ризасызлыгы бик зур, өстәвенә протестлар җитәкчесе Алексей Навальныйны төрмәгә яптылар. Ул ачлык игълан итте һәм аны акрынлап үтерәләр, ди Руслане Габбасов.

Социолог Искәндәр Ясәвиев сүзләренчә, авыр хәлдәге социаль катлауларга акча бирелүен игълан итү президент эше түгел, ә хөкүмәт дәрәҗәсендә башкарылырга тиешле эш.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

— Путин халык мәхәббәтен яулау өчен акча тарата дип уйлыйм. Кремльдә әлеге чыгышны әзерләүчеләр протестларның социаль нигезенә аерым игътибар биргән дип аңладым. Кешеләрдә ризасызлык бар, тормыш авыр. Һәм юллама нәкъ менә шундый кешеләргә юнәлтелде. Русиядә протест хәрәкәтенең шактый өлешен яшьләр тәшкил итә. Һәм Путин югары уку йортларындагы бюджет урыннары, эш мөмкинлекләре турында сөйли. Коронавирус аркасында бик күп гаиләләр авыр хәлдә һәм Путин балалы гаиләләргә ярдәм турында сөйли. Шулай ук бу чыгышның балалы хатыннарга юнәлтелүен күрдем. Мин моны социаль сәясәттән һәм гомумән дәүләт сәясәтеннән канәгатьсезлекне нейтральләштерү тырышлыгы итеп күрәм. Әмма бу проблемнарны каплаучы бер пәрдә генә дип уйлыйм. Ул игълан иткән нәрсәләр – президент эше түгел, ә хөкүмәт дәрәҗәсендәге эшләр. Бу премьер-министр Михаил Мишустин чыгышы булса, мантыйкка туры килер иде, ди социолог.

Ясәвиев президент чыгышында халыкара сәясәткә аз урын бирелсә дә, бу аның юлламасының төп өлеше иде ди.

Путин чыгышында иң төп нәрсә – Көнбатыш илләренә янау булды

— Путин чыгышында иң төп нәрсә – Көнбатыш илләренә янау булды. Бу ниндидер паранойяга охшый. Русия үзе куркыныч хәл тудыра һәм үзе үк шул куркынычларга җавап бирү белән яный. Моңарчы булмаганча үкенәчәкләр дигән янаулары бик зур борчылу уята. Бу аның халыкара мәйданда үзенә күбрәк игътибар таләп итүе. Ә социаль сәясәт турында сүзләре ул турыда сөйләү зарурлыгы, киеренкелекне киметү тырышлыгы белән бәйле. Русия изоляциядә калды, халыкара мәйданда Русия белән сөйләшергә теләмиләр, чөнки Русиянең абруе бик нык төште. Путин авызыннан сәяси үтерүләр турында ишетү бик сәер булды. Бар дөнья Русиянең үзен сәяси үтерүләр белән бәйле рәвештә күрә бит. Путинның халыкара мәйданда әйтерлек сүзе дә юк. Шуңа күрә янаулар юлы гына кала. Шул ук вакытта ул күпчелеге пропаганда каналлары тәэсирендә яшәгән русияләргә мөрәҗәгать итә. Ул, социаль мәсьәәләрне күтәреп, Көнбатыштан янаган уйдырма куркынычка каршы теләктәшлек булдырырга тырыша, ди социолог.

Төбәкләргә кредитлар бирүне аларны Мәскәүгә тагын да ныграк бәйле итү чарасы дип күрә ул.

Төбәкләргә инфраструктур кредитлар бәйлелекне арттыру коралы буларак кулланылачак

— Мин аның чыгышында федерализмны бетерүгә таба тагын бер адым күрдем. Ул төбәкләргә инфраструктур кредитлар вәгъдә итте. Моның максаты – хакимият вертикален тагын да көчәйтү, төбәкләрне тулысынча буйсындыру дип аңлыйм. Һәм нәкъ шуның турында сөйләгәндә ул төбәкләрнең бердәм ил мантыйгы белән эшләргә тиешлегенә басым ясады. Әмма Русиянең үзенчәлеге бит күп субъектлардан оешкан ил булуы. Һәм бер мантыйк белән эш итү турындагы сүзләр федераль хакимиятнең төбәкләр мөстәкыйльлеге идеясеннән торган саен читләшә баруын, киресенчә аларның үзенә бәйлелеген арттыруын күрсәтә. Төбәкләргә инфраструктур кредитлар шул бәйлелекне арттыру коралы буларак кулланылачак, ди Ясәвиев.

Социолог президентның чыгышы сүлпән булуы аның әлеге темалар белән кызыксынмавын күрсәтә дигән фикердә.

— Мин аның Көнбатышка янаганда гына хисләнеп китүенә игътибар иттем. Бу тема – аны иң кызыксындырганы, әлбәттә. Социаль мәсьәләләр аны бер дә кызыксындырмый, Путин кирәк булганга гына социаль мәсьәләләргә тукталды. Йөткерүенә килгәндә, ул бик озак сөйләде бит, һәм чыгыш ясаганда берни дә эчмәде. Ютәлләү тамагы кибү белән генә бәйледер, сәламәтлегендә ниндидер проблемнар күрмәдем, ди Искәндәр Ясәвиев.

* * *

Путин Федераль җыенга юллама белән 17нче тапкыр мөрәҗәгать итте. Бу көнне Алексей Навальный тарафдарлары ил буйлап аны яклау чаралары турында белдерде. Көн дәвамында тоткарлаулар бара. Оппозиция сәясәтчесе "Ив Роше" эше нигезендә ирегеннән мәхрүм ителде һәм ике атнадан артык колониядә ачлык тота.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG