Туган якка мәхәббәт турында күп җырлар авторы, композитор Мөфтәдин Гыйләҗев 82 яшендә вафат. Композитор Дүртөйле шәһәрендә яши иде.
Мәрхүмне соңгы юлга озату 23 апрель узачак. Аның кайда җирләнүен әлегә хәбәр итмиләр.
Мөфтәдин Гыйләҗев 1938 елның 1 июлендә Дүртөйле районы Түбән Аташ авылында дөньяга килә. 1964 елда Мәскәү халык университетын тәмамлый. 1958 елдан – Кушнаренко, 1966 елдан – Чакмагыш, 1975 елдан Илеш мәдәният йортларында баянчы-аккомпаниятор, 1976-1999 елларда Дүртөйленең Техника йортында сәнгать җитәкчесе була.
1960 елларда җырлар яза башлый. 400дән артык җыр, вальс, бию көе, марш иҗат иткән. Биш җыр китабы дөнья күргән.
Композитор җыр сөючеләргә "Сарманай" (Вил Казыйханов сүзләренә), "Сагындыра туган як" (Риф Мифтахов сүзләренә), "Әрем исе, әрем тәме" (Роберт Миңнуллин сүзләренә), "Мин әнкәемне төшемдә күрдем", "Минем кадерлеләрем" (икесе дә — үз сүзләренә) һәм башка бик күп җырлары белән таныш.
Аның Роберт Миңнуллин, Гөлшат Зәйнашева, Вил Казыйханов, Риф Мифтахов, Марсель Сәлимов, Эльверт Хәмәтшин, Уран Кинҗәбулатов, Муса Сираҗи, Венера Каһирова һәм башка шагыйрьләр сүзләренә язылган җырлары Илфак Смаков, Зәки Мәхмүтов, Фән Вәлиәхмәтов, Зөһрә Сәхәбиева, Фәнүнә Сираҗетдинова, Асия Смакова, Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Асаев һәм башка билгеле җырчыларның репертуарына кергән.
Аның әсәрләре Башкортстан һәм Татарстан мәдәниятенең алтын фондына кертелгән.
2018 елдан ул үзе иҗат иткән җырларны башкару бәйгесе дә уздырып килә иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!