Accessibility links

Кайнар хәбәр

ПАСЕ Навальныйны азат итәргә өндәп резолюция кабул итте


Резолюция өчен ПАСЕның күпчелек депутатлары (106 кеше) тавыш биргән.

Европа Шурасының Парламент ассамблеясе (ПАСЕ)Русия хакимиятләрен Алексей Навальныйны кичекмәстән колониядән азат итәргә, аның бөтен хокуларын үтәлүне тәэмин итәргә өндәп резолюция кабул итте.

Резолюция өчен ПАСЕның күпчелек депутатлары (106 кеше) тавыш биргән. 26 кеше каршы булган: Русия делегациясе әгъзалары, Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан вәкилләре. Тоткарланып калучылар арасында — Төркия, Сербия вәкилләре һәм бер чех депутаты.

ПАСЕ Мәскәүне шулай ук Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең "Ив Роше" эше нигезендәге карарны үтәргә чакыра. Навальный әлеге эш нигезендә колониядә утыра. Русия Навальныйны Европа Шурасының кеше хокуклары комитетының чираттагы утырышына кадәр иреккә җибәрергә тиеш диелә. Утырыш 2021 елның июненә билгеләнгән.

Моннан тыш, резолюция текстында депутатлар Европа кеше хокуклары конвенциясенең бозылуына да ишәрә ясый. Анда Русия оппозиционерының сәламәтлеге сак астында тотылганда ныграк начарая диелә: "Аны колониядә тоту шартларының Европа кеше хокуклары конвенциясенә туры килүе өстәмә сораулар тудыра, шул исәптән аның сәламәтлегенә зарланулары җавапсыз калуы".

19 апрельдә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Алексей Навальныйны колониядә тоту шартлары бозылу эше өстенлекле тәртиптә каралачак диде.

Русиядә кеше хокулары вәкиле Татьяна Москалькова Алексей Навальныйның колониядә утыру шартлары һәм медицина тәэминәте халыкара стандартларга туры килә дип белдерде. Бу хакта ул Европа Шурасы баш секретаре Мария Пейчинович-Буричка хатында әйтте.

Омбудсмен шулай ук Навальный колониядә утыру тәртибен 14 тапкыр бозган дигән. Москалькова сүзләренчә, ул отрядта кизү торудан баш тарткан, ятагын җыештырмаган, кием формасына булган таләпне үтәмәгән өчен шелтәләр алган.

  • 31 мартта Навальный үзе янына чакырылган табибны кертүне таләп итеп ачлык игълан итте. Тоткын аркасы, аяклары авыртуга зарлана, моннан тыш, аны төнлә һәр сәгать саен уяталар, моны ул "йоклатмыйча газаплау" дип атады. Җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә (ФСИН) Навальный тиешле медицина ярдәме ала дип белдерделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG