Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан драматург Динә Сафина "Алтын битлек" алды


"Алтын битлек", архив фотосы
"Алтын битлек", архив фотосы

Драматурганың "5 mm/h" спектакле өч бүләккә тәкъдим ителгән иде. Алты номинациядә "Алтын битлек"кә дәгъвә иткән Әлмәт театры спектакле бүләк алмады.

Казандагы "Угол" үзәгендә иҗат ителгән "5 mm/h" спектакле өчен "Драматург эше" номинациясендә Динә Сафина "Алтын битлек" театр премиясенә лаек булды. "Алтын битлек" тапшыру тантанасы 22 апрельдә Мәскәүдә узды.

"5 mm/h" спектакле өч бүләккә тәкъдим ителгән иде. Спектакль үзе "Драма/Кече форма спектакле", Ангелина Мигранова белән Родион Сабиров "Режиссер эше", Динә Сафина "Драматург эше" дигән номинацияләрдә катнашты.

Сафина премия алгач сәхнәдән чыгыш ясап: "Анда утыручы безнең такымгша рәхмәт. Мин бик дулкынланам. "Угол" иҗат үзәгенең бүген туган көне. Мин сезнең барыгызны да яратам, Аллаһ әкбәр! Егетләр-кызлар, бу барысы да сезгә", диде. Бүләкне аңа актриса Елизвета Боряская һәм режисер Тимофей Кулябин тапшырды.

Күптән түгел Динә Сафина һәм Ксения Шачнева Казанның MOÑ театр мәйданчыгында "Чын татар" тамашасы куйган иде.

Драма бүлегендә "Алтын битлек"кә алты номинациядә Әлмәт татар дәүләт театрының "Көзге сере" спектакле дә дәгъва кылган иде.

Моннан тыш, җырчы Аида Гарифуллина "Операда иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә "Алтын битлек"кә дәгъва итте.

2018 нче елда Туфан Имаметдинов куйган "Әлиф" хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG