Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бүген бернинди дә чын татар юк, бу — музей экспонаты"


“Чын татар” тамашасыннан күренеш

Казанның MOÑ театр мәйданчыгында "Чын татар" тамашасы узды. Нинди ул татар, нинди фикерләр белән яши, татар теле кирәкме дигән сорауларга җавап эзләү сизелде. Әмма чыгыш ясаучыларның фикерләре күп очракта татарлыктан ниндидер кимсенү, мыскыллы очраклар аша узу белән бәйле булып чыкты.

MOÑ театр мәйданчыгында янә премьера. Анда моңа кадәр узган тамашалардагы кебек татарлар, татарлык, татарның бүгенге карашы, аларга мөнәсәбәт темасына эзләнү күренде, төрле фикерләр яңгырады.

"Чын татар" – кытыклап торган исем. Бу тема тирәсендә фикерләр төрле, бәхәсләр дә әледән әле кубып тора. Татар теллеме ул, дине нинди, тарихны, шәҗәрәсен беләме, туганнары, милләттәшләре белән нинди мөнәсәбәттә, гаиләгә карашы нинди һәм башкалар – сораулар күп һәм төрле. Проект авторлары – Ксения Шачнева белән Динә Сафина да кем ул чын татар дигән сорау куя. Бу проект узган көздә үк башланган, һәрхәлдә кастинг күптән узды. Авторлар татарлык турында уйланган кешеләрне дәште һәм, бер дә гаҗәп түгел, егетләр аз булган, бары кызлар гына булды, ди алар. Алар белән интервьюлар уздырылган, татарлык алар өчен нәрсә, татар булуның өстенлекләре, тискәре яклары нинди булуы, татар телен белү мөһимме яки үзеңне татар дип атау да җитәме икәнлеге турында сораулар бирелгән. Билгеле, һәрберсенең үз карашы, үз тарихы. Һәм Сафина белән Шачнева бу сөйләшүләрдән соң язма монологлар тудырган.

"Чын татар" тамашасы — татарлык турында уйлану
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:12 0:00

Драматург Динә Сафина сүзләренчә, бу спектакльнең барлыкка килүенә Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы, бигрәк тә аның авторы тирәсендә купкан гауга сәбәпче. Аның сүзләренчә, урыс телле язучы татарлар турында әсәр яза аламы дигән сорау, бәхәс "кем ул чын татар?" дигән сорау тирәсендә эзләнергә мәҗбүр иткән.

— Татарлыкның аерым бер сыйфаты бармы һәм татар булыр өчен аңа тәңгәл килү мәҗбүриме дигән сорау белән кызыксыну бу эшкә этәрде дә. Катнашучылар сайлап алынды, репетицияләр танышу, төрле стереотиплар турында сөйләшүләр форматында узды, соңыннан, бу сорау тирәсендә кемне нәрсә борчыганын төпченә башладык. Һәрберсе үзләренең ни дәрәҗәдә татар булуын сөйләде. Шул аралашу вакытында сөйләнгән тарихлар аша, кеше үзенең татар булуын ничек аңлаганы, чагылдырганы сәхнәдә күрсәтелде, дип аңлатты Динә.

Сәхнәгә 11 кеше менеп баса. Аларның барысы да – татар, барысы да Казанда яши. Күбесе урыс телле татар, проектта катнашучыларның бары икесе генә, берсе – татар теле укытучысы һәм икенчесе – КФУның татар журналистикасы белгечлегендә белем алучы 2 курс студенты, татарча чыгыш ясады. Калганнарының монологлары урыс телендә. Барлык тарихлар чын, ди авторлар. Берсе дә профессиональ актер түгел.

Туган тел бары тик әби белән сөйләшергә генә кирәк

Зөлфия. Казанда яши. Татар телен аңлыйм, әмма укымыйм, туган тел бары тик әби белән сөйләшергә генә кирәк, моның өчен "Исәнмесез", "Әйе", "Юк", "Белмим" сүзләре дә җитә дип әйтә ул. Боларны ул борынгы татар милли киемен кигән килеш сөйли, әби белән бабасы кайчандыр укытучылар булганын, мәчет салганнарын искә төшерә һәм татар хатын-кызына хас булган сыйфатлар, ул ничек киенеп йөрергә тиешлеге турында тасвирлаган вакытта милли киемнәрен салып ташлап: "Бүген бернинди дә чын татар юк, бу – музей экспонаты", ди ул.

Аллаһтан куркып түгел, аны яратып яшисем килә

Әминә. Бу кыз эзләнүе турында һәм исламга килүе турында сөйли. "Мәчеттә мин исламның матурлыгын, җылыгын күрдем. Аннары мәдрәсәгә укырга кердем, әмма белем алуга караганда яулык астыннан чыккан чәчләргә, ачык кулларга, намаздагы хәрәкәтләргә игътибар күбрәк иде. Сораулар бирелә, әмма алар җавапсыз кала иде. Алар үзләре дә курка кебек иде. Мондый алым безнең мәдәниятка ят, чит. Аллаһтан куркып түгел, аны яратып яшисем килә", дип сөйли ул.

Динә – ак яулыкны дүрт почмаклап бәйләүче татар әбиләре турында искә алучы. "Мин дә әби, оныкларым бар, яулык бәйләмим, чәчем кыска, чалбар киям. Ашка чакырсалар, яулыкны чалма кебек өскә чөям. Татар әбиләре кебек бәйләмим. Әбиләребез көн дәвамында төрлесенә өлгереп, тырышып һәм яратып эшли иде. Мин исә токмачны "Бәхетле"дән алам, эшләгәндә дә арып эшлим", дип сөйләп, элекке әбиләрне сагыну бар, әмма яңа буын әбиләре яулыкларын дүрт почмаклы итеп бәйләмәсә дә, балаларын, оныкларын яратучы әби булып кала дигәнне җиткерергә тырышты.

Чыгыш ясаучылар арасында бер егет, мәсәлән, татар әбисенең усал, таләпчән булуына ишарә ясап, мин үз хокукларымны якларга өйрәндем дип сөйләде.

Салават исемле егет, чынында исеме Линар булуын искә төшереп, әти-әнисенең, апасының татар эстрадасы фанатлары булуын әйтте һәм ахыр чиктә ата-анасы аерылышканын һәм моны ничек кичерүен сөйләде.

Татар теле укытучысы исә Башкортстаннан килеп татар телендә диалектизмнар белән сөйләшкәненә, хаталы язуына мыскылланганын искә төшерде. Әстерхан татары Казанга күченгәч йөзенә карап күпләрнең аны казакъ, ногай һәм башка милләт вәкиле итеп кабул итүләре һәм аңа үзенең татар булуын исбатларга туры килүе турында сөйләде. Моны ул Әстерхан татарларына хас булган эчемлек, әбисеннән өйрәнеп калган татар чәенең рецепты белән уртаклашып искә алды. Сәхнәдә чәйне әзерләп тамашачыга да авыз иттерделәр.

Сүз уңаеннан, чыгыш ясаучыларның күбесе татар апаларын, әниләрен, әбиләрен искә төшерде. Алар авызыннан чыккан "Чәчеңне туздырып йөрмә", "Матур утыр", "Ипле йөре", "Кеше ни әйтер", "Әти-әниең сүзеннән чыкма" дигән сүзләр күп яңгырады. Һәм күп очракта бу тискәре эз калдыручы сүзләр, комплекс тудыра дигән фикерләрен уртаклаштылар. Әмма бу татарга гына хас сүзләрме? Бу балаларын тәрбияләүче ханымнар һәм әбиләр генә ычкындырырга яраткан нәрсәме? Спектакльдә кысаларга кертеп яки кереп яшәү, стереотипларга бирелү татарга гына хас миллилек дип тәкъдим ителә. Һәрхәлдә шундый хис кала.

Шуны да әйтергә кирәк, проектта катнашучыларның күбесе – шәһәр балалары, һәм күбесе урыс телле яшь кешеләр. Әмма татарның төрле булуын күрсәтергә омтылыш сизелми. Татар телен начар белүчеләр яки гомумән сөйләшә белмәүчеләр тарихы күрсәтелде. Күбесендә бу юшкын калдырган. Күп очракта чыгыш ясаучыларның монологлары психотерапевт каршында утыручы буллинг корбаннарының ачылып сөйләшүен хәтерләтте. "Менә без шундый, телне белмибез, әмма татарбыз, аңлагыз безне!" дигәнне җиткерергә тырышу бар иде. Әмма ник шул ук вакытта татар телле мохиттә үсеп, аннары урыс телле мохиткә эләгеп көлкегә калган кешеләрнең тарихы күрсәтелми? Алар да мыскыллау, татарлыгы өчен кыйналган очракларын сөйли ала. Алар менә киресенчә, ныгыганнармы, әллә милләтеннән ваз кичкәннәрме? Атеист, эзләнүче татарларның монологларын ишеттек, ә тормышын ислам белән бәйләгән татарлар өчен милләт төшенчәсе нәрсәне аңлата? Аның өчен бизмәндәге динме, әллә милләт җиңеп чыгамы?

Лилия Низамова
Лилия Низамова

Шулай да татар телле кызның монологы бар һәм проектта мөһим сүзләрне Лилия исемле кыз әйтә. Ул журналист белгечлегенә укый. Принципиаль рәвештә бар җирдә дә татарча сөйләшүче, язучы кеше. Әмма аңа да татар теленең мөһимлеген аңлатып, дәлилләп яшәргә туры килә. "Мин һәрвакыт татар булуымны исбатларга тиеш, татар теленә игътибарны җәлеп итәргә тиешмен. Кеше туган телен сайлап алмый", диде ул. Һәм татар буларак татар белгечлегенә укырга кереп, бөтен җирдә урысча сөйләшү белән, урыс телле мохит белән очрашканы турында сөйләде.

Кемгә туган телен саклау мөһим – шул чын татар

Лилия проектка килгәч тә татарча гына сөйләшкән, аны аңламаганнар. Принципиальлеге аңа урыс теленә күчмәскә ярдәм иткән, аның белән проект авторлары да, катнашучылар тәрҗемәче аша сөйләшкән. Сәхнәдә чыгыш ясаганда да "Кем минем сөйләгәнемне тәрҗемә итә ала?", дип сорады һәм аңа тамашачылар арасыннан шагыйрә Йолдыз Миңнуллина ярдәмгә килде. Лилия саф әдәби татар телендә сөйләде, Йолдыз исә урысчага тәрҗемә итте.

— Чыгышымның текстын үзем яздым, ә форматы режиссер Ксенич Шачнева тарафыннан тәкъдим ителде. Очрашу вакытында татарча сөйләдем, өченче режиссер Гүзәлия Гыймәтдинова тәрҗемә итеп барды, аның тәрҗемәсе ошамады. Ул бик эмоциональ мизгел булды һәм мин режиссерның күңеленә дә тидем, ничек бар, шулай калдырды, — диде Лилия Азатлыкка. — Минемчә, татар булып авыр юл һәм җиңел юлдан китеп тә яшәп була, моны кеше үзе сайлый. "Чын татар кем ул?", дигән сорауга "Кемгә барыбер түгел", дип җавап бирер идем, кемгә туган телен саклау мөһим – шул чын татар. Ул татар телендә яхшы сөйләшмәскә дә мөмкин, бәлки ул татар даирәсендә үсмәгәнлектән, татарча яхшы сөйләшә алмыйдыр, әмма ул моңа омтылырга тиеш.

Лилия Низамова әлеге проектта катнашканнан соң, проект такымының үзенә башкача караганын сизгәнен әйтте. Аның белән хәзер татарча сөйләшергә тырышалар, ә кайбер катнашучылар социаль челтәрләрдә дә татарча постлар язып карарга булды, диде Лилия. Бу – аның кечкенә җиңүе.

Эльвира Камалова
Эльвира Камалова

Проекттан соң тамашачы белән аралашу да булды. Күпләр бу – минем уйлар, бу – минем тормышым дип чыгыш ясады. Казанның Заманча сәнгать галереясе мөдире, элекке мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова гомумән бу проектны гениаль, югары сәнгать дип бәяләде. Ул да үзенең тарихына бәйләп, проектта катнашучыларның күбесе кичергән хисләрне мин дә кичердем, минем дә катнаш никахта туган кызым бар, аңа да бу спектакльдә яңгыраган фикерләр якын диде.

Спектакльне режиссер Алберт Шакиров та тамаша кылды. Аның фикеренчә, әлеге тамаша күп еллар дәвамында җыелып килгән проблемнарга кагылды.

Алберт Шакиров
Алберт Шакиров

— Кешеләр миллилек, милли үзенчәлек мәсьәләләре белән ни сәбәпле кызыксына башлый? Үзен билгеле бер милләт вәкиле итеп тою кешегә ни бирә? Татар булыр өчен татар телендә сөйләшү кирәкме? Яки бары үзеңне татар дип атау да җитәме?" – менә шушындый сорауларга җавап табарга өнди әлеге спектакль. Әйе, катнашучыларның араларында татар телен бөтенләй белмичә дә, үзен "Мин татар", дип атаучылар булды, дин мәсьәләләре, милли кием, әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләр темасына да кагылып узылды, диде ул.

Табиб Илдус Лотфуллин бу спектакль татарның көчсезлеген күрсәтте дип саный.

Илдус Лотфуллин
Илдус Лотфуллин

— Тулаем алганда бу спектакль ошады, әмма артык пессимистик кебек тоелды. Конструктивизм җитмәде. Монда күтәрелгән сораулар бит әллә ни куркыныч сораулар түгел, әмма без үзебезне горур тотарга тиеш. Ә бу проектта татарлык психологик комплекс итеп тәкъдим ителде. Горурлык, шатлану аша татарлыкны кабул итү очраклары юк кебек. Үз-үзеңне яратып, барлыгың белән горурланып яшәү үрнәге җитмәде, диде ул.

Илдус әфәнде чын татарлыкның үсеше өчен гаилә, тарихны белү һәм прогресс мөһим, дип саный.

Студентларга белем бирүче мөгаллим, "Татар открыткасы" проекты җитәкчесе Энҗе Садыйкова бу проект татарлыкның төрле булуын күрергә этәрде, дип сөйләде Азатлыкка.

Энҗе Садыйкова
Энҗе Садыйкова

— Һәр кеше саф татар авылында, әти-әнисе чын татар булган, милли, дини гореф-гадәтләр сакланган гаиләдә тумый. Тамашаны караганнан соң үзем өчен менә шушы фикерне ачтым. Мәсәлән, кеше, әгәр ул татар булып татарча сөйләшмәсә, гореф-гадәтләрне үтәмәсә, ник ул татарча сөйләшергә ояла, ник ул татарча белми, нишләп аны әти-әнисе өйрәтмәгән, дип гаепләү бар. Безнең гаиләдә шулай. Ә бит һәр кешенең үз тарихы, үз сәбәпләре. Лилия Низамова чыгышында яңгыраган фикерләр минем башымнан да күп мәртәбә узган иде. Мин дә аның кебек, еларга җитәрлек халәттә күп тапкыр булдым. Урыслар булган җирдә синең татарча әйтәсең килгән очракларда син татарча әйтәсең, ләкин син аңламыйлар, чынлап та нәрсәдер исбатларга тырышасың кебек, ә әйтмәсәң үз-үзеңә хыянәт иткән кебек хис итәсең. Бу уйланырга һәм башкаларны аңларга мөмкинлек биргән проект", диде Энҗе.

"Чын татар" проектының тамашачыларга төп "сәламе" – татарлар төрле, аларны бүләргә кирәкми. Әмма бүген шәһәрдә туып-үскән, татар телен белмәгән, татарлыкны әбисенең өчпочмак пешерүе, әти-әнисе тыңлаган Салаватның җырлары белән генә бәйләгән, татар кодының тирән мәгънәсен аңламаган буынга басым ясау, урыс телле татарларны әләм итеп күтәреп йөрү, аларны үрнәк итеп кую никадәр дөрес, урынлы? Татар телле, татарлыкның тирән мәгънәсен аңлап, үзенең миссиясенә тугры калып яшәүчеләр – азчылык, аларны музей экспонатлары итеп күрсәтү нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Андый шәхесләр бүгенге чынбарлык кысаларына сыймый булып чыга. Бу сорауларга җавап эзлисе бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (21)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG