Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Моң юк": яңа татар театры аңлашу кыенлыгы турында тамаша куйды


"Моң" тамашасыннан күренеш

"Моң" исемле тамашада сүз миллилек, тел, үткәнне сагыну, татар музыкасы турында барса, сүз белән әйтелмәгәне – милләтләр һәм гомумән, кешеләр арасында аңлашу кыенлыгы, һәм бу проблемнан чыгу юллары булды. Азатлык премьераны карады.

Татарстан Милли китапханәсендә яңа ачылган "Моң" театр мәйданында 7-8 ноябрьдә чакырылган режиссер Борис Павловичның "Моң" спектакле премьерасы узды. Спектакль лирик комедия, русча-татарча ситком (ситуацион комедия – ред.) дип тәкъдим ителде. Анда нон-фикшн, сатира, пародия, публицистика элементлары да бар иде. Актерлар, асылда, үз-үзләрен уйнады. Нурбәк Батулла – Нурбәк исемле төп герой, ул татар теле өчен борчыла, суверенитет яулап йөргән көннәрне сагына, "моң"ны юксына. "Угол" театры актрисасы Анастасия Радвогина – Казанда үскән, мәктәптә татар телен өйрәнеп тә, аны үзләштермәгән рус кызы. "Театр на Булаке" артисты Лилия Мәсгутова – Казакъстанда рус телле булып үскән татар кызы. Пьесаны да алар нигездә үзләре язган, һәм спектакльдәге ситуацияләр, темалар да бүгенге көнне чагылдырган, асылда реаль тормыштан алынган.

Казанда "Моң" тамашасы күрсәтелде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:28 0:00

Спектакльдәге Нурбәк, Настя, Лилия – музыкантлар, алар татар музыка фестиваленә җыр әзерли. "Татар Биг Фест", "Зуля Камалованың үзе алдында уйныйбыз!" дигән репликалар белән алыша алар. Ни уйнасалар да, Нурбәккә ошамый – "моң юк". Настя төркемгә бас-гитарачы булып килә, әлбәттә, ул "моң"ның ни икәнен аңламый. Аны этник татар Лилия дә аңлый алмый, Нурбәк үзе дә аңлатып бирә алмый. Тамаша дәвамында геройлар "моң" төшенчәсен үзләре дә аңларга, аңа ниндидер билгеләмә дә бирергә тырышып карый – ул "тон да, грув да, нота да түгел, ул хис тә түгел", моң – ул халәт, ул тойгы, балачак хатирәләре, югалтуларга үкенү, туганнарны сагыну. Шушы аралашу барышында аңлаша алмауларның тел белән бәйле булмаган катламы да күзгә ташлана: Нурбәк "Элек кешеләр бер-берсенә җылырак мөнәсәбәттә иде" ди, ә гитарачы кыз "Тюнер бармы сездә?" дип, бөтенләй башка әйберләр турында сораша.

Спектакльнең үзенчәлеге – ул бер үк вакытта ике телдә бара. Нурбәк "Бу минем студия – минем дәүләтем, бу дәүләттә дәүләт теле – татар теле" дип белдерә. Шактый өлешен татарча сөйләшсә дә, аңа барыбер күбрәк урысча аңлашырга туры килә. Лилия – "татарча аңлыйм, ләкин сөйләшә алмыйм" диюче буын вәкиле, Нурбәкне Настяга тәрҗемә итеп тора.

Моң – Ел сүзе

Русиядә һәм чит илләрдә эксперименталь спектакльләр куюы белән танылган режиссер Борис Павлович Казанга килеп ике телдә спектакль куярга күптән хыялланган булган. Әле узган елның декабрендә үк алар драматург Вячеслав Дурненков белән шушы спектакльне әзерләргә Казанга килгән. Премьера апрельгә билгеләнсә дә, пандемия аркасында кичектерелә, ә инде августка билгеләнгән премьераны "Живой город" фонды җитәкчесе Инна Яркова үтенече белән күчерәләр – аны яңа "МОҢ" театр мәйданчыгын ачып җибәрә торган спектакль итәргә булалар. Шулай итеп, "МОҢ" мәйданында "Моң" уйнала.

Борис Павлович
Борис Павлович

Режиссер сүзләренчә, телләр аңлашылмавы турында спектакльнең исеме "Моң" булуы очраклы түгел, чөнки нәкъ менә татар телендәге "моң" сүзе башка телләргә бер сүз белән генә тәрҗемә ителми. "Ләкин иң кызыгы шунда – аның ни икәнен бер татар икенчесенә аңлата алмый. Хәтта бер телдә сөйләшүче кешеләр дә барыбер төрле телләрдә сөйләшә. Бу "моң" төшенчәсе нәкъ менә үзенең күләме, колачы, мәгънәсенең күпкырлылыгы белән моның ачык образы булды" дип сөйләде режиссер Азатлыкка.

Үзе өчен ул "моң" сүзенең мәгънәсен билгеләгән – “яшәешнең үзәк өзәрлеген тою" ("ощущение пронзительности бытия"). Үлемнең янәшәдә генә булуын, бу дөньяда сиңа кадерле әйберләрнең уалып, юкка чыгардай нәфис булуын сизү, нечкә әрнү хисе ул, ди режиссер. "Бу спектакльне эшләү миңа "моң" сүзен бүләк итте. Бу минем өчен "Ел сүзе" булды" ди ул.

"Моң" тамашасыннан күренеш
"Моң" тамашасыннан күренеш

Бүгенге көндә кеше белән кеше арасында аңлашу күперләре җимерек дип саный Борис Павлович, чөнки "кешеләрнең башын кисәләр (Европада соңгы вакытларда булган җинаятьләр күздә тотыла – ред.). Ләкин татарлар һәм руслар арасында аңлашу җимерелгән дип тоймавын да әйтә. "Минем Нурбәк белән ике ара җимерелмәгән. "Живой город" эшли торган, монда китапханәдә эшләнә торган проектларга караганда, минем өчен, бу бик продуктив коммуникация. Миңа бик ошый – бу мәйдан турында бөтен яңалыклар ике телдә алып барыла, безнең премьера турында анонслар ике телдә бирелде – миңа калса, ниндидер паритет, диалог булуы бик мөмкин әйбер" ди режиссер.

Актриса Лилия Мәсгутова уйлавынча, спектакль – урыслар һәм татарларның сүзләр кулланмыйча да бер телдә сөйләшә алуы хакында. “Татарстанда руслар һәм татарлар арасында аңлаша алмау күренеше бар, ләкин үзем моның белән очрашканым юк, чөнки татарлар һәм урыслар арасында яшим. Бу проектка кадәр минем аны кискен тойганым булмады. Бу спектакльдә катнашу минем өчен мөһим, туган телемне шомарттым, бу спектакльдә татарча сөйләшү мөмкинлеге туды, ә Настя татарча сөйләшергә өйрәнде” дип сөйләде Лилия.

Лилия Мәсгутова
Лилия Мәсгутова

Актриса “моң” татарларга гына хас түгел ди. “Моңны тоеп кына була, аны сизәргә кирәк. Һәркем үз тормышында, русмы ул, татармы, нинди милләттән булса да, моң халәтен гомерендә бер тапкыр булса да кичергәндер дип саныйм”, диде Лилия.

“Минем өчен социаль челтәрләр проблемга әйләнә башлады, аларга күп вакытымны әрәм итәм. Бер тәүлек булса да керми торырга дигән фикергә килдем. Хәзер мәгълүмат шау-шуы көчле, кешеләр бер-берсен ишетми башлады, кешеләр арасында җан җылысы югалды, мессенджерда язып җибәрәсең дә, хисләр дә кичермисең, смайллар куясың да, шул җитә. Хәзерге вакытта реаль тормышның кадере арта, кеше белән бер күрешеп сөйләшү кыйммәтен аңлый башлыйсың. Яңа технологияләр безне интернетка этәрә, ләкин мин кеше җанына, кеше күңеленә якынаю юнәлешендә барырга теләр идем” дип сөйләде ул Азатлыкка.

"Моң" тамашасыннан күренеш
"Моң" тамашасыннан күренеш

Спектакль эчендә спектакль

Чынлыкта, “Моң” дигән спектакль эчендә татарлар өчен аерым, руслар өчен аерым спектакль “яшерелгән” иде. Рус телендә яңгыраган репликалар Борис Павлович әйткән “коммуникацияләр кыенлыгы” темасын аңларга җитәрлек булды. Әмма асыл мәгънәсен татарлар гына аңлый торган, контекст белән таныш кешеләр өчен яңгыраган татарча репликалар да булды. Аларның күбесе тәрҗемә ителми калды. Бу аерым бер спектакль кебек каралды. Төп сюжеттан аермалы буларак, татар катламында чишелеш булмыйча, күбрәк сораулар, актуаль мәсьәләләр яңгыратылды.

Әйтергә кирәк, Нурбәк Батулла, Туфан Имаметдинов тормышка ашыра торган татар эксперименталь театры беренче чиратта тел темасын күтәрә, тикшерергә, аңларга тырыша. Моңарчы чыккан “Әлиф” спектакле татар теленең бетү куркынычы турында булды, “Әллүки” – асаба телләрнең бетеп баруы турында. Монда да, “Моң” спектакле татар һәм рус телләренең ярашып яшәү мөмкинлекләрен аңларга тырыша.

Нурбәк Батулла
Нурбәк Батулла

“Бу табигыйдыр, чөнки иҗатчылар, иҗат кешеләре, берәр нинди эшкә алыныр алдыннан бераз дөньяны тыңларга, дөньяның музыкасын, көен ишетергә тырыша дип уйлыйм. Шуңа күрә драматурглар да, режиссерлар да, биючеләр, артистлар да, кем ул дөньяның, бүгенге заманның көен ишетә ала, иң көчле көй – шул тел темасыдыр. Башка темалар да яңгырый дөньяда, безнең өчен иң актуале, иң авыртканы, сызлаганы шул күрәсең” дип сөйләде Нурбәк Батулла Азатлыкка.

Татарлар өчен тагын бер әрнүле тема – бәйсезлек, дәүләтчелек, суверенитет темасы. Нурбәк сүзләренчә, ул уйнаган персонаж суверенитетны яклап чыккан елларны, митингларны искә төшереп моңсулана.

“90нчы елларда үзаң күтәрелгән вакытта әле әзме-күпме бердәмлек булган икән һәм максатлар ачыграк булган. Бүгенге көн каһарманы кем ул? 90нчы елда аңлашыла иде, ул – суверенитетны яклаучы кеше, уйланып, авыз суы корытып ятучы суган суфые түгел, ә менә мәйданга чыгып, эш эшли торган кеше. Ә бүгенге көндә ничек? Мәйданнар заманы узды, хәзер ниндидер көрәш ачык түгел, һәрбер кешенең үз юнәлеше, ниндидер бер юнәлеш юк. Бер каһарман юк, Виктор Цой да юк, үз артыннан алып барырдай Илһам абый Шакиров кебек кешеләр дә юк, яки Фәүзия апа кебек – шул турыда уйлана ул персонаж” дип аңлата актер.

Нурбәк Батулла
Нурбәк Батулла

Нурбәк Батулла татарлар һәм руслар арасында аңлаша алмау проблемы бар дип саный. “Әлбәттә бар андый мәсьәлә. Эш телдә генә дә түгел. Ачның хәлен тук белми диләр бит, дәүләте булган, “дәүләт коручы” милләт ул вак милләтләрне аңламаячак, һәрхәлдә бүгенге көндә, бәлки менә шулай актуаль спектакльләр аша аңлатып буладыр.

Дөрес аңлагыз, минем бөтен рус мәдәнияте вәкилләрен бер буяу белән буйыйсым килми, мәсәлән, безнең “Моң” мәйданчыгында башка вазгыять, белем дәрәҗәсе дә башка, безнең тирәдә булган, татар булмаган кешеләрнең, монда руслар гына түгел, яһүдләр дә, башкортлар, башкалар да бар. Бер буяу белән буярга да ярамый, ләкин күбесенчә ниндидер “имперский” мөнәсәбәт кала һаман да” дип сөйләде ул.

Нурбәк татарларга ни әйтте?

Спектакльнең татарча өлеше соңгы 10-15 елда формалашкан “шәһәр татар мәдәниятен” кулланучылар өчен дияргә буладыр. Аның эчендә кайнаганнар өчен “сәлам”нәр адым саен. “Әнисә” татар халык җырының аранжировкасы – беренче татар рок төркеме “Сак-Сок”тан алынган. Музыкант Нурбәк – “Алканат”, “Исмаил” төркемнәрендә уйнаган. Tatar Big Fest – әлбәттә, TatCultFest-ка ишарә, һәм персонажларның “татар альтернатив музыкасы”на нигез салучы Зуля Камалова алдында уйнаячагы да очраклы түгел. Суверенитет темасы, татар халкының бүгенге шартларда максатлары ачык булмавы, лидерлар җитмәве дә актуаль. Моннан кала, матур гына итеп татарның үз-үзеннән көлүе дә кертеп җибәрелгән. Музыкантларның төркеме башта "Ачы таң б*т*ге" дип аталса (Нурбәк аны Настяга "С татарского это означает “Очень ранний рассвет” дип тәрҗемә итә, Настя исә уйланып “Красивое название” дип бәя бирә), аннары ул төркем шулай ук шактый әче итеп "Моң юк" дип атала башлый. Ахырда төркем сәхнәгә җырларга аллы-гөлле ялтыравык киемнәрдән чыга, артистлар залда утыручылар белән “фәлән абый, төгән апа” дип исәнләшә – бусы инде татар эстрада концертларыннан көлү. Тамашачылар контекстны, юморны аңлап карады. Нәкъ менә “шәһәр татар яшьләре” өчен шул мәдәният вәкилләре язган спектакль иде бу дигән тойгы калды.

"Моң" тамашасыннан күренеш
"Моң" тамашасыннан күренеш

Көлдерә торган гына түгел, уйландыра торган торган мәсьәләләр дә искә алынды. Бер ара персонажлар татар героен эзли башлый. Тукаймы? Шүрәлеме? Юк, Шүрәле герой түгел, ул үзен-үзе коткарырга тырышучы табигать, ул экология темасы. Ә менә “Камыр батыр” – ул супергерой, чөнки ул төрле сәләткә ия булган дуслар таба һәм шул дуслары ярдәмендә максатына ирешә дип эзләнәләр.

Татарга әкият батырларына-каһарманнарына ышанырга гына кала бүген, дигән фикер әйтә авторлар. Нурбәк ул батыр турында риваятьне рэп итеп укый: “Кем соң ул батыр? Кем?” – “Ө-рөс-тәәәм!” дип җавап бирә үзе үк, һәм татар әкияти каһарманы Рөстәм-батыр турында заманча риваять сөйли.

Тамаша ахырында Настя татарча сөйләшә дә, җырлый да башлый, “нәрсә ул моң” дигән сорауга да җавап табыла, кыскача әйткәндә, “Моң һәркайда” дип нәтиҗә ясала. Татар өлеше исә чишелеш бирми, күбрәк сорауларны яңгырата, моннан тыш, тамашачы күңелендә яңа сораулар да тудыра. Нинди соң ул бүгенге татарлар – Нурбәк кебек милләтчеме, Лилия кебек ике милләт сыйфатларын да сеңдергәнме? Татарстанда руслар Настя кебек татарча өйрәнергә әзерме? Ни өчен еллар буе мәктәптә татарча өйрәнмәгән рус кызы телне өйрәнде? Кем ул татарның бүгенге каһарманы? Ә менә татар теленә рус теленнән кергән сүзләр – алар татарның үз сүзләре белән әйтелә аламы? Татар җырын заманча итеп башкарганда моңны ничек саклап калырга?

Рус кызының мәктәптә өйрәнгән бөтен сүзләрен искә төшереп, татарча сөйләшеп китүе, татарча җыр өйрәнү генә түгел, үзе дә татар телендә җыр яза башлавы – бер яктан караганда, уйдырма кебек. Ләкин бу спектакльгә әзерлек вакытында актриса дөрестән дә татарча күпмедер сөйләшергә, җырларга өйрәнгән. Димәк, бу да хәзер чынбарлыкның бер өлеше.

"Моң" спектакле

  • Режиссер – Борис Павлович
  • Текст – Нурбәк Батулла, Лилия Мәсгутова һәм Анастасия Радвогинаның күмәк иҗаты
  • Консультант – Йолдыз Миңнуллина
  • Рәссам – Ольга Павлович
  • Актерлар – Нурбәк Батулла, Лилия Мәсгутова, Анастасия Радвогина
  • Музыка – Juna төркеме, Митя MITYA Бурмистров һәм Джош Иствуд
  • Музыкаль кураторлар – Ания Фәйзрахманова һәм Марат Шәяхмәтов (Juna).

фикерләр (20)

XS
SM
MD
LG