Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Авазлар" проекты — телне саклагыз дигән үтенечем"


Чарадан күренеш

21 ноябрь Казандагы "Моң" театр мәйданчыгында "Авазлар" проекты тәкъдим ителде. XX гасырның төрле елларында язылган көндәлек, хатлар, шигырьләрне кычкырып укудан торган бу чара биш сәгать чамасы барды. Азатлык әлеге проектның кураторы Нурия Фатыйхова белән татарча белмәүче татарлар, колониаль фикерләү, тамырларны белү мөһимлеге турында сөйләште.

— Нурия ханым, нәрсә ул "Авазлар"?

— Татар телендә ул "яңгыраш" дигән мәгънәне аңлатса да, урысчага без аны "тавышлар" ягъни "голоса" дип тәрҗемә иттек. Ул үткәннәрнең бүгенгә килеп җиткән тавышы дигәнне аңлата.

Казанда "Авазлар" проекты тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:29 0:00

"Авазлар" ул элеккедән калган истәлекләрне уку форматындагы документаль-театраль проект. Ул минем шәхси тарих белән дә бәйле. Мин Татарстаннан читтә туган, туган телен белмәүче, әмма үз тамырларын эзләүче татар кызы. Мине нәрсә татар итә, ни өчен мин үземне татар дип атыйм? Борынгы бабаларым татар булганга яисә исемем татар булганга гына үземне татар дип атый аламмы, әллә башка сәбәпләр дә бармы? Әнә шул сорауларга җавап табарга тырышуым. Минем өчен татарлыгым символы — ул карт дәү әнием (прабабушка) көндәлеге. Әбием үлгәч, ул көндәлек әнием кулына калган. Мин аны карагач, шуны аңладым: бабаларым гарәп әлифбасы нигезендә, ләкин татар телендә үз тормышлары, үз кичерешләре турында язган һәм мин бүген аларны укый да, аңлый да алмыйм.

Бүген күпчелек татарлар гарәп графикасында түгел, хәтта латинны да укый алмый. XX гасыр безне тамырлардан аеру өчен бик зур эш башкарган. “Авазлар” менә шул чорда яшәгән буыннар белән бүгенге буын арасындагы каршылыкларны бетерү өчен эшләнгән проект та. Ул чакта безнең әби-бабайлар нәрсә белән яшәгән, ни хакында уйланган, борчылган, хыялланган... Телне белми торып, гади кешеләрнең тормышын документлардан, шул ук хатлардан өйрәнмәгән очракта, без төрле риваятьләргә батабыз. Минемчә, үз ата-бабаларыбызны, безгә кадәр үк татарның милли үзлекләрен үзендә йөрткән буынны ишетү мөһим. Бүген без үз тавышыбыз, сөйләм аппараты белән аларның тавышын кире кайтарып, аларның тормышы турында уйлана алабыз.

Нурия Фатыйхова
Нурия Фатыйхова

— Сез татарча белмичә ни өчен бу проектка алынырга булдыгыз?

"Авазлар" проекты ул Казан шәһәренә, Татарстан хакимиятенә "телне саклагыз" дигән үтенечем

— Нәкъ шуңа күрә алынырга булдым да. Мин — совет чорындагы хатын-кыз эмансипациясе нәтиҗәсе. Без Татарстаннан читтә яшәдек һәм әти-әнием минем якты киләчәкне урыс теленә бәйле дип күргән. Урыс теле татар теленә караганда күпкә файдалырак булачак дип уйлаганнар. Минем кебек очраклар Татарстан эчендә дә күптер дип уйлыйм. Татар теле минем өчен өй теле генә булды: ул әбиемнең “тыныч йокы” дип әйтүләрендә, татар ашлары исемнәрендә генә иде. Мин үскән даирәдә аны ничектер куллану мөмкин дә булмады. Туган телнең ни дәрәҗәдә кирәклеген хәзер аңлыйм. "Авазлар" проекты ул минем Казан шәһәренә, Татарстан хакимиятенә “телне саклагыз” дигән үтенечем, мөрәҗәгатем дә.

— Әгәр татар теле сезнең өчен өй теле генә булмыйча, аны башта ук камил өйрәнгән булсагыз, тормышыгызда нәрсә үзгәрер иде?

— Дөнья буйлап сәяхәт иткәндә кем икәнлегемне аңлата алмаган чаклар күп булды. Беренчедән, кешеләр татарның кем икәнен дә белми. Аларга татар булуның ни икәнен аңлату авыр. Күп очракта, милләтем хакында сорасалар, дәшми генә кала идем, чөнки бу сорау үзем өчен дә ачыкланып бетмәгән иде. Үзбәкстанда туганмын икән, бәлки, мин үзбәктер? Әллә бабалар татар булганга мин татармы? Ләкин мин татарча белмим бит... Гомер буе бу сораулардан качып йөрү авыр. Әгәр татарча белсәм, үткәнемдә татарлыгым белән күбрәк горурланыр идем, аның тарихын һәм мәдәниятен ныграк өйрәнер идем. Моңа кадәр үк әбиемнең көндәлекләрен укый алсам, ул миңа үземне өйрәнүдә, дөньяны бөтенләй башка күзлектән танып белүдә дә ярдәм итәр иде.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Мин, күпмедер дәрәҗәдә, бүген дә татарча сөйләшкән кешеләргә, татарча китап укучыларга, татар телендә спектакль, концертлар карый алучыларга көнләшеп карыйм. Күбебез безгә буыннар белән салынган мәдәни кыйммәтләрне бәяләп бетерми. Бәяләгән очракта да ул мәдәни кыйммәтләрне татар мәдәниятеннән читтә файдалана белмибез.

— Сез “Моң” театр мәйданчыгының инстаграм сәхифәсендә “Авазлар” проектында катнашырга теләүчеләрне чакырып яздыгыз. Теләүчеләр күп булдымы? Аларны ничек сайлап алдыгыз?

Бу — татар теленә һәм аның мәдәниятенә юл эзләүнең бер ысулы

— Теләүче хатын-кызлар күп булды. Аларның мотивациясенә, яшенә карап алты кешене сайлап алдык. Ә менә ирләрдән катнашырга теләүчеләр аз булды. Шуңа без теләк белдергән алты кешенең барысын да алдык. Барлыгы 12 кеше булды. Катнашырга теләүчеләрнең кайберләре минем кебек үк татарча белми торган татарлар һәм алар бүген үзләрен кем дип атарга белми. Кемнәрдер дүрттән бер өлешкә генә татар – менә андыйлар нишләргә тиеш? Без шул рәвешле үзен эзли торган кешеләргә өстенлек бирергә тырыштык. Бу — татар теленә һәм аның мәдәниятенә юл эзләүнең бер ысулы.

— Хатларны, көндәлекләрне уку татар телендә булачак һәм алар русчага тәрҗемә ителәчәк дип әйттегез. Татар телен бөтенләй белми торган кешеләр ул текстларны ничек итеп укыячак?

— Бу бик мөһим момент. Еш кына, телне камил белмәгәндә, без ул телдә сөйләшергә оялабыз. Кемдер бик чиста һәм матур итеп укыячак, ә кем өчендер бу татар теленә беренче тапкыр якын килү, телгә тотынып карау, аның авырлыгын тою кебек вакыйга булачак. Андый кешеләрнең дә татар теленә якын килергә хакы бар. Тамашачы аларны аңламас дип куркасы юк, чөнки тамашага килгән һәр кешегә укыла торган текстлар белән китапчыклар бирелә, алар текстны карап бара.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Без, эмансипацияле гаиләдә үсүчеләр, татарча белмәвебездә үзебез гаепле түгел. Шулай килеп чыкты инде. Ләкин татар телен өйрәнергә телибез икән, ул булсын. Телен белмәсә дә, үзенең татар икәнен белгән кешеләрнең шундый проектлар эшләргә һәм ул тел белән эшләргә хакы бар. “Авазлар” проекты әнә шул хакта да. Сиңа бирелгәнне бәяли белергә, ә бирелмәгәнне эзләп табарга кирәклеге турында. Бу деколонизация хакындагы проект.

— Нурия ханым, сезнең бер интервьюда да колониаль фикерләү, деколонизация хакындагы проект дигән сүзләр бар. Колониаль фикерләү ул нинди була?

— Бу үз гомеремдә Татарстанга өченче тапкыр килүем. Беренчесе 13 ел элек, икенче килүем бер ай элек шушы проектны башлаганда булды, менә бу килүем – өченче тапкыр. Шушы өч тапкырда мин бик күп кешеләр белән таныштым һәм үземнекенә охшаш тарихлар белән очраштым. Алар татар гаиләсеннән, ләкин татарча белмиләр, ә ул кешеләр бит гомер буе монда яшәгән. Бу колониаль иерархияле совет җәмгыяте нәтиҗәсе дип саныйм. Анда сине милләтең, килеп чыгышың, белгән телләрең социаль чылбырдагы бер кысаларга куып кертә иде. Безне оялырга, дәшмәскә, үз фикерләребезне дә яшереп калдырырга өйрәттеләр. “Авазлар” проекты үз сүзеңне кычкырып әйтү, үзеңне ишеттерү хакында, ягъни деколонизация хакында проект.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Ә колониаль фикерләү — ул үзеңне башкалардан өстенрәк яки түбәнрәк дип ышану, европалыларга яки тагын кемнәргәдер охшарга тырышу, башка мәдәниятнең үсешенә киртәләр тудыруда күренә. Татарстанда да моңа бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Деколонизация – ул синең мәдәниятең белән беррәттән теләсә-кайсы башка мәдәниятләр дә яшәргә хаклы дип карау.

— Тамырларыңны белеп яшәүнең нинди өстенлекләре бар?

Тамырларыңны белү ул психик яктан гына түгел, физик яктан да сәламәт булу, эчке экология турында сөйли

— Җир тарихы шулай булган инде, бик күп кешеләр тамырсыз калган. Игътибар итсәк, хәзер дә без кешеләрнең бик зур миграцион күчешен кичерәбез. Кешеләр ниндидер начарлыктан: эзәрлекләүдән, сугышлардан, икътисади кыенлыклардан кача. Үзеңне тамырсыз калдыру ул борчу, сагыш, төрле авырлыклар тудыра. Тамырларыңны, үзеңнең каян килеп чыгуыңны белү ул психик яктан гына түгел, физик яктан да сәламәт булу, эчке экология турында сөйли. Андый кеше үзенә ныграк ышана һәм зуррак уңышларга ирешә дип саныйм. Бүген бик аз кеше генә Ватаны һәм тамырлары белән мактана ала.

— Сез “Авазлар” проектының киләчәген күрәсезме? Аның үсеш потенциалы бармы?

— Проект өч өлештән тора. Беренчесе бүген булса, икенчесе – февраль азагында, өченчесе апрельдә булачак. Киләчәктә без аның форматын уйлап бетерербез әле. Укыйсы яңа текстларны каян табачакбыз – шуны да уйларга кирәк. Бәлки без аны киләчәктә халыкка чыгарып, башкалар да үз текстларын тәкъдим итә алыр. Кемнәрнеңдер өйләрендә әби-бабаларыннан калган көндәлекләре, хатлары бардыр. Бәлки бу проект киләчәктә башка шәһәрләргә, авылларга да чыгар һәм татар даирәсеннән читтә яшәүче башка татарларны да уятып җибәрер. Минем киләчәктә Казанга ниндидер белем бирүче проект белән кайтасым, татарларны белмәүче кешеләрне бирегә алып киләсем һәм аларга татар мәдәнияте турында сөйлисем килә.

— Үзегез татар телен өйрәнә башламадыгызмы? Өйрәнәчәксезме?

— Татар теле минем өчен коточкыч авыр тел, ләкин шушы проектлар дәвам иткәндә аны тыңларга, ишетергә булса да өйрәнермен, берничә ай эчендә аны күпкә камилләштерермен дип уйлыйм. Мин үземә татар телен өйрәнүгә юл салырга телим.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Чараның беренче өлеше Милли китапханә бинасының беренче катында узды. Унике укучы XX гасыр башында язылган хатирәне, көндәлек язмасын татарча укып, аннары аудиоязмадан колакчыннар белән тыңлап үз сорауларына җавап табарга тырышты. Бу кайчан язылган хатирә? Аның авторы кем, язмышы нинди булган – шуны белергә теләделәр. Фикер алышуда тамашачылар да катнашты. Беренче өлешне Нурия Фатыйхова алып барды.

Чараның икенче өлешендә китапханәнең икенче катына күтәрелеп, укучыларны өстәл артына утырттылар. Монда алар 1937 елда язылган хатларны чиратлап укып аңларга тырышты. Хатларның берсе Нурия Фатыйхованың карт дәү әнисенеке иде. Бу укуларны Энҗе Дусаева оештырды.

Өченче өлештә “Моң” театр мәйданчыгы үз тамашаларын күрсәтә торган залга кереп утырдык. Мәрҗани мәчете архивында табылган, кайсы елларда язылуы билгеле булмаган шигырь укылды. Аны укып, эчтәлеген сүтеп җыюны Йолдыз Миңнуллина белән берлектә башкардылар.

Шушы хәлләрдән соң, әлеге документларны укучылар башка тамашачыларны үз тарихы, бу чарага ничек килеп керүе белән таныштырды.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Бер караганда гади генә тоелган әлеге проектны әзерләүдә күп кеше катнашкан. Режиссер Туфан Имаметдинов белән “Моң” театр мәйданчыгы координаторы Елена Ковальская бу документларны укуның формасын уйлап тапкан. Алардан тыш аны әзерләүдә культуролог Энҗе Дусаева, Казанның архитектура мирасын яклаучы Айрат Фәйзрахманов, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов һәм башкалар катнашкан.

Чараның башында укучылар белән бергә 60ка якын кеше булса, биш сәгать чамасы вакыт узгач, кеше саны ике тапкырга кимеде. Азактан оештыручыларга рәхмәт сүзе әйтүчеләр булды. Киләсе елның февраль һәм апрель айларында да шундый ук чара булачак һәм оештыручылар анысының күпкә кыскарак булачагын вәгъдә итте.

Нурия Фатыйхова Үзбәкстанның Наваи шәһәрендә туган. 2004 елда Чиләбе дәүләт университетының Филология һәм журналистика факультетын тәмамлаган. Тюбинген һәм Берлин шәһәре университетларында фәлсәфә өйрәнгән. Җиде ел журналист булып эшләгән. Соңгы алты елда Русиядәге Һайнрих Бөлл (Heinrich Böll) исемендәге фондта "Демократия" проекты координаторы.

фикерләр (22)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG