Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" әгъзасы булуда гаепләнгән Рәис Мәүлетов 23 елга ирегеннән мәхрүм ителде


Рәис Мәүлетов
Рәис Мәүлетов

"Мемориал" хокук яклау үзәге аны сәяси тоткын дип таныды.

Бүген, 22 апрельдә, Екатеринбурдагы үзәк хәрби мәхкәмә Казаннан 31 яшьлек мөселман Рәис Мәүлетовны 23 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Бу хакта Азатлыкка Рәис Мәүлетовның әнисе Наилә ханым әйтте.

Рәис Мәүлетов 2019 елның 23 сентябрендә Тольятти шәһәрендә тоткарланды. Аның белән бергә тагын өч мөселман – Радик Хәйретдинов, Эльмар Мамедов, Алексей Ботва кулга алынды. Тоткарлангач Мәүлетовны Казанга китерделәр. Ул Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы төзү, анда катнашу, аны финанслау, һәм террорчылыкны интернетта ачык рәвештә аклау маддәләре нигезендә гаепләнде.

Мемориал" хокук яклау үзәге Рәис Мәүлетовны сәяси тоткын дип таныды. Оешма белдерүендә Мәүлетовны "вөҗдан иреген, дин тоту, сүз һәм берләшмәләр иреген көч кулланмыйча тормышка ашыруы" аркасында эзәрлеклиләр диелә.

Рәиснең әнисе Наилә ханым ике улын ялгыз үстергән. Кече улы Рәис башта Казан театраль көллиятендә, аннары вокал укыган.

"Элек группировкалардан сакладым, сугышка эләкмәсен иде дип уйладым. Дөньялар тынычланды бугай, әмма улым төрмәгә эләгер дип һич күз алдына килмәде" дип сөйләде ул Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG